Ыгы-зыгылы көннәрдә яшибез. 16 ноябрь төнендә Чистайда һәм Яңа Чишмә районында чиркәүгә ут төртү очраклары булды. Хәер, гыйбадәтханәләрне яндырырга тырышуның беренче очрагы гына түгел бу. Җәй көне башкалабыз янындагы Зур Клыки бистәсендәге мәчеткә дә ут салып киткәннәр иде. “Мондый хәлләрне ничек аңларга?“ – дип без ТР Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга мөрәҗәгать иттек.
– Манараларны кискән, чиркәүләрне бетергән кешеләргә нәрсә булганын ишетеп, укып торабыз. Кемнеңдер кулы корыган, кемдер аяксыз калган яисә башка бер бәлагә юлыккан. Дин күзлегеннән караганда, болай зыян салу – гөнаһ. Хәтта сугыш вакытларында да башка диндәгеләрнең гыйбадәтханәләренә тимәгез, дип әйтә торган булган пәйгамбәребез. Күрәсең, кемнәрдер ике халыкны, ике дин вәкилләрен сугыштырырга тели – Алла сакласын. Чиркәүгә, мәчеткә тию гөнаһ дип белеп, мондый гамәлләрдән ераграк булсак иде.
– Татарстан архиепискобы Анастасий әлеге очраклардан соң һәр чиркәүгә видеокүрсәтү җайланмалары куярга кушкан, диләр.
– Һөҗүм булмаса да, бик зарур гамәл бу. Әйтик, җомга көннәрне, гадәттә, мәчет янында машина куярга урын булмый. Шунда ваемсызланып кемнеңдер машинасын бәрдереп киткән чакта да кирәк мондый җайланма. Кайбер җирләрдә исерекләрнең мәчеткә кереп каравылчыга бәйләнүе, йә булмаса, яхшырак киемнәрне киеп, искесен калдырып китү очраклары да булгалый. Кеше, Аллаһы тәгаләдән курыкмаса, шушы камералар төшереп алуы бар, дип өркеп торсын иде.
– Мәчет, чиркәү әһелләре бер-берсен белергә, аралашып яшәргә тиеш. Бер кечкенә шәһәрдә ике-өч чиркәү, ике-өч мәчет булып, аларның җитәкчеләре бер-берсен танымаса, белмәсә, моны аңлавы кыен, дип сөйләгән иде бер хәзрәт.
– Әлбәттә, бер-берсен белеп, бергә эшләргә тиешләр. Мин байтак еллар Бөгелмәдә имам-мөхтәсиб вазыйфасын башкардым. Әле дә еш кайтып йөрим. Анда Борис атакай белән еш күрешәбез. Хәтта бергәләп футбол уйнадык. Шушы көннәрдә аның белән бергәләп Бөгелмәнең үзәк район хастаханәсендә гыйбадәт бүлмәләре ачачакбыз. Менә шулай бергәләп эшләмәсәк, безне сугыштырырга, ызгыштырырга теләүчеләр максатына ирешәчәк. Әле самолет егылып төшкән көнне дә православ дин әһеле – танк училищесы командирының тәрбия эшләре буенча урынбасары Виктор атакай белән аэропортта бергә булдык, моргка бергә бардык. Дөрес, училищеда мөселманнардан бер дин әһеле дә юк икән. Анда укучы татар егетләренең, безгә хәзрәт килеп вәгазь сөйләсен иде, дип теләк белдергәннәрен әйтте миңа атакай. Шәт, нәзарәтнең дәгъват бүлегеннән егетләрне шунда юлларбыз.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 202, 29.11.2013/)