Мәүлид, аның файдасы һәм фазыйләтләре

23 декабрь 2013 ел 12:42

Мәүлид – сөекле Пәйгамбәребезне (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) искә алу, ул көнне шатлык белдерү өчен үткәрелә торган мөселман чарасы. Сәхабәләр Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) үзе белән бергә булган, барысы да аны яхшы белгән, шуңа күрә дә Пәйгамбәр  (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) турында, аның яхшы холкы һәм өстенлекләре турында искә алу өчен махсус мәҗлесләр үткәрүдә зарурлык булмаган. Табигыйннар чорында мөселманнар һәрвакыт һәм бар урыннарда да  Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) турында сөйләгән.  Аннан соң кешеләр Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) турында әкренләп оныта башлаган һәм тәкъва галимнәр, мөселманнар Пәйгамбәрне (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) онытмасыннар өчен махсус мәҗлесләр оештырырга тәкъдим иткән. Шулай итеп, Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтү традициясе башланып киткән.

Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) туган көн елның иң хөрмәт ителә торган көннәренең берсе булып исәпләнә һәм ул рабигыль-әүвәл аеның 12 нче кичәсенә туры килә. Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) дөньяга килүенә ихлас күңелдән шатланган кешенең гөнаһлары, шиксез, кичереләчәк. Шуңа күрә бу айны, шул исәптән Мәүлид көнен дә, аерым билгеләп үтәргә кирәк, гәрчә мөселманнар үзләренең  Пәйгамбәрләрен (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) һәрвакыт искә алып, аның тормышын-эшчәнлеген һәрвакыт өйрәнеп торырга тиеш булсалар да. Шуның өчен Мәүлид көнендә Пәйгамбәрне (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) искә алып кына калмыйча, аның турында мөмкин кадәр күбрәк белемнәр алырга да тырышырга кирәк.

Мәүлид көнен билгеләп үтү Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) тормышын, эшчәнлеген бәян итү, аны олылау, Коръән аятьләре, догалар, вәгазьләр уку, фәкыйрьләрне сыйлауны үз эченә ала. Аллаһ Рәсүленең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) тормышы һәм  пәйгамбәрлек миссиясе белән бәйле могҗизалы вакыйгаларны уку, сөйләү һәм тыңлау бик игелекле эш булып санала. Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) үзе дә андый вакыйгаларны сөйләргә яраткан. Мәүлид бәйрәмен үткәрүнең формасы үзе үк бары тик яхшылыкны гына күз алдында тота, чөнки кешеләр анда Аллаһы Тәгаләне зикер итү, Мөхәммәд пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) туган көнен билгеләп үтү һәм шул уңайдан мөселманнарны Мөхәммәд өммәте итеп яратканы өчен шатлыкларын белдерү, Пәйгамбәргә (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) салават әйтү һәм мөселманнар һәрвакыт, аеруча Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) туган айда шөгыльләнергә тиеш булган башка игелекле  гамәлләр кылу өчен җыела.

Мәүлид мәҗлесләре, кичәләре үткәрү – кешеләрне Аллаһка, дингә өндәү өчен зур форсат, олуг ысул. Шуның өстенә галимнәр һәм Аллаһ юлына өндәүчеләр Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) күркәм холкы, өстенлекләре, гыйбадәт кылулары һәм тормышының башка вакыйгалары турында башка мөселманнарның исләренә һәрвакыт төшереп торырга тиеш.

Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) туган көнен беренче тапкыр билгеләп үтүче Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) үзе булган. Бу турыда Мөслим тапшырган хәдистә хәбәр ителә. Пәйгамбәрдән (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) дүшәмбе көнне ураза тоту турында сорагач, ул: “Бу мин туган көн”, – дип әйткән. Аллаһ Рәсүленең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) бу сүзләре Мәүлид көнен билгеләп үтүнең шәригатькә туры килгән игелекле эш икәнен дәлилли.

Исламның атаклы кешеләренең Мәүлид турындагы кайбер сүзләрен китереп үтик.

Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) сәхабәсе һәм беренче хәлифә Әбу Бәкер: “Бер дирһәм булса да сарыф итеп Мәүлид мәҗлесе оештырган кеше сәгадәтле Җәннәттә минем янда булыр”, – дигән. Аллаһ безне дә Әбу Бәкернең дуслары исәбендә кылсын!

Икенче хәлифә Гомәр: “Мәүлидне олылаган һәр кеше ислам диненең җанлануына ярдәм итә”, – дип әйткән. Динне җанландыруда Аллаһ безгә ярдәмен кылсын!

Өченче тәкъва хәлифә Госман болай дигән: “Мәүлид мәҗлесе оештыру өчен бер дирһәмен булса да сәдака итеп биргән кеше – Бәдер һәм Хөнәйн тауларындагы газават сугышларында катнашучыга тиң”. Йа, Аллаһ, данла безнең гамәлләрне!

Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) туганнан туган энесе, дүртенче тәкъва хәлифә Гали (аны чиксез гыйлем дәрьясы дип атыйлар) болай дип сөйләгән: “Кем Мәүлидне олылый яки аны үткәрүгә сәбәпче була,  ул кеше бу дөньядан күңелендә имансыз китмәс”. Йа, Аллаһ, бу дөньядан киткән вакытыбызда безне ярлыка!

Хәсән әл-Басри: “Әгәр дә минем Өхед тавы кадәр алтыным булса, мин аны Мәүлид мәҗлесләре оештыру өчен сәдака итеп таратыр идем”, – дип әйткән. Аллаһ безгә Хәсән әл-Басриныкы кебек үк ихтыяр бирсен!

Җүнәйд әл-Багдади: “Мәүлидкә килгән кеше, Пәйгамбәрне (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) ихлас олылап, чын мөселман була”, – дип сөйләгән.

Мәгърүф әл-Курхи болай дип раслаган: “Кем дә булса, табын әзерләп, мөселман кардәшләрен Мәүлид мәҗлесенә чакыра, ул кеше Кыямәт көнендә пәйгамбәрләр белән бергә кубарылыр”. Безгә дә пәйгамбәрләр белән кубарылырга язсын!

Фәхреддин әр-Рази болай дигән: “Мәүлид мәҗлесе вакытындагы ризыктан бәрәкәт булмаган бер генә очрак та юк. Әгәр дә Мәүлидкә дип әзерләнгән ризыкның аз гына күләме башка ризыклар белән катнашса, аларны тәгам итеп кулланган кеше гөнаһлардан арыныр. Мәүлид догасы укылган су нур белән тулыр, кем дә булса ул суны эчә икән, ул кеше авыру һәм сырхауларыннан котылыр. Мәүлид оештырган акчаның бәрәкәте, башка акчалар белән катнашып, ул акчаларга да күчәр”.

Имам әш-Шәфигый: “Кем дә кем үз мөселман кардәшләрен өенә Мәүлид мәҗлесенә чакыра икән, аның өчен сыену урыны “Наим” җәннәте (Бәхет җәннәте) булыр”, – дигән.

Сәрию әс-Сәкати болай дип билгеләп үткән: “Кем дә булса Мәүлидкә барам дигән ният белән өеннән чыга икән, ул кеше – Җәннәт бакчаларына сусаган кеше” (бу сүзләр “Ән-нигъмәт әл кубра гал галәм” китабыннан. – Б. 5. – Шәйхелислам Ибне Хаҗәра Хайтами).

Мәүлид үткәргән йортка Аллаһның рәхим-шәфкате иңәр, ул йортны фәрештәләр уратып алыр, ул йорт нур белән тулыр, андагы бар кешеләргә дә Аллаһның бәрәкәте иңәр. Бу йорт кешеләренә Җәбраил, Микаил, Исрафил, Газраил (аларга Аллаһның сәламе булса иде) фәрештәләр фатыйха бирер. Бөек имам әс-Сөюти шулай дип раслаган.

Олуг галим һәм мөхәддис Ибне Хәҗар әл-Аскалани болай дигән: “Мәүлид каты нигездә тора, чөнки хәдисләрдә әйтелгән: “Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) Мәдинәгә килгәч, яһүдиләрнең Гашүрә көнендә ураза тотканнарын күргән. Ул алардан моның сәбәбен сораган һәм алар: “Бу көнне Аллаһ Муса пәйгамбәрне коткарып калып, Фиргавенне суда батырып үтергән. Шуңа күрә без, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән, бу көнне ураза тотабыз”, – дип җавап биргән. Моны ишеткәч, Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде): “Без Муса пәйгамбәргә сезгә караганда якынрак”, – дип, Гашүрә көнен ураза тотып олылый башлаган.

Моннан Аллаһның биргән нигъмәт һәм бәрәкәтләре өчен, билгеле бер көнне Муса пәйгамбәрне коткарып калганы өчен Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) ничек рәхмәтле була белүе күренә. Ә Аллаһка рәхмәтле булу – сәҗдә кылу, ураза тоту, сәдака бирү, Коръән уку кебек гыйбадәт кылуларда чагыла. Чөнки Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Алар арасыннан ук Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) җибәреп, Мин мөселманнарга зур рәхим-шәфкать күрсәттем”, – дип әйтә (Хафиз Сөютинең "Хави ли әл фәтава" китабыннан).

Шулай итеп, динебезнең бөтен тирәнлекләрен һәм нечкәлекләрен яхшы белгән бар танылган һәм атаклы мөселман галимнәре дә күп гасырлар буена Мәүлид үткәрүне хуплаган һәм аны үзләре дә үткәргән. Моның өчен күп сәбәпләр булган, шулар арасында менә мондый сәбәпләр дә бар:

·        Аллаһы Тәгалә боерганча, Пәйгамбәргә (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) булган сөюеңне чагылдыру, димәк, аның тууына шатлану. Аллаһ безгә рәхим-шәфкать күрсәткән өчен сөенергә кушкан, ә Аның Пәйгамбәрне (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) безгә Рәсүл итеп җибәрүе – Аның безгә күрсәткән бик зур рәхим-шәфкате. Чөнки Аллаһ, Пәйгамбәрне (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) бу дөньяларның икесе өчен дә рәхим-шәфкать итеп җибәрдем, ди. Мөселманнарның бу шатлыгыннан кяферләр дә  файда ала. Әбу Ләхәбкә аның колы Сөвәйбә Мөхәммәднең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) тууы турындагы сөенечле хәбәрне җиткергәч, ул аны коллыктан азат иткән. Пәйгамбәрнең  (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) абыйсы Габбас шул вакытта, шул сәбәпле һәр дүшәмбе көнне Әбу Ләхәбкә кылган гөнаһлары өчен бирелгән җәза газаплары җиңеләйтеләчәк, дип төш күргән. Әбу Ләхәб кебек ата мөртәт һәм гөнаһ иясенең дә Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) тууы сәбәпле газаплары җиңеләйтелә икән, Пәйгамбәрне (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) сөйгән, хөрмәт иткән, аның туган көне һәм ае өчен сөенгән, Раббының берлеген таныган чын мөселманнарга Хисап көнендә моның өчен әҗере никадәр булыр соң?!

·        Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) үзе дә үзенең туган көнен олылаган, аның кадерен белгән. Ул үзен һәм үз тормышын яраткан өчен Аллаһы Тәгаләгә зур рәхмәтле булган, олуг бу бәрәкәте һәм нигъмәте өчен һәр дүшәмбе көнне ураза тотып, Аны олылаган;

·        Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) шагыйрьләрнең үз әсәрләрендә аны мактап язуларын хуплый торган булган;

·        Мәүлид – Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) тууын билгеләп үтү һәм аңа булган сөюләрен белдерү өчен, мөселманнар үткәргән мәҗлес, кичә. Хәдисләрдә Кыямәт көнендә кеше үзенең сөйгәне белән бергә кубарылыр дип әйтелгән;

·        Мәүлид үткәргән вакытта Пәйгамбәргә (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) Аллаһның рәхмәтен теләп күп тапкыр догалар укыла (салават әйтелә). Аллаһы Тәгалә Үзе һәм Аның фәрештәләре Пәйгамбәргә (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) салават әйтә, ди. Ул безгә дә аңа салават әйтергә һәм сәлам җиткерергә кушкан. Пәйгамбәргә (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) салават әйткән кеше Кыямәт көнне аның шәфәгатенә лаек булыр;

·        Мәүлид мәҗлесе һәм кичәләрендә Коръән сүрәләрен, Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) тууы, тормышы, пәйгамбәрлек миссиясе турындагы шигъри юлларны төрле мәкамнәр белән көйләп уку – Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) турындагы белемнәрне арттыруга ярдәм итә, ә андый белемнәре булган кешеләр бу турыда тагын бер тапкыр исләренә төшерә. Бу Пәйгамбәрне (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) сөю белән бәйле төрле кичерешләргә китерә, мөселманнарның иманнарын ныгыта;

·        Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) хәзерге вакытның кайчандыр элек булып үткән дини вакыйгалар белән бәйләнешенә игътибар иткән. Ул датаның килеп җитүе, бу вакыйганы кабат искә төшерү, билгеләп үтү һәм олылау өчен шанс бирә. Гашүрә көне турындагы алда китерелгән хәдистә бу турыда әйтелгән иде инде;

·        җомга көненең фазыйләтләре турында сөйләгән вакытта, Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде): “Бу көнне Адәм яратылган”, – дигән. Шулай итеп, ул Адәм пәйгамбәр дөньяга килгән көнне зурлаган, олылаган булып чыга. Ә пәйгамбәрләрнең иң соңгысы – Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) дөньяга килгән көн турында ул вакытта ни әйтергә була?

·        исламда бергәләп гыйбадәт кылу, динне өйрәнү, сәдакалар һәм төрле бүләкләр тарату өчен җыелган җыелышлар хуплана, чөнки Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) хәдисендә шулай диелгән: “Сөендерегез бер-берегезне, бүләкләр бирегез бер-берегезгә”. Ә Аллаһ Рәсүленең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) икенче бер хәдисендә: “Сәдака тараткан кеше тәмугтан 70 елга ерагайтылыр”, – диелгән.

Чынлап та, Мәүлид вакытында кешеләрнең үзләрен гөнаһтан аралаулары үзе генә дә аның файдалы икәнен тану өчен җитә.

islam.ru

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана