Хисап көнендә барысы да ачыкланыр

28 август 2013 ел 15:41

Мөселманнарның хәллерәкләре көчсезрәк һәм мохтаҗларны якларга-сакларга тиеш булса да, чынлыкта исә, алар, киресенчә, гаделсезлек һәм золым корбаннары була. Аллаһы Тәгалә күп аятьләрендә гадел булмаган кешеләрне хак юлга алып чыкмавы, башкаларга явызлык, күңелсезлекләр эшләү, аларны  рәнҗетү, кимсетү – иң зур гөнаһлардан дип әйтә.

Кыерсытылганнарга – өметсезлеккә төшәргә, кыерсытучыларга – тынычланырга урын юк. Валлаһи, беренчеләре – сөенер, икенчеләре – фаш ителер һәм кимсетелер, Хисап көне бер вакыт киләчәк. “Бер генә җан да рәнҗетелгән килеш калмаячак”.

 

Изге ниятләр белән...

Аллаһы Тәгалә кодси хәдистә болай ди: “Ий колларым Минем, Мин  гаделсезлекне Үземә тыелган гамәл иттем (сезнең үз арагызда да); шуңа да бер-берегезне кыерсытмагыз!” Аллаһы Тәгалә – бу дөньядагы бар нәрсәләрне дә Яратучы. Ул галәмнең, табигатьнең, кешеләрнең законнарын урнаштыра. Ул – төп һәм бердәнбер Хөкемдар. Аллаһы Тәгалә – бердәнбер Илаһы. Ул беркем алдында җавап бирми, имам Шәфигый әйткәнчә, кемнең гамәлләре турында сорамыйлар – Ул шул.

Абсолют хакимиятенә, чиксез кодрәтенә карамастан, Аллаһы Тәгалә гаделсезлекне Үзе өчен дә (!) хәрәм кылган!

Гаделсезлек – башка кешеләрне, аларның хокукларын хөрмәт итмәү; ул – аның намусын, тормышын, мөлкәтен, гаиләсен бәяләп бетермәү, кимсетү һәм  рәнҗетү. Гаделлекнең исә төп принцибы – “үзеңә карата шуны эшләсәләр, сиңа  охшап бетмәслек эшләрне башкаларга эшләмә”. Үз ихтыяҗларын белеп, кеше гаделлекне гаделсезлектән җиңел аера ала.

Гаделсезлек эшләп тә, үзен хаклы дип исәпләгән кешенең хәле җиңел түгел.  Ул үзенең хак түгел икәнен күрергә һич тә теләми. Үз хаталарыңны аңлау һәм тану – батырлык таләп итә һәм бу ниндидер бер дәрәҗәдә күңел әрнүе белән бәйле. Кеше үз тиресенә кадалган шырпыны алып ташлагандагы кебек. Мондый кешеләр үзләренең һәлакәткә баруларын тирәнәйтеп кенә калмый, ә башкаларның күңелләренә дә яра салалар.

Күпләре хәтта аклану өчен сәбәп тә таба. Тәнгә кадалган шырпы мисалында караган вакытта, бу шулай була инде: бу кеше, кадалган ул шырпыны күрми, күрергә теләми, ул бит минем тән ди, шуңа күрә дә аны тартып алмаска, шул килеш калдырырга кирәк, ди. Кайбер галимнәр: “Андый “шырпы кадалулар” иммунитетны арттыра”, – дип тә исбатлый әле. Саташулар? Әйе, һичшиксез, саташулар, акылның зәгыйфь булуы. Шулай ук башка (мораль, физик, психологик) золым китерүчеләрнең: “Без боларны игелекле ниятләр белән, “Шулай кирәк” дип эшлибез”, – дип акланырга маташулары – шулай ук саташулар булып яңгырый. Кайберләре үзләренең бу хаксызлыкларында шул дәрәҗәгә барып  җитәләр – алар бу вакытта иң изге әйберләргә – диннең үзенә үк һөҗүм итә. Алар аять, хәдис һәм галимнәрнең сүзләрен үзләренчә аңлатып, шуның белән үз явызлыкларын акларга тырыша.

Гәрчә, агу биреп, агулап үтерелгән кешегә, аны агуны нинди савытта салып биреп үтерүләре мөһим түгел (бәллүр бокалдамы, әллә инде агач тустагандамы).

 

Гамәлләр өчен җавапка тартылмау иллюзиясе

Ничек кенә булмасын, шулай кирәк дип корбанны да ышандырырга була, алай эшләү корбанның үзе өчен файдалы дип, тирә-яктагы кешеләрне дә, ләкин бер генә кеше дә үз күңелен Аллаһы Тәгаләдән яшереп кала алмый. Ә Аллаһка барысы да мәгълүм, Ул безнең күңелләребездә ни барын бездән яхшырак белә. Бу дөньядагы һәр кеше үз ниятләре һәм кылган гамәлләре өчен җаваплы.

“Ул Сәгать (Кыямәт көне), һичшиксез, киләчәк. (Ләкин) Мин (аның кайчан киләсен) белгертмимен. Һәркем ни кылса, шуныңча әҗер алсын, дип” (“Та-һа” сүрәсенең 15 нче аяте).

Аллаһы Тәгалә сүзләре – хакыйкать. Ә алар буенча, һәр кеше дә үз сүзләре һәм гамәлләре өчен җавап бирәчәк. Ул бу дөньяда ук булырга мөмкин, булмый калса – ахирәттә. Әнәс ибне Малик (Аллаһ аңардан разый булса иде) Аллаһның Рәсүленең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) шундый сүзләрен тапшыра: “Аллаһы Тәгалә үз колы өчен яхшылык теләгән вакытта, ул аның гөнаһлары өчен бу дөньяда ук җәзасын бирә, ә үз колына яхшылык теләмәсә – аны Хисап көненә калдыра” (Имам әт-Тирмизи, Ибне Маҗаһ).

Әле хәзергә золым салучыларның кайберләре үзләрен бу дөньяда чагыштырмача тыныч хис итәргә дә мөмкин. Чөнки, аларның хәзерге, хак юл белән килмәгән чагыштырмача яхшы халәте һәм аның өчен җавап бирү арасына ниндидер югары урыны (гаиләдә, туган-тумачалар арасында, җәмгыятьтә һ. б. урыннардагы дәрәҗәсе), чит йогынтылар, хакимияткә ия булу, җәмәгать фикере, матди хәл һәм башкасы килеп басарга мөмкин. Мәсәлән, гаделсезлекнең коллектив тарафыннан кабул ителгән формалары да бар. Алар нигезендә кешеләрнең азчылыктагы кайбер категорияләренең хокуклары кысыла. Мисалга хатын-кызларның, балаларның, ятимнәрнең, аерылышканнарның хокукларын китерергә була. Гаделсезлекләрнең мондый формаларын кайвакыт традицияләр яки йолалар дип атыйлар. Ләкин, киләчәктә безнең күзләребезне каплап торган бар бу ялган юкка чыгачак, без үз асылыбыз белән йөзгә йөз очрашачакбыз.

 

Хисап көне гаделлеге

Гаделлек – Аллаһы Тәгалә тарафыннан Хисап көнендә ачыкланырга тиеш дип билгеләгән соңгы хакыйкать. Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) болай дигән: “Валлаһи, Хисап көнендә Аллаһ мөгезсез җанварның хокукын мөгезле җанвардан алып бирер”. Ягъни аны мөгезе белән сөзеп рәнҗеткән җанвардан, аңа җавап бирсен өчен, мөгезсез җанварга үз хокуклары алып биреләчәк.

Тәнебез әгъзалары безнең өчен яки безгә каршы шаһитлык кылачак (шаһит булачак). Җир безнең нинди гамәлләр кылганыбыз турында сөйләп бирәчәк. Коръән исә, аның белән сак мөрәҗәгать итүчеләргә, аны укучы һәм өйрәнүчеләргә шәфәгатьче (яклаучы) булыр. Бик кечкенә генә гамәл дә хисапка керми калмас: “Кем тузан бөртеге (зәррә) кадәрле генә игелек кылган булса, хәтта шул да күренер. Кем тузан бөртеге (зәррә) кадәрле әшәкелек кылган булса, ул да күренер” (“Зилзилә (Җир тетрәү)” сүрәсенең 7-8 нче аятьләре).

 

Золым салучыларга

Бервакыт Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) сәхабәләрдән сораган: “Сезгә кемнең банкрот булуы мәгълүмме?” Алар әйткән: “Ий Аллаһның Рәсүле, бу – бер дирһәм дә акчасы, бернинди дә мөлкәте булмаган кеше”. Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде), аларга җавап итеп, болай дигән: “Минем өммәтемдә фәкыйрь кеше ул – намазлар укып, тоткан уразалары, биргән зәкят сәдакалары белән Хисап көненә килгән; ләкин, шул ук вакытта, боларны яманлаган, кемнеңдер яман атын саткан, кеше мөлкәтен законсыз үзләштергән, кеше кыйнаган яисә үтергән адәм. Яхшы гамәлләре өчен алган әҗерләрен ул кемнәрне кыерсыткан булса, шуларга бирер. Әгәр дә аның алган әҗерләре кылган игелексез гамәлләре өчен җитеп бетмәсә, теге кешенең бар гөнаһлары да үзенә өстәлер һәм аны җәһәннәмгә ташларлар” (Мөслим, имам Әхмәд, имам әт-Тирмизи).

Икенче бер хәдистә, шулай ук, болай диелә: “Хисап көнендә кешегә гамәл дәфтәрен китерерләр һәм бу кеше: “Ә кайда минем саваплы гамәлләрем?” – дип сорар. Аңа: “Аларны син алдаган, кыерсыткан, рәнҗеткән, нахак яла салган кешеләрнең гамәл дәфтәрләренә күчерделәр”, – дип җавап бирерләр. Гөнаһлы гамәлләр белән тулган үз гамәл дәфтәрен күреп, бу кеше тагын болай дип тә сорар: “Ий Раббым, мин бу гөнаһларны бервакытта да кылмадым бит, нишләп алар минем гамәл дәфтәренә язылган соң?” Аңа, болар – алдаган, кимсеткән, кыерсыткан, рәнҗеткән, яманлаган, каһәрләгән һәм алар белән яхшы мөгамәлә кылмаган кешеләрнең гамәлләре дип аңлатырлар.

Сезнең кылган явызлыкларыгыз үзегезгә әйләнеп кайтканга кадәр (ә бу һичшиксез шулай булачак) тәүбә итәргә ашыгыгыз, Аллаһның ярлыкавын алырга тырышыгыз һәм үзегезнең игелексез эшләрегезне игелекле эшләр кылып капларга омтылыгыз. Боларны “Ул Көнне залимнәрнең ярлыкау теләп ялварулары һичбер файда бирмәс. Аларга ләгънәт! Хәтәр йорт та (җәһәннәм дә) аларныкы булыр” (“Мөэмин сүрәсенең 52 нче аяте”) дип вәгъдә ителгән үлем көне җиткәнгә кадәр эшләргә тырышыгыз.

Сәхабәләрнең берсе Әбу әд-Дарданы (Аллаһ аңардан разый булса иде) исебезгә төшерик, ул үләр алдыннан хәтта үзенең дөясеннән дә гафу сораган: “Ий дөям минем, (Хисап көнендә) минем белән бәхәсләшмәсәң идең, мин бит сиңа күтәрә алмаслык йөк салмадым”.

Аллаһы Тәгалә залимнәргә рәнҗетелгәннәрнең Аллаһка ялваруыннан куркырга кушкан: “Ул Миннән сораячак, ә Мин аның соравына җавап бирәчәкмен”. Рәнҗетелгән кешенең Аллаһка ялваруы белән ул ялваруларга Аның җавап бирүенә бернинди дә киртә юк.

 

Кимсетелгәннәргә

Еш кына кылынган ниндидер бер гаделсезлек явызлыклар эшләүнең тулы бер чылбырын барлыкка китерә. Әйтелгәнчә, яхшылык яхшылыкка илтә, яманлык – яманлыкка. Гади генә бер мисал китерик: эштә аңа карата күрсәтелгән гаделсезлекләр өчен, ир кеше гаиләсендәге бер гаепсез хатынында, балаларында җыелган ачуын чыгарырга мөмкин. Гаделсезлек корбаны булган кеше, рөхсәт ителгәннең чикләреннән үтеп, үч ала да башларга мөмкин. Мондый контрһөҗүм, әлбәттә, хәлне авырайтачак кына. Шуның өстенә, ул бу кешенең Аллаһы Тәгалә алдында да хәлен авырайтачак. Моңа охшаш мисалларны күпләп китерергә була. Мондый очракларда, хәлне тагын да авырайтмас өчен, берничә киңәшебезне истә тотсагыз иде.

1.         Мондый вакытта эреләнмәгез, һаваланмагыз.

Һавалану – безгә карата мондый мөнәсәбәтнең гафу ителмәслек хәл булуы турында уйларга мәҗбүр итә. Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде), башка бүтән пәйгамбәрләр (аларга Аллаһның сәламе булса иде), бөек тәкъва ияләре иң юньсез кешеләр тарафыннан төрле эзәрлекләүләргә, газапларга дучар ителгән. Тик алар моны бик сабыр кабул иткәннәр, хәтта Аллаһтан аларны кичерүен сораганнар. Ни өчен соң әле без, безгә дә аларга куелган кебек үк сынаулар куелган дип уйлый алмыйбыз?

2.     Сабырлык.

Мондый чакта сабырлык – иң зарурый (кирәкле) сыйфат. Ул кешегә, вәзгыятьнең басымына да карамастан, рөхсәт ителгәннәр кысасында, Аллаһ ризалыгы кысаларында калырга мөмкинлек бирә. Яман сүзләр әйтеп тиргәшә, йодрык белән сугыша башлавы, “Аллаһтан курык!” яисә “Валлаһи, мин уразада!” дип әйтеп үз-үзеңне тыюга караганда – күпкә җиңелрәк. Ләкин, гаделлек урнаштыру өчен нинди дә булса мантыйкка туры килгән юл булмаган вакытта, нәкъ менә сабырлык кешедә игелеклелеккә ышанычны саклап калырга мөмкинлек бирә.

3.         Иман.

“Мөселманнар (Аллаһка һәм Аның Рәсүленә иман китергәннәр), валлаһи – аларга явызлык кылган кешеләргә дә яхшылык эшләүчеләр, аларны мәхрүм иткән, аларның гозерләрен кире какканнарны да кичерүчеләр, аларга хыянәт иткәннәргә дә ышаныч күрсәтүчеләр, аларны кимсеткәннәргә дә ихтирам күрсәтүчеләр” (Кодси хәдис).

Сезнең намус һәм мөлкәтегез гаделсез һөҗүмнәргә дучар булган очракларда да – иманыгызны саклагыз. Чөнки беренчесен дә, икенчесен дә яңадан торгызып була, ә менә иманны... Килеп чыгармы?

Күңелләре яралыларга да рәхим-шәфкатен күрсәтүче Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен югалтудан куркыгыз. Хәтта җанварлар арасында да гаделлек торгызылачак Хисап көненә ышанычыгызны һәм өметегезне югалтмагыз. Аллаһ вәгъдә иткән чиксез әҗерләрне исегездән чыгармагыз. Бу күңелсез вакыйгалар сезгә рухый төшенкелек түгел, ә яңа бәрәкәтләр алып килсен.

Ася ГАГИЕВА

Чыганак: www.islam-today.ru

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана