Мәчетләрне яшәтүнең сере

11 октябрь 2013 ел 13:13

Газетабызда басылып чыккан “Авылга нинди мулла кирәк?” дигән язма күп кенә авылларны кузгатып җи­бәр­де. Чөнки күп җирдә охшаш вәзгыять хөкем сөрә. Авыл мәчетләренең күбесендә имамы картайды, ә яшь­ләр­нең кайтып эшлиселә­ре килми. Гаилә корып яшәргә торагы да, хезмәт хакы да юк. Ә сәдака акчасына җан асрап булмый. Актаныш якларына баргач, республикабыз чи­гендә урнашкан бу төбәктәге вәз­гыятьне ачыклау өчен, райондагы үзәк мәчетнең имам-ха­тыйбы һәм Татарстандагы Көньяк-Көнчыгыш төбәкнең казые Руслан хәз­рәт Мортазин белән әңгә­мәләшеп алырга уйладым.


– Сез инде казый булгач, республиканың берничә районындагы хәлләр белән танышып барасыздыр. Бүген күп кенә авыл мәчетләрендә имамнар картайды. Кайбер Аллаһ йортларында азан тавышы да ишетелми хәтта. Ә яшь имам авылга килергә алыгып тормый. Бу мәсьәлә сезнең төбәкләрдә ничек хәл ителгән?


– Мин күбрәк Актаныш төбә­генә кагылышлы мәсьәлә­ләр хакында әйтеп китәрмен. Татарстан Диния нәзарәте нинди яңалык әйтсә, без инде авыл имамнарына җиткереп барабыз. Өч айга бер имамнар җые­лышы үткәрәбез. Бездә дә авылдагы мәчетләрнең күбесендә имамнарыбыз өлкәнәйде. Без­нең Әнәктә агрофирма эшләп килә. Үзенең җирлегенә кергән егермегә якын авыл имамына оешма җитәкчесе хезмәт хаклары, мәхәлләләрнең утына-суы­на, җылылыгына түләп тора. Олыгайган имамнарыбыз без­дән хезмәт хакы сорамый инде. Шөкер, алар пенсияләре белән мәхәлләдәге эшләрне башкарып килә. Районда бик күп мәчетләр электр белән җылы­тыла. Мәчеткә алып килгән сәдака акчасы җитеп бетмәскә дә мөмкин. Коръән ашларында җыелган сәдака акчасын мәчет­нең коммуналь хезмәтләрен түләүгә тотабыз. Мондый алым авылларга килеп керде һәм халык бу вәзгыять белән таныш. Әйтик, без үткәргән Коръән ашларыннан үзәк мәчеткә аена 20 мең сумнан артык акча җыела. Шуннан мәчетнең коммуналь хезмә­тенә, җыештыручыга һәм башка кирәк-яракларга түлибез. Ә башка районнарда хәлләр ни­чегрәк дигәндә, Мамадыш якларында вәзгыять икенчерәк. Анда яшьләр күбрәк. Яңа гына авылга кайтып төпләнгән яшь имамның үз шөгыле бар. Әйтик, умарта белән шөгыльләнүчеләр бик күп. Аннан Аллаһ ризалыгы өчен эшләү дигәнне онытып бетермәскә кирәктер. Аллаһ Тә­галә бер сәбәп итсә, акчасын да, ризыгын да бирә. Без кемнең­дер ядәмен көтеп ятмаска тиешбез.


– Балтач якларында Коръ­ән ашларында сәдака бирү, аларны турыдан-туры мәчет­ләргә тапшыру гадәткә кер­гән. Миңа калса, бу – авыл мәчетләрен яшәтүнең бер­дәнбер алымы...


– Әйе, ул безнең якларда да гадәткә керде. Мәчеткә елына 240 мең сум тирәсе акча җыел­са, безгә бу коммуналь хезмәт­ләрне, кирәк-яракларны кап­лау­га җитә. Әйтик, җәйге чорга кадәр үзәк мәчетнең җылылы­гына түләп куйдык инде. Аннан мәчеткә намаз укырга йөрүче эшмәкәрләр дә һәрдаим ярдәм итеп тора. Алар җиде-сигезләп бугай. Әлеге эшмәкәрләрнең ярдәме белән мәчетне төзекли­без, матурайтабыз. Хәзер мәчет­нең келәмен алыштырырга ки­рәк. Аны алыр өчен якынча 200 мең сум тирәсе акча кирәк булачак. Шуны туплау өчен махсус тартма куйдык.


– Аллаһ ризалыгы өчен дибез, әмма мәдрәсә, ислам университетын тәмамлаган яшь­ләребезнең әллә ни авылларга кайтасылары килми. Бәлки аларны җәлеп итү­нең башка ысуллары бардыр...


– Дөрес әйтәсез, бүген яшь­ләр авылга кайтырга бигүк атлыгып тормый. Әйтик, Колын авылында яшь имамга йорт салып куйдылар, хезмәт хакы да түләнеп бара. Шулай ук Әнәк авылында да өй төзеделәр, ә имамы юк. Хезмәт хакы да түләп торачаклар, әмма бүген бирегә кайтучы күренми. Авылларга имамнар җитми, монысы – хак, әмма бу мәсьәләне без, имамнар, яки Диния нәзарәте генә чишә алмый. Район җи­тәк­че­леге, хуҗалык рәисләре белән бергәләп хәл итү зарур. Миңа калса, хәл итә алмаслык мәсьәлә түгел бу.


– Әнәк агрофирмасы егер­мегә якын авыл имамына хезмәт хакы түли, дидегез. Калган авылларда моңа карата аңлашылмаучанлык чыкмыймы? Аларның да бит хезмәт хакы алып эшлисе килә торгандыр.


– Алай ыгы-зыгы чыкмый. Пенсия яшендәге имамнар мо­ңа табигый карый. Алар күбрәк яшьләр турында борчыла. Чөн­ки авыл мәчетендә эшләргә яшь имамнар кирәген алар да яхшы аңлый.


– Тиздән Корбан гаете җитә. Үзәк мәчет янында корбан чалу өчен махсус урын төзи башлагансыз икән. Шәһәрләрдә бу бәйрәм вакытында сарыкның тиреләре, аяклары, башлары аунап яткан урыннарны күргәч, кай­берәүләр шикаять язганнар иде. Әлеге корбан чалу урынын булдыру әлеге вәз­гыятьтән чыгып эшләндеме?


– Бу – хакимият җитәкчелеге­нең ярдәме белән башланган эш. Райондагы эшмәкәрләрнең дә ярдәме бик зур. Мәчеттән ерак китмичә, бөтен шартларын булдырып, канализациялә­рен эшләп, җылы суларын кертеп төзелгән бина хакында күп­тәннән хыяллана идек. Чөнки, безгә корбан чалып, аны эшкәр­теп бирсәгез, акчасын түләр идек, дип мөрәҗәгать итүчеләр бик күп иде. Аларның өлешен бүлеп бирәбез дә калганнарын үзебез өләшәбез. Мәчетебездә шәкертләребез укый. Корбан гаете вакытында аларга да өлеш чыгаралар. Гомумән, би­редә ел саен маллар чалынып тора. Актаныштагы балалар бак­чаларына, мәктәпләргә, мәд­рәсә шә­кертләренә берни­кадәр корбан ите бүленеп бирелә.


– Үзәк мәчеттәге мәдрәсә турында әйтеп киттегез. Бу дини уку йорты рәсми рә­вештә ачылмаган бугай әле?


– Рәсми рәвештә ачылмаса да, район җитәкчелеге бу хакта хәбәрдар. Без биредә шәкерт­ләр өчен яшәү урыннары булдырып, өч тапкыр җылы ризык белән тәэмин итәбез. Менә шул егет­ләребез җәй көне үз авылларында балаларга дини белем бирә.


– Шәкертләр генә түгел, мәчеттә хатын-кызларны да укытасыз икән. Алар арасында авыллардан килеп белем алырга теләүчеләр күп...


– Былтыр мәдрәсәдә туксанга якын хатын-кыз белем алды. Аларның күпчелеге авыл җир­легеннән. Менә шул ике-өч ел мәдрәсәдә укып чыккан апаларыбыз үзләренең авылларында халыкка дини гыйлем бирә. Бүген районда 34 мөгаллимебез бар. Шөкер, елдан-ел дини белем бирүгә ихтыяҗ арта. Бу безне бик тә сөендерә.

Алсу Хәсәнова

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 166, 11.10.2013/)

 

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана