Хаҗиларның бурычы - Аллаһка ихлас табыну

06 октябрь 2013 ел 21:31

Хаҗ – исламның биш баганасының берсе. Ихлас күңелдән хаҗ кылу – кешене Аллаһка якынайта.  Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хаҗ программасы җитәкчесе Абдулла хәзрәт Галиев «Islam-today» корреспондентына биргән интервьюсында хаҗ сәфәренә баручылар өчен Татарстанда нинди шартлар тудырылуы турында сөйләде.

– Хәзрәт, хәзер сезнең хезмәткәрләр өчен бик кызу һәм җаваплы вакыт җитте.

– Әйе, Аллаһка шөкер! Соңгы атналарда без Татарстанның район вәкилләре катнашында нык эшчәнлек җәелдердек. Казанның Солтан мәчетендә атнаның һәр шимбә һәм якшәмбесендә, өйлә намазыннан соң аларны җыеп укыттык. Бирегә Казаннан һәм аңа якын булган районнардан хаҗ кылырга җыенучылар килә. Дәресләргә чакырылган табиблар хаҗ кылачак мөселманнарга сәламәтлеккә кагылышлы киңәшләрен бирә. Алар, вакытында ясалган прививкаларның, юлда шәхси гигиена таләпләрен үтәүнең мөһимлеген ассызыклый. Хаҗ кылган вакытта күп вакытны аяк өстендә, җәяү йөреп үткәрергә кирәк була. Шуңа да анда киеп бара торган аяк киеме җайлы булырга тиеш. Хаҗ кылучыга, аптечкада булган гади даруларга өстәп, тагын башкалары да кирәк булса, таможня тикшерүен үткәндә проблемалар килеп чыкмасын өчен, аларның рецептлары да булырга тиеш. Безнең хезмәткәрләр таможняда эшләүчеләр белән дә очрашып сөйләште.

Кешенең хаҗ кыла алачакмы-юкмы икәне – Аллаһ ихтыярында. Кызганыч, кайвакыт шулай да була, хаҗ кылырга җыенган кайбер кешеләр, аның хакын түләгәч, кисәк кенә авырып китә я җәрәхәт ала, һәм нәтиҗәдә, изге урыннарга бара алмый кала. Аллаһ аларның изге ниятләрен кылынган гамәл итеп кабул кылсын инде!

– Сездән хаҗ кылучыларга җитәкчеләр билгеләндеме?

– Без хаҗ кылучыларны төркемнәргә бүлдек. Һәр 50 кешегә безнең аерым бер вәкилебез җитәкче итеп куелган. Күз алдына китерегез: бер дүрт-биш көн эчендә Әл-Хәрәм мәчетенең чикләнгән мәйданында миллионнан артык кеше җиде тапкыр Кәгъбәне саубуллашу тәвафы кылырга (урап чыгарга) тиеш. Бу вакытта төркемнең бар кешеләренең дә хәрәкәт итүләрендә тәртип булуы һәм ул хәрәкәтнең ипле, җайга салынган булуы зарур.

– Бу көннәрдә нәрсә белән шөгыльләнәсез?

– Хәзерге вакытта без хаҗ кылырга җыенган кешеләрнең күпсанлы шылтыратуларына җаваплар бирәбез. Төркем җитәкчеләре үз  төркемнәрендәге хаҗ кылучыларга шылтыратып, аларның хәлләрен белеп тора, саулыклары, кәефләре турында сораша, юлга чыгар алдыннан аеруча әһәмиятле булган мизгелләрне исләренә төшерә, аңлату эшләре алып бара. Сентябрь азагыннан башлап, хаҗ кылучыларны Согуд Гарәбстанына җибәрә башлыйбыз. Аллаһ боерса, октябрь ае башында бу эш төгәлләнер дип торабыз.

– Сез күрсәткән хезмәтләр арасында нинди яңа төрләре барлыкка килде?

– Быел без бар хаҗ кылучыларга да кызгылт-сары төстәге кечкенә генә букчалар һәм зур багаж букчаларыннан торган комплектлар тараттык. Бу йөкнең артык булуын, һәм, хаҗга барганда, аннан кайткан вакытта багажларны югалту очракларын кисәтәчәк. Багажга тәгаенләнгән бу букчаларның  һәрберсендә дә безнең адрес, телефоннар, электрон адрес күрсәтелгән белешмәләр бар. Алар инглиз телендә язылганнар һәм, әгәр дә багаж ялгыш башка бер илгә озатылса, андагы мөселманнар бу багажны безгә кире җибәрә ала. Аннан тыш, без хаҗ кылучыларның теләкләрен искә алып, аларга рус яки татар телендә “Хаҗ кылуга баручылар өчен сәламәтлек белешмә сүзлеге”, “Татарча-русча-гарәпчә сүзлек”, Вәлиулла хәзрәтнең кабат бастырылган “Хаҗ һәм гомрә” һәм “Дога” китапларын тәкъдим итәбез. Ул догаларны хаҗ кылган вакытта укырга кирәк. Бишенчесе – Әхмәтһади Максудиның “Гыйбадәте исламия” китабы. Аннан соң, без ир-атлар өчен ихрамнар да бирәбез. Киемнәрне үзебезнең аэропортта ук алыштырырга ниятлибез. Бездән хаҗ кылырга баручылар 12 табиб күзәтүендә булачак.

– Туклану мәсьәләләре ничек тора?

– Биш сәгатьлек очу вакытында очкычның бортында ук, хаҗ кылырга баручыларга хәләл ашлар тәкъдим ителәчәк. Булачак хаҗиларны Мәккәдә дә, Мәдинәдә дә, Мина үзәнлегендә дә ике тапкыр ашаталар. Мөздәлифәдә һәм Гарәфәт тавында хаҗ кылучыларга коры паеклар – печенье, хөрмә һәм башка җимешләр, сөт, җирле шартларда җитештерелгән соклар таратачакбыз. Кунакханәләрдә аларга һәрвакыт кайнар чәй һәм каһвә (кофе), шикәр, лимон, коры сөт булачак. Анда  якында гына азык–төлек кибетләре дә бар, теләгән кеше кыйммәт булмаган хакка гына алардан ризыклар сатып ала ала. Шуның өчен дә без хаҗ кылырга  баручыларга үзләре белән 300-500 доллар акча алырга киңәш итәбез.

– Хаҗилар кайда яшәячәк?

– Безнең хаҗилар быел 2012 нче елгы кунакханәдә түгел, ә башка кунакханәдә яшәячәк. Ул бик яхшы кунакханә, Әл-Хәрәмнән чама белән 3-4 чакрымда гына урнашкан. Хаҗилар без алдан сөйләшеп куйган кондиционерлы яхшы автобусларда Әл-Хәрәм мәчетенә бик тиз генә барып җитә алачак. Автобус илтеп куйган җирдән мәчеткә 500 метр гына ара кала. Кунакханәләрдә хаҗилар бер бүлмәдә 4-8 әр кеше, ир-ат һәм хатын-кызлар аерым яшәячәк.

– Хаҗ кылучыларның якынча саны ничә?

– Әл-Хәрәм мәчетен реконструкцияләү белән бәйле рәвештә, бар илләргә дә квоталарны киметүгә дә карамастан, бездән меңнән артык кеше хаҗ кылырга бара. Төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң, Согуд Гарәбстаны хөкүмәте вакытлыча киметелгән квоталарны кире өстәп кайтарырга вәгъдә итә.

– Хаҗ кылучылар Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) мәчетенә һәм Мәдинәдә аның исеме белән бәйле башка истәлекле урыннарга бара алачаклармы?

– Әйе, хаҗ кылганнан соң, без өч көнгә Мәдинәгә барачакбыз һәм андагы истәлекле урыннарда булганнан соң, туры рейс белән Казанга очкычта кайтачакбыз. Хаҗ кылырга баруның сыйфатын яхшырту дигәндә яхшы туклануны, туры авиаочышлар оештыруны күз алдында тотабыз. Хаҗ кылырга барган кешеләр бар мәшәкатьләрдән азат булырга һәм бөтен игътибарларын Аллаһка ихлас табынуга тупларга тиеш. Алар шуның өчен хаҗ кылырга бара бит.

Фәрид БАТЫРШИН

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана