Мәчетле булдык

20 август 2013 ел 13:56

Безнең Көлкәш авылының агачтан эшләнгән мәчете бик иске иде. Кайчандыр Зеленодол районы Акъегет авылы кешесе көче белән торгызылган булган. Шул көннән бирле бер мәртәбә сипләнеп, клуб һәм мәктәп вазыйфаларын да башкарды. Соңгы елларда ул бинаны без мәчет итеп файдаландык. Ул күпне күргән, нигезләре какшаган килеш агымдагы ремонт эшләрен көтте. Ниһаять, мәчет картлары белән ки­ңә­шеп Кызыл Тау бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Шәрәфул­линга мөрәҗәгать итәргә булдык. Ул урынга килеп карап, ремонт ясарга ризалыгын белдерде. Кыска гына вакытта материаллар да барланды һәм ремонт эшләре дә башкарылды. Авыл җирлеге җитәкчесе Шәүкәт Гафаров, күршедәге Чәтбаш дигән авылдан Марсель Кадыйров һәм аның ике улы бу эшне башкарып чыктылар. Шулай итеп авылыбыз яңадан әйбәт мәчетле булды. Безгә ярдәм итүчеләргә, авыл халкына һәм төзүчеләргә теләкләр теләп, догалар кылдык.

 

Азат Гомәров,

Көлкәш авылы мәчете

имам-хатыйбы

"Ватаным Татарстан"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана