Гыйлем чылбыры өзелмәде

21 октябрь 2013 ел 14:58

Шушы көннәрдә Россия ислам институтында дүртенче мәртәбә Саматов укулары узды. Анда Идел-Урал төбәге мөселманнарының рухый мирасы хакында фикер алышынды, анализланды.

Әлеге чара Коръән уку белән башланды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның беренче урынбасары Рөстәм Батыр котлау сүзе белән чыкты һәм Хант-Манси – Югра автономияле округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматовка «Рухи мирас» бүләген тапшырды. Төбәгебездә генә түгел, бөтен Россиядә һәм чит илләрдә дә мәгълүм галим, казый, халык мәхәббәтен яулаган хәзрәт, мәңге исебездән чыкмас шәхес Габделхак хәзрәт Саматов хакында күпләр, бик күпләр сөйләде. Беркайчан да өзелмәс рухый нәсел, илаһият чылбырының корыч бөгәрҗәләре барланды. Хакыйкый исламны саклаучы һәм башкаларга тапшыручы хәзрәт хакында җылы һәм кадерләү сүзләре яңгырады. «Әтибез үрнәк кеше иде, тәкъвалык дәрәҗәсендә иде. Мирасны өйрәнү мөһим», – диде Сургут каласында 20 ел хезмәт күрсәтүче Таһир хәзрәт Саматов. ТР Президенты Аппаратының Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Илнур Гатауллин һәм Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинның чыгышлары да котлау һәм илаһияттә мирасны саклау – яшьләрне алдагы мөһим эшләргә чакыру булып яңгырады. Россия ислам институты, «Мөхәммәдия», Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә, Казан ислам колледжы шәкертләре дә моны тыңладылар.

“Бүген дә мирасыбызны дәвам итүчеләребез булу Габделхак хәзрәтнең эшчәнлеге җимеше ул», – диде Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин. – Габделхак хәзрәт Саматов хакында шәкертләребезгә ел әйләнәсе сөйлибез, май ае башында каберенә дә барабыз».

Габделхак хәзрәтнең икенче улы Хәлил хәзрәт Саматов Ханты-Мансийск шәһәренең имам-мөхтәсибе. Әтисенең шәкертләре күп булуын искә төшерде ул. Гыйлем алу зур тырышлык соравын да ассызыклады. “Гыйлем ул – тәкъвалык, гыйлем – Аллаһы Тәгаләдән курку җимеше, гыйлем – иман җимеше, акыл зиннәте. Кеше исән вакытта аны мактамагыз, дия иде әти. Имамнар абруен төшермәсәк иде, дип тә әйтә иде”, – дип, Хәлил хәзрәт хатирәләре белән дә уртаклашты.

Галим Илдус Заһидуллин мөселманнарның үткәндәге хокукый статусы хакында бәян итте, бүген үтә кирәкле мәсьәлә. Журналист Вәсилә Рәхимованың чыгышында татар хатын-кызларының дин юлындагы эшчәнлекләре бәян ителде. Бусы да милләтебезне олылаучы күркәм бер күрсәткеч булды. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе проректоры Зөлфәт Габдуллинның чыгышы «Буыннар бәйләнеше» дигән теманы ачуга юнәлтелгән иде. Остазның әһәмияте хакында әйтте ул: «Гыйлем чылбыры өзелмәде», – диде.

Әйе, торгынлык елларында, дин әфьюн ул, дигән вакытларда сүнми-сүрелми торган, нык иманлы Габделхак хәзрәт Саматов булу, аны күрү татар күңеленә горурлык һәм яшәү мәгънәсе уятты. Зөлфәт хәзрәт бу хакта да саллы итеп тыңлаучылар күңеленә җиткерде.

Әлмира ҺӘДИЯ,

җәмәгать эшлеклесе

"Дин вә мәгыйшәт"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана