"Азан” интернет-радиосы узган ел ахырында гына эшли башлавына карамастан, халыкта зур кызыксыну уятып, популярлык казанды. Татарстан Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрияты канаты астында эшли башлаган интернет-радионы хәзер Intertat.ru электрон газетасы аша да тыңлап була.
“Азан” радиосында дини темалар гына түгел, ә фәлсәфи, шулай ук татарлар тарихына, тормышына багышланган тапшырулар да әзерләнә. Татарстан республикасының беренче дини интернет-радиосында тапшырулар ике дәүләт телендә: русча һәм татарча алып барыла.
Татарстандагы беренче интернет-радионы гамәлгә ашыруда “Татмедиа” ААҖнең булышлыгы да зур булды. Ике телдә эшли башлаган интернет-радио Татарстанның ислам дөньясында яңа дәвер икәнен раслаучы фактор булып тора. Бүгенге көндә радиода татар һәм рус телләрендә алтышар тапшыру әзерләнә.
Радионың баш мөхәррире Айназ Мөхәммәтҗанов белдергәнчә, радиода тапшыруларны журналистлардан тыш танылган дин әһелләре, тарихчылар, галимнәр дә алып бара. Тәүлек буена мөнәҗәтләр, Коръән аятләре һәм яңалыклар белән үрелеп барган программа үзенең даими тыңлаучысын да булдырган.
Хәзер “Азан” радиосын безнең газета аша да тыңлап була. Моның өчен Intertat.ru ның “Дин” бүлегенә кереп, уң яктагы колонкадан медиа-уйнаткычны табарга кирәк.
Intertat.ru