Казанда Изге Китап күргәзмәсе ачылды

23 сентябрь 2013 ел 11:56

Кол Шщриф мәчетендәге Ислам мәдәнияте музеенда «Татар халкының рухи тормышында кулъязма Коръән» дигән күргәзмә эшли башлады. Үзенчәлекле экспозициянең тантаналы ачылышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре, студентлар катнашты.

“Коръән - безнең җаныбыз, Коръән - безнең рухыбыз. Милләтебез һәрвакыт Коръән буенча яшәгән. Беренче тапкыр Коръән Казанда басыла. Кулъязмалар бөтен илләр буйлап таралган булса да, 226 ел элек дөньяга чыкканын Казан басмасы дип әйтәбез. (Изге китап Әби Патша – Екатерина II карары буенча, 1787 елда типография ысулы белән Казанда басыла. Аның гарәп шрифты татар дин әһелләре эскизлары буенча кургаштан коела. Шушы хәрефләр ярдәмендә Изге Китапның мөселманнар арасында киң таралыш алган мәшһүр “Казан басмасы” дөнья күрә - авт.) Моның белән без горурланабыз. Дөнья галимнәре арасында сүз бар: Коръән Хиҗазда иңдерелә, Мисырда укылган, ә Казанда басылган. Киләчәктә компьютерда “Казан басма” дигән яхшы дизайнлы шрифтыбыз да булачак, инша Аллаһ, бу юнәлештә эш бара,” - диде Татарстан мөселманнары лидеры.


Яңа ачылган күргәзмәдә XVII-XIХ йөзләрдә татар зыялылары даирәсендә сакланган кулъязма Коръән китаплары турында мәгълүмат тупланган. «Коръән һәм татар халкының китап культурасы» дигән проект уңаеннан ачылган әлеге чара Татарстан Республикасында Коръән елы дип игълан ителгән 2012 елның мәдәният-мәгърифәт эшләренең дәвамы булып тора.

“Коръән - Аллаһы Тәгалә биргән иң олы нигъмәтләрнең берсе. Шуңа күрә аны безнең бабаларыбыз гасырлар дәвамында кулдан язып, кулдан күчереп торганнар. Бу традиция Коръән Кәримне типография ысулы белән бастыра башлагач та дәвам иттерелгән. Шул рәвешле, махсус Коръәнне генә күчерүчеләр, ягъни хаттатлар институты барлыкка килгән. Кызганыч ки, әле безгә ул хаттатларны өйрәнергә кирәк. Бүгенге күргәзмә бәлкем бу изге эшкә нигез дә булыр”, - диде үз чыгышыда филология фәннәре докторы Рамил Исламов.


Коръәнне күчереп язу үтә җаваплы, саваплы гамәл саналган, чөнки анда хата ясарга ярамый, олы гөнаһ санала. Белгеч-галимнәребез раслаганча, тарихта андый хата ясаучылар да очраган икән. Мәсәлән, олугъ татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани Урта Азия якларында йөргәндә, Коръәннең бер нөсхәсендә хата табып, шуны төзәтеп куя. Дин белгечебез Муса Бигиев та бу мәсьәләгә игътибар итә торган була. Габдулла Тукайның ярым шаяртып: “Безнең Муса һич тик тормас, хата тапкан Коръәннән” - дип язганы да билгеле.

 

Татарстан Фәннәр Академиясенең мирасханәсендә борынгы кулъязма Коръәннәр күп саклана. “Хәзерге вакытта мирасханәгә 170кә якын кулъязма тупланган”, - дип белдерә Рамил Исламов. Алар төрле елларда институт хезмәткәрләре тарафыннан Россиядә татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдән җыйнап кайтарылган. Сугышлар һәм тормышыбыздагы башка күңелсез вакыйгалар булмаса, бу китаплар меңәрләгән данә дә булыр иде, дип фараз кыла галимнәребез. Казанда сакланучы кулъязма Коръәннәр галим Сәлим Гыйләҗетдинов тарафыннан фәнни яктан җентекләп өйрәнелде. Әлеге хезмәт аерым махсус китап итеп бастырылды.


Коръән кәрим гарәпләрнең, мөселман татарларының яшәү рәвешен билгели торган изге китап кына түгел, ә яшәүнең төп кануны да булып тора. Идел Болгарстанында Ислам кабул ителгәннән алып татар графикасының гарәп имлясыннан латинга күчерелүенә (1929) кадәр, хәтта XIX гасырда басма китап киң таралыш алуына да карамастан, татарларда Коръән күчерү традициясе дәвам итә.

Әлеге күргәзмә Коръән күчерү һәм аның кулланылышы тарихын чагылдыра, текстларның һәм китапларның аларны татарлар күчергәнлеген танытырлык бизәлеш, төпләү үзенчәлекләрен күрсәтә. Шул ук вакытта аларның һәрберсенең хасиятләре дә булган. Китаплар зурлыгы, формалары һәм бай бизәлеше ягыннан, төпләү үрнәкләре, язу стиле һәм хаттатның кулы (почеркы) җәһәтеннән дә аерылып торган.

Кол Шәриф мәчетендә ачылган күргәзмәдә бердәнбер нөсхәдә сакланып калган борынгы каллиграфия үрнәге - куфи традицияләрендә язылган Уммуль Китапны да күрергә мөмкин. Госманлы дәүләте чорында андый кулъязмалар тулысынча яндырылган икән.


Күргәзмә барышында Ислам мәдәнияте музеенда РИУ студентлары һәм мөгаллимнәре катнашында гарәп каллиграфиясе буенча осталык дәресләре дә оештырыла. Intertat.ru газетасының гарәпчә язылышын РИУ шәкерте Әмир Билалов безгә дә башкарып та күрсәтте.

 

Мөршидә КЫЯМОВА, intertat.ru

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана