"Мәктәп яшендәге балаларны җыеп, намаз уку осталыкларын барларга уйладык”, – ди район мөхтәсибе Наил хәзрәт.
– Бәйге дигәч, балалар арасында куркып килмәүчеләр булыр. Ә монда гап-гади – киресенчә, белеп бетермәүчеләргә ярдәм итәбез. Тырышкан балаларга бүләге дә була, – дип елмая Наил хәзрәт.
Бәрәскәдән бер төркем балаларны Люция абыстай алып килгән. Суфия абыстай белән Мәхмүт абый җитәкчелегендә килгән Күңгәр делегациясе бик ишле күренде.
– Әле беренче елларын гына дини сабак алалар. Бирегә 12 бала алып килдек, – ди Суфия апа.
Түрдә, өстәл артында утыручы мөхтәсибәт әгъзалары дин юлына яңа адымнар сала башлаган балаларның осталыкларын бәяләделәр.