15 октябрь - Корбан гаете

11 октябрь 2013 ел 13:32

Ураза бәйрәменнән соң 70 көн узгач билгеләп үтелүче Корбан гаете хаҗ гамәле тәмамлану вакытына туры килә. Хаҗ сәфәрендә булмаса да, хәленнән килгән барча мөселман бу көнне Аллаһы ризалыгы өчен корбан чалырга һәм якыннарын, туган-тумачаларын, мохтаҗларны куандырырлык гамәлләр кылырга тиеш.


Дөя – мода түгел

15 октябрьдә бәйрәм вәгазе һәм намазы уку вакыты расланды инде: вәгазь - иртәнге 7 сәгать 20 минутта, намаз 7 сәгать 50 минутта башланачак. Бу көнне “Яңа Гасыр” телеканалында Кол Шәриф мәчетеннән турыдан-туры трансляция булыр дип көтелә.

Намаздан соң терлек чалына. Корбан чалу ирекле, тиешле мөлкәткә ия һәр мөселман кешесенә фарыз гамәл. Корбанлык ите өч өлешкә – корбан чалучының үз гаиләсенә, туганнарына һәм мохтаҗларга бүленә. Дини тәртипләр буенча, бер кешегә - сарык, кәҗә, ә инде күмәкләшеп, 7 кеше исәбеннән эре терлек чалырга мөмкин.

Безнең төбәктә, гадәттә, тәкә, сыер, ат чалына иде, быел исә Татарстанда корбан чалырга ният иткән мөселманнарга тәүге тапкыр Лаеш районындагы  крестьян-фермерлык хуҗалыгы дөяләр тәкъдим итә. Биредә Корбанга дип Калмыкиядән алты дөя алып кайтканнар. Корбанлык дөяләргә, шәригать кануннары таләп иткәнчә – бишәр яшь. Мондый дөянең тере авырлыгы 800-1000 килограммга кадәр җитә.

- Корбан өчен 4 көрән, 2 ак дөя алып кайттык, – ди ферма җитәкчесе Илнар Гирфанов. – Көрән төстәге дөяләр - 180 мең сумнан, ә ак дөяләр 230 мең сумнан сатыла. Ак дөя көнчыгыш илләрдә изге хайван санала. Аның ите, сөте һәм йон-тиресе дә кыйммәткә йөри.

Дөя үрчетүче хуҗалыклар эшчәнлеге белән һәрдаим кызыксынып торган Илнар Гирфанов сүзләренчә, дөяләрне 70 мең сумга тәкъдим иткән игъланнарга да юлыгырга мөмкин.

- Шәригать кануннарына җавап бирерлек терлек андый бәя тора алмый. Алар йә зоопарк, йә циркта, йә башка эшләрдә файдаланылган хайваннар булса кирәк, – дип аңлата ул. – Ә безнең дөяләр сау–сәламәт, һәркайсының ветеринар паспорты бар, анда өченче буынга кадәр шәҗәрәсе күрсәтелгән. Корбанга сатылучы дөяләрнең бәяләренә аларны Калмыкиядән кайтару, тукландыру чыгымнары да кергән. Без үзебезнең дөяләргә бары тик печән ашатабыз. Алар далада шулай өйрәнгән.

Хуҗалыктан 3 дөяне сатып алганнар инде, калган 3сенә дә заказ бирергә теләүчеләр бар ди.

- Дөянең ите бераз баллы киек кош ите тәменә охшаган. Ул диетик ризык, организм өчен файдалы исәпләнә, – ди Илнар Гирфанов. – Кайберәүләр дөя чалу – модага иярү димәкче, әмма бу алай түгел. Кешеләр безгә туганнарын җыеп, күңелләрендә ихлас теләкләр белән килә һәм, гомумән, тыйнаклык саклап, дөя чалырга җыенулары турында һәр тарафка чаң сукмый.


Әйтергә кирәк, дөянең сөте дә файдалы. Илнар дөяләрне, нигездә, сөт җитештерү һәм нәсел үрчетү максатында асрый. Дөя сөтеннән авыз итәсең килсә, аның 1 литры 1,5 мең сумга төшәчәк.

Хәзерге вакытта фермада Корбанга дигән махсус дөяләрдән тыш тагын 65 баш дөя яши, тиздән Калмыкиядән тагын 60 баш кайтырга тиеш.

- Дөяләр суыктан, кардан курыкмый. Иң мөһиме – юеш булмасын, үтәли җил өрмәсен. Без аларга җилдән, яңгырдан сакларлык корылмалар төзедек. Күп ашамыйлар, яшәү шартларына таләпчән түгел. Гомумән, алар бик йомшак холыклы. Дорфалык күрсәтмәсәң, үзләрен бик тыныч тота, кешегә тиз ияләшә, – ди хуҗа.

Мине күргәч тә алар иркәләнергә теләп, муеннарын сузды. Кочаклаганны, сыйпаганны яраталар.

Татарстаннан изге Мәккә җирендә гыйбадәт кылып кайткан мөселман кардәшләребез сөйләгәнчә, көнчыгыш илләрдә корбанга сарык кына түгел, күпчелек очракта дөя чалына. Быел хаҗ сәфәренә киткән татарстанлылар да Корбан гаете көнендә корбан ашы белән сыйланачак: Корбан чалдыру – Хаҗ программасына кертелгән.

Кемгә – сарык, кемгә – сыер

Республика районнарында корбан чалырга теләүче мөселманнар, гадәттәгечә, районның үзәк мәчетләренә мөрәҗәгать итә ала. Мәсәлән, яшелүзәнлеләргә район үзәгендәге “Тарихи” мәчеткә һәм яңа Җәмиг мәчетенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Аларда Корбан чалу өчен махсус мәйдан каралган. Биредә корбанга җентекләп сайлап алынган бер еллык тәкәләр тәкъдим ителә. Андый тәкәләрдән якынча 18-20 килограммга кадәр ит чыга. Бәясе, чалу хезмәтләре белән, 6200 сумнарга төшә.

Бу бәяләр, гомумән, быел бөтен районнарга хас. Ютазы районында да сарыклар 5–7 мең сумнарга төшә. Биредә авыл җирлекләре башлыклары алдан сөйләшенгән хуҗалыкларда корбан чалдыруны оештырып, Мәдәният йортында яисә мәктәп ашханәсендә бөтен авыл кешесе өчен аш уздырырга, шулай ук корбан итләрен авыл картларына, мохтаҗ гаиләләргә өләшергә ниятли. Чүпрәле ягында да Корбанга сарык суялар. Бик сирәк гаиләдә күмәкләшеп сыер чалына. Бу эш һәркемнең үз йортында башкарыла. Корбан чалдыручылар авыл мулласына алдан хәбәр итеп, чират төзеп куя. Халык Убидагы “Җылы йорт” балалар социаль приютын да күчтәнәчсез калдырмаска тырыша. Буа районында исә инде электән агрофирмаларның үз территорияләрендә яшәүче авыл халкына сыер яки тана суеп, итен тарату кебек матур гадәт бар.

Казанда быел 7-8 мәчет корбанлыкка заказлар кабул итә. Алар арасында Мәрҗани, Кабан арты, Ризван, Әҗем, Нурислам, Ислам (Дәрвишләр бистәсе), Сөләйман һәм Ярдәм мәчетләре бар.

Борынгы Мәрҗани мәчете урнашкан Каюм Насыйри урамы быел Иске Татар бистәсенең тарихи өлеше буларак төзекләндерелүе һәм җәяүлеләр өчен генә җайлаштырылуы сәбәпле, биредә корбан чалу чаралары да бермә-бер киметеләчәк икән. Әйтик, узган ел мәчет территориясендә меңләп сарык чалынган булса, быел мәхәллә 500 сарыкка гына заказ биргән. Корбан чалу өчен 2 цех, терлек калдыкларын җыеп бару өчен махсус контейнерлар әзерләнгән.

- Бөтен санитар нормалар үтәләчәк, соңыннан калдыклар үләт базларына илтеп бушатылачак. Дога кылачак шәкертләребез, корбан чалучыларыбыз да булачак, – дип хәбәр итте безгә Рамил хәзрәт Мингәрәев. – Корбан бәйрәме тәртипле узар дип өметләнәбез. Эчке эшләр министрлыгына бу көннәрдә мәчетләребез тирәсендә тәртип сакларга ярдәм сорап, мөрәҗәгать иттек. Бигрәк тә рөхсәт ителмәгән урыннарда корбан сарыклары белән сату итү, ярамаган җирдә корбан чалу очраклары булмаска тиеш.

Корбан гаете көнендә күпчелек мәчетләрдә кебек, Мәрҗани мәчетендә дә корбан ашы үткәреләчәк.

Казанның әле җәй айларында гына ишекләрен ачкан “Ярдәм” мәчете исә Корбан алдыннан бары тик сыерларга гына заказ кабул итә.

- Безнең мәчет карамагындагы начар күрүче һәм сукыр инвалидлар өчен мөселман укыту-тернәкләндерү үзәгендә 60лап кеше яши. Бөтен Россиядән җыелган шәкертләр арасында олы яшьтәгеләр дә бар. Аларның сәламәтлеген кайгырту максатында майлы сарык итеннән баш тартырга карар кылдык, – дип аңлатты “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов. - Корбанга сыер, үгез кебек эре терлек чалганда, мәгълүм булганча, җиде кеше кушыла ала, бу очракта итнең бер өлеше 7,5 мең сумга төшәчәк.

Корбанга заказны алдан биреп, корбан итен гаетнең икенче көнендә мәчеткә килеп алырга мөмкин булачак.

- Терлекләр безнең Теләче районындагы хуҗалыкта чалыначак. Быелгы Корбанда кимендә 10 сыер чалыныр дип уйлыйбыз, – ди Илдар хәзрәт.

Сөючеләр - фида кыла!

Корбан гаете уңаеннан республиканың Диния нәзарәте “Яңа Гасыр” телеканалы белән берлектә “Сөючеләр – фида кыла!” исемле зур марафон да оештырырга ниятли.

- Корбан итү - Ибраһим галәйһиссәләмнең батырлыгын кабатлау, – диде Татарстан Диния нәзарәте рәисе беренче урынбасарыРөстәм хәзрәт Батров. - Якыннарыңны, мохтаҗ кешеләрне кайгырту, аларга көчеңнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышу – изге гамәл. Телемарафон безнең җәмгыятебезне игелекле эшләргә тарту максатыннан оештырыла. Җыелган акча инвалид ятим сабыйлар өчен балалар йорты ачарга тотылачак.

Авыру ятимнәрне тәрбияләү үзәгенең бинасы билгеле инде - ул Биектау районында булачак. Әмма аны төзекләндерүгә бик күп чыгымнар таләп ителәчәк. Шуңа күрә Корбан гаете көнне мобиль телефон аша 7715 номерына “Зәкәт” дип язып, СМС-хәбәр җибәргән һәр кеше шушы мәрхәмәтле эшкә үзеннән өлеш кертә алачак. Телефон хуҗасы исәбеннән якынча 50 сум акча алыначак.


Лилия ГАДЕЛШИНА

http://www.intertat.ru

 

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана