Имамнар гыйлемнәрен күтәрә

29 октябрь 2013 ел 12:46

Казанда мөселман руханиларының гыйлемен күтәрү буенча өлкә үзәге эшли башлады. Әлеге үзәккә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич күзәтчелек итәчәк. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең укыту-методик үзәгендә оештырылган курсларның беренче этабы 26 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шул вакыт аралыгында 125 имамнан гыйбарәт булган 5 төркем белемен ныгытырга тиеш.

72 академик сәгатькә исәпләнгән курсларның максаты булып мөселман руханиларында традицион исламга чит булган экстремистик һәм радикаль идеяләр пропагандасына каршы тора алырлык аң тәрбияләү тора. Программага шулай ук «Күпдинле һәм күпмәдәниятле җәмгыятьтә дини оешмаларның сәяси-хокукый аспектлары», Россиянең «Вөҗдан иреге өлкәсендә кануннары», «Исламда дини агымнар һәм секталар», «Дини оешмада мәгариф процессы белән идарә итүне оештыру», «Исламча инану (гакыйдә)», «Татарларның иҗтимагый һәм дини фикер йөртү тарихы» кебек актуаль мәсьәләләр кертелгән. Укыту эшенә Казан (Идел буе) федераль университеты, Россия ислам университеты, ТР Фәннәр академиясенең исламны өйрәнү үзәге, ТР Мөселманнарының диния нәзарәте һ.б. алына.
Татарстанда мондый үзәкнең эшчәнлеге буенча уңай тәҗрибә инде бар. РИУ каршында 2011 елның сентябреннән бирле эшләп килүче үзәктә бүгенгә кадәр 380ләп мөселман гыйлемен күтәргән.

 “Шәһри Казан”

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана