Ислам – иң чиста, иң гүзәл дин

16 гыйнвар 2014 ел 12:52

Владимир Александрович Попов – рәссам, православие динендәге рус кешесе. Ул җит­меш яшемдә үземне таптым һәм калган гомеремне шәмаил, тугралар язуга багышладым, дип белдерә. Озакламый дөнья күләмендә танылган каллиграфчыга 90 яшь тула һәм ул туплаган тәҗрибәсен шәкертенә тапшыру белән мәшгуль.

 

18-1 
Владимир Попов чит милләтне ничек тирәнтен аңлап, олылап булганын күрсәтте 

 

Чит милләтне олылап


Дөрес, гомере буе башка юнәлештә иҗат иткән һәм бик соң гына каллиграфия өлкәсенә кереп киткән кешегә танылу тиз генә килми. Дөнья буйлап күр­гәзмәләр оештыруда һәм белгеч­ләрдән новатор дигән бәя алуда аңа “Сакура” татар-япон мәдәни-мәгълүмати үзәге директоры Асия Садыйкова ярдәм итә. Алар­ның тәүге очрашулары турында ул болай сөйли:


– Мин Владимир Александрович белән каллиграфия турында тапшыру эшләгәндә таныштым. Бу юнәлештә эшне без 2000 еллар башында, кешеләрнең аңын җимерүдән туктатып, матурлык ягына бору өчен оештырган идек. Японнарның психологиясе бик тә үзенчәлекле. Шулай булмаса, сугыштан соң тиз арада алдынгы илгә әверелер идеме алар?! Менә шушы алдынгылык­ның серен алар өлешчә каллиграфия сәнгатендә дә күрә. Чөн­ки бу сәнгать матурлыкны тормышка ашыру белән беррәттән сәламәтлеккә дә уңай йогынты ясый. Владимир Поповны күргәч, моңа тагын бер кат инандым. Ул каллиграфиягә күчеп акыл сафлыгын саклап калу өстенә, самимилекне, үсмерләрчә соклана белүне, иҗат ялкынын сүндер­мәде. Чөнки каллиграфия баш миенең картаюын тоткарлый. Мин аны бөтен дөньяга таныту уе белән яна башладым. Һәм без андый юлны таптык та.


Асия Садыйкова тәкъдиме белән Владимир Попов Япония императоры һәм аның хатыны­ның, бу ил премьер-министры­ның туграларын ясый. Сүз уңаен­нан, ул бик күп дөньякүләм мәгъ­лүм сәясәтчеләрнең үтенече буенча аларның туграларын иҗат иткән. Иң кызыгы шунда, XIII-XIV гасырларда рус кенәзләре дә тугра белән имзалаганнар. Кызганыч, бу фактка рус дөньясында күз йомарга тырышалар. Ә менә Япониядә Поповның туграларын күргәч, борынгы татар тугралары белән хәзерге япон тугралары арасындагы уртаклыкны кү­реп шаккаталар һәм бу халыклар кайчандыр бер җирдә яшәп, шун­нан миграцияләнгән дигән фикергә киләләр.


Шулай итеп Асия Садыйкова Владимир Попов тугралары һәм шәмаилләреннән авторлык кү­чермәсен эшләтә һәм күчмә күр­гәзмә оештыра. Бу күргәзмәгә икенчесе – Поповның хатыны Лю­­бовь Сперанскаяның иҗат эшлә­ре дә кушыла. Любовь Сперанская исә – театр рәссамы. Ул XVIII-XX гасырларда Казан татарлары кигән милли костюмнар коллекциясен иҗат итә. Бу күр­гәзмәләр Ливиядә, Сүриядә, Мисырда була. Күптән түгел Бело­руссиянең дүрт шәһәрен иңләп кайта. Владимир Попов Белорус­сиядәге күргәзмәләрне аеруча дулкынланып искә ала. Любовь Сперанская чыгышы белән Бело­руссия­дән. Димәк, Сперанская, вафатыннан соң булса да, үз ватанында чит милләтне, аның мә­дәния­тен ничек тирәнтен аңлап һәм олылап булганын күрсәтә алган.


“Ни өчен ислам диненә күчтегез?”


Баксаң, бу сорауны һәр күр­гәзмә ачылышында диярлек би­рәләр икән. Рус кешесенең кинәт кенә иҗат алымын үзгәртүе бик күпләр өчен башка сыймаслык гамәл булып тоела. Владимир Попов исә иренмичә үз тормышын сөйләп бирә:


– Мин – Көнбатыш тәэсирендә формалашкан рәссам. 9 класстан үз теләгем белән Бөек Ватан сугышына китеп, аны аркылыга-буйга гиздем. Фәкать 1947 елда гына өйгә кайту насыйп булды. Мин Украи­наның Мариуполь шә­һәрендә туганмын. Әти – Вологда шәһә­реннән, әни милләте буенча поляк булган. Алар абыйсы белән 1914 елда ук, сугыш хәрә­кәт­лә­реннән качып, Россиягә кү­чен­гәннәр. Элек тә, рәсемдә ислам матурлыгын чагылдыру теләге тик­мәгә түгел, безнең нәселдә дә исламга кагылышлы нидер булырга тиеш, дип уйлана идем. Әти ягыннан бар да аңлашыла, мин әни ягыннан шәҗәрәне өй­рәнүгә керештем. Шунда әнинең нәсе­лендә Дунай тармагы булуы ачыкланды. Дунай – мадьярлар бишеге. Ә мадьярлар Чыңгызхан явыннан качкан болгарлар бит инде ул. Менә шулай итеп миндә төрки тамырлар барлыгы ачык­ланды. Ләкин хикмәт монда гына да түгел. Гомеремне рәсем сән­гатенә багышлап, күләмле әсәр­ләр иҗат иттем. Пейзажлар ясадым, яңа тө­зе­лешләрне, БАМны башыннан ахырынача сурәт­лә­дем. Бер караганда Шәрыкка катнашым юк та кебек. Ни өчен моңа тартылдым икән соң? Һәр елны диярлек үз хисабыма иҗа­ди командировкаларга китеп, этюдлар ясый идем. Мин – холкым буенча дәрвиш. Шуңа күрә бер айдан ярты елга кадәр гаи­ләдән юкка чыга идем. Юлым һәрвакыт диярлек Шә­рыкка, Ур­та Азиягә әйди. Мин анда архитектура һәйкәлләре, төр­бәләр, мәдрә­сәләрнең матурлыгына, аларның бергә тупланып рухи ансамбль тудыруына соклана идем. Мө­гаен, бу станлы графикада эшләгән чорда зур бер серияне башлап җибәрергә этәр­геч бир­гәндер. Ул шартлы рә­вештә “Бөтен чорлар һәм халык­ларның рухи архитектура һәй­кәлләре” дип аталды. Мин аны дөньяның алты дине буенча темаларга бүлдем. Шул рәвешле христиан дине темасын эшләп бетердем һәм күргәзмәләрдә тәкъдим иттем. Шуннан соң ислам се­риясенә алындым.


Владимир Попов ислам динен архитектура һәм пейзаж җәһәтеннән яктырта. Аны белгән кешеләр, ислам дөньясын өйрә­нә башлагач, ул икенче рәссамга әйләнде, төсләр балкышы, палитрасы үзгәрде, диләр. Владимир Поповның иҗат үзенчә­леге дә шунда, яңа темада ул үзен, алымнарын беркайчан да кабатламый. Казанның сынлы сәнгать музее күргәзмәләр залында бө­тен өч катны да биләп торган, ике дингә багышланган күргәзмә зур уңыш белән уза. Ләкин исламны чагылдырган сурәтләр­нең христиан диненә багышланган полотнолар белән янәшә булуы кайберәүләрне пошаманга сала. Дөресен генә әйт­кәндә, бу күр­шелек аның үзен дә борчый. Гәр­чә дөньяның бөтен диннәре бер чыганактан яралган дип санаса да. Ә күргәзмә ачылышыннан соң төнлә: “Нишләп әле си­ңа, Володя, ислам сериясен чын Шәрык сәнгатендә дәвам ит­мәскә?” – дигән аваз ишетә. “Күз алдына бер-бер артлы шәмаил­ләр, каллиграфия компози­ция­ләре, тугралар, арабескалар килеп басты”, – дип искә ала ул. Шуннан соң Коръән һәм дини китапларны өйрәнеп, беренче эс­кизларын ясый. Аның остазы Нәҗип Нәккаш була. Сәнгать белгече Рауза Солтанова исә бу эшләр буенча ТФАдә фикер алышу оештыра. Шулай итеп, ислам сәнгатенә яңа исем ургылып ке­рә. Аның дөньяга танылуы Иранда узган “Коръән һәм каллиграфия” күргәзмәсендә була. Анда ул шартлы рәвештә икенче урынны ала. Шуннан соң Владимир Поповны беренче рус каллиграфы дип атый башлыйлар. Соңрак, Владимир Попов күргәз­мәләре­нең берсен ачканда, Дәү­ләт эрмитажы директоры Михаил Пиотровский: “Сезнең иҗат эшләре­гез цивилизацияара элемтәне ныгыта”, – дип белдерә.


“Дивани-хати” һәм остаз


Владимир Попов егерме ел дәверендә каллиграфия белән шөгыльләнеп, Шәрык сәнгатен тагын да камилләштерә. Әмма бу камил сәнгать һәм матурлык дәвамчысы булмаса, юкка чыгар иде. Дөресен генә әйткәндә, аңа бик күпләр мөрәҗәгать итә, әмма остазның берәүгә дә күңеле ятмый. “Мин үзем дә укучы гына, галим фикерләрендә тәрбиялә­нәм”, – дип җавап бирә. Әнә шулай камилләшә торгач, ул җиде төрки илнең башкаласы һәм эре шәһәрләрендә шәхси күргәзмә­ләрен оештыра.


Кызык: шәкерте Гөлназ Исмә­гыйлованы остаз нигәдер гарәп каллиграфиясендәге иң матур почерк-язуның берсе булган ди­вани-хати белән чагыштыра. Нишлисең, һәр рәссам үзенчә күрә, тоя, күрәсең. Берникадәр шөгыльләнүгә остаз Гөлназның гарәп графикасын нечкә тоемлавын һәм инде үз эшләрен тәкъ­дим итәргә әзер булуын күрә. Ул укучысына каллиграфиянең фә­кать тынычлык белән сугарылганын төшендерә. Тынычлык, аң­лашу, компромисс, сабырлык – менә нинди темаларны яктыртырга тәкъдим итә ул. Чыннан да, ул эшләгән каллиграфик компо­зицияләрдә, туграларда Аллаһ, гармония, намус, мәхәббәт кебек төшенчәләрне күрәбез дә.
Владимир Попов, соңгы вакытта диннәр арасында каршылык тудырырга тырышу – ул халыкны үз куллары белән буарга маташу, дип белдерә. Аның өчен ислам дине – иң чиста һәм иң гүзәл дин.
 

P.S. Владимир Попов кулдан  үзенең каллиграфия эшләрен туп­лаган 250 битлек альбом әзерләгән. Ул халыкара мөсел­ман китаплары ярминкәсендә ике мәртәбә тәкъдим ителеп югары бәя алган. Бердәнбер нөсхәдә булган шушы альбомны нәшер итәр өчен Владимир Поповка спонсорлык ярдәме кирәк. Әлегә бу идеяне Мәдәният министрлыгы кү­тәреп алмаган. Ә бит бу олы иҗатның егерме елын колачлаган бер кыйпылчыгы гына. Гомерен бары тик сәнгатькә багышлаган һәм бер генә картинасын да сатуга куймаган олы шәхес хөкүмәт тарафыннан игътибарга лаек югыйсә.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 3, 10.01.2014/)

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана