Алты карт та бер мулла – менә сиңа мәхәллә

16 декабрь 2013 ел 09:30

“Мәхәллә” сүзе халкыбыз телендә бик киң кулланылышта. Аны без мәчетле авылыбызга карата да, шәһәрчегебезгә карата да әйтәбез. Нәрсә соң ул мәхәллә, анда нинди гадәт-тәртипләр бар?

        “Мәхәллә” гарәп теленнән кергән сүз, ул “яшәү урыны” дигәнне аңлата.  Бу сүзнең мәгънәсе бик тирән. Ул мөселманнар яши торган урын (яки шәһәрнең бер кварталы), мөселманнар андагы төп мәчетләрендә (яки аның җирлегендә) җыелып, үзләренең проблемаларын чишеп, алга планнар корып, намазларын башкарып һәм бәйрәмнәрен уздырып, актив җәмәгать тормышы алып бара алалар. Һәрхәлдә, элек бездә шулай булган. Анда хокук саклау, вазгыять белән танышу, тәрбия һәм әдәп-әхлакны игътибарда тоту мәсьәләләре күбрәк өлкән буын өстендә булган, алар бу эшне җирлекнең имамы белән бергәләп алып барганнар. Әгәр берәрсе гаиләсеннән аерылып китәргә теләсә, аны мәхәлләнең өлкән буын ирләре һәм хатыннары тәртипкә өндәгән, алар да булдыра алмаса, хәзрәт килеп, Изге Китап буенча аңлаткан. Сату-алу, уку-укыту, талашканнарны дуслаштыру эшләре, бар дөньяга күпертелмичә, мәхәллә эчендә генә хәл ителгән. Әнә шул рәвешле мәхәллә тәртибе гасырлар буе милләтебезне төрле оятсызлыклардан саклап торган.

        Ләкин бүгенге көндә мәчеткә йөрүче кешеләр тарафыннан мәхәллә дигән сүз еш ишетелсә дә, үзләренең мәхәллә тәртибе буенча яшәмәве нык сизелә. Алар күздә тоткан бу яңа төр мәхәллә мәчеткә йөри торган теге алты карт белән бер мулладан гыйбарәт. Ә авылда яшәүче калган йөз кеше алар мәхәлләсеннән түгел булып чыгамыни?

        Авылның бөтен мөселман кешесе ул мәхәллә әгъзасы булсын өчен әллә нинди махсус кәгазьләр яки документлар кирәкми. Син шунда яшисең икән, шул җирлекне кайгыртучы кеше булырга тиешсең. Әгәр биредә яңа кеше икәнсең, мәхәллә халкы сине колач җәеп кабул итәргә тиеш. Чөнки мәхәлләдәшләр бер-берсен кайгыртып, хәлләрен белешеп, ярдәмләшеп яшәүчеләр. Әгәр дә мәхәлләдә шушы тәртип булып, аны үтәүдә халык тарафыннан тырышлык куелса, авылда фәкыйре дә, рәнҗетелгәне дә – берсе дә калмас иде.

        Мәхәллә үз-үзен тышкы зарардан һәм дошманнардан саклап тора торган берлек. Ул шулай ук үз эченә төрле дини бидгатьләрнең һәм инсани оятсызлыкларның керүенә киртә булып тора. Әгәр мәхәлләгә башны чуалтучы яки фетнә чыгаручы кеше килсә, ул аны шундук чыгарып ата. Шушы кечкенә җәмгыять эчендә үзара дини ызгышлардан һәм фикъһи аңлашылмаучанлыклардан сакланыр өчен мәхәллә тулысынча үзе сайлаган имамга буйсынырга тиеш. Дини мәрасимнәре (никах уку, исем кушу, искә алу ашлары һ.б.) фәкать үзләренең имамы белән башкарылып, ә ул, үз чиратында, бәйрәмнәрне чит авылларга яки шәһәргә китмичә, үз мәхәлләсендә генә уздырса, бик тә хәерле булыр иде.

        Хөрмәтле мөселман кардәшләр, ошбу тәртипләрне үз авылларыбызга һәм шәһәрләребезгә алсак вә аларны куллансак, Аллаһы насыйп итсә, халкыбыз бәхет илә иминлектә генә яшәр.

 

                                                                                                                Хәбир ХАНОВ, Чирмешән

"Дин вә мәгыйшәт"    

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана