Кешелек кыйммәтләре - кинотасмаларда

03 сентябрь 2013 ел 14:20

"Мәдәниятләр диалогы аша - мәдәни диалогка» дигән шигар астында узучы Мөселман кинофестивале быел да киң масштабта оештырыла. Казанга 5-11 сентябрь көннәрендә дөньяның төрле почмакларыннан кино йолдызлары, тәнкыйтьчеләр, режиссерлар җыела.

Мәгълүм булганча, IX Казан Мөселман кинофестиваленең конкурс программасына 20 документаль фильм - 10 тулы метражлы һәм 10 кыска метражлы фильм кертелде.


Алар арасында Россиядә төшерелгәне өчәү - «Человек из Шередаря» («Шәрәдәр кешесе»), «Рудольф Нуреев. Мятежный демон» («Рудольф Нуриев. Давыл фәрештәсе») һәм «Горький мед» («Ачы бал»). Элеккеге СССРга кергән илләрдән өч кыска метражлы фильм — «В поисках света. Нур Излаб» («Нур эзләп») (Үзбәкстан), «Тающий остров» («Эреп югалучы утрау») (Азәрбайҗан) һәм «Сары-Ой» (Кыргызстан) тәкъдим ителә. «Звучит азан под небом Беларуси» («Беларусь күгендә – моңлы азан») фильмы белән фестивальдә беренче тапкыр Беларусь республикасы да катнаша.

Мөселман кинофестивалендә гадәттә беренчелекне бирмәүче Иран «Туй», «Пешка E-4», «Тоз-ут-су» фильмнарын күрсәтә. Европа документаль кинематографы Германиядә төшерелгән ике фильмны «Поколение кундуз» («Кондыз буыны») һәм «Дунганнар», шулай ук Италиядә һәм Австриядә төшерелгән «Белые люди» («Ак кешеләр»), «Маленькая перестройка» («Кечкенә генә үзгәртеп кору») фильмнарын тәкъдим итә.

Кинематографтагы яңа агым – копродукция турында күзаллау булдыру өчен «Меж двух миров» («Ике дөнья арасында») (Бөекбритания, Марокко, Швеция), «Динар Мувәмәнт» (Испания, Катар) һ.б фильмнарын тамаша кылырга мөмкин булачак.


Татарстан кинематографларының «Иң зур игътибар — кешегә» («В центре внимания – человек») дигән фильмын аерып билгеләп үтү зарур (Россия, Татарстан), дип хәбәр итә чараны оештыручылар. Әлеге тасманың авторлары – Антон Анюхин, Дмитрий Тарханов. Фестивальдәге күп кенә эшләр кызыклы кешеләргә багышланган. Казанлылар А.Анохин һәм Д.Тарханов үзләренең остазлары, Казан университетының журналистика факультетын утыз ел буе җитәкләгән күренекле публицист Флорид Әгъзамов турындагы «Иң зур игътибар – кешегә» фильмы нәкъ шундыйлардан.

Торинияз Калымбәтовның «Нур эзләп» (Үзбәкстан) фильмында кабатланмас иҗат әһеле – сукыр оста турында сөйләнә. Шушындый тасмалар рәтенә Виталий Калининның «Человек из Шередаря» («Шәрәдәр кешесе») фильмы да керә. Анда эшләре гөрләп барган эшмәкәрнең, хәйрия белән шөгыльләнергә карар кылып, балалар өчен Россиядә беренче һәм Европада иң эреләрдән берсе булган медицина үзәге ачуы турында бәян ителә. Фильмда танылган кино йолдызы Чулпан Хамматова, Александр Карпов катнаша. Ул Россия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән 2012 елда Россиядә һәм Ирландиядә төшерелгән иде.

Калифорния режиссеры Овидио Салазарның «Меж двух миров» («Ике дөнья уртасында») фильмы да зур кызыксыну тудырыр дип көтелә. Бу юлы авторның игътибарын элеккеге дипломат Мөхәммәт Кнут Бернстром җәлеп иткән. Тормыш мәгънәсе һәм хакыйкать турындагы уй-фикерләре Бернстромга яшь вакытында ук аңлы рәвештә католиклыктан ислам диненә күчергә этәргеч бирә. Отставкага чыккач, ул бөтен гомерен Коръәнне тәрҗемә итүгә багышлый. Акылы һәм йөрәге Европага хас булган прагматикага тартса да, Шәрык кануннары нигезендә яшәргә омтылган Бернстром - диннең Көнчыгыш һәм Көнбатышны берләштерү көчен күрсәтүче җанлы бер мисал. Фильмны 2013 елда өч ил - Бөекбритания, Марокко һәм Швеция кинематографлары төшергән.

«Рудольф Нуриев. Давыл фәрештәсе» фильмында даһи биюченең гаять бай тормыш юлы яктыртыла. Рудольф начар аты чыгудан бервакытта да курыкмый. Аның шәхесе - уңышының бер өлеше, ә начар ат күтәрүе әлеге уңышка этәргеч бирә. Фильмда дуслары, хезмәттәшләре, бөтен дөнья балет тәнкыйтьчеләре Рудольф турында үз хәтирәләрен сөйлиләр.

Конкурс программасына кертелгән тулы метражлы документаль фильмнарның икенче өлеше төрле халыкларның тормыш-көнкүреше һәм гореф-гадәтләре белән таныштыра. Мәсәлән, чыгышы белән Кыргызстаннан, хәзер Германиядә яшәүче З. Арбуду төшергән «Дунганнар. Бер халыкның тарихы» фильмында беренче буларак Кыргызстанда яшәүче аз санлы этник төркем турында сөйли, ди кино белгечләре.

Уртача алганда 15 минуттан артмаган кыска метражлы фильмнар – туган як табигате, аның гүзәллеге, көн-күреше турында җыйнак новеллалар, сурәтләр. «Җир-су-ут» фильмы (реж. М. Али Хашимзәхи, Иран) халыкның көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен табигать көчләре аша ача. Хакассия режиссерының «Чатхан» картинасы бу төбәк кешеләре белән таныштыра. «Звучит Азан под небом Белоруссии» («Беларусь күгендә – моңлы азан ») фильмында мәдәниятләр арасындагы багланыш темасы күтәрелә. Сайлап алу комиссиясе «Эреп югалучы утрау» (Азәрбайҗан) фильмын аерып билгеләп үтте. Сергей Лаврентьев аның режиссурасын күңеленә табигатькә сокланудан илһам чаткысы төшкән рәссам картинасы белән чагыштырды.

 

intertat.ru

 

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана