Җыр канаты талпынды да, җилпенде дә, бар җиһанга очты моң булып

13 август 2013 ел 14:42

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим!

(Могҗизави кичә хакында)

“Аллаһа Тәгалә бәндәләренең ихлас күңелле булуларын сөяр” Хәдис.

Җырчы һәр җырын “Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим” – диеп башлады. “Мин Казанда булуыма бик шат. Мин сезне бик яратам. Аллаһ бәрәкәт бирсен!” – дигән сүзләр әйтте кунак кичә барышында.

Беренче җырыннан ук, мәйдан халкын моңы белән әсир итте ул. Көйләрендә, моңнарында халкыбыз язмышы яңгырады. Аның һәр авазы безнең юлдашыбызга, фикердәшебезгә әйләнә барды. Көй һәи моң һаман көчәеп, һәр күңел-калебкә сарылды, таш бәгыръне дә йомшатып, Аллаһны танырга, иманга кайтырга һәм аны ныгытырга дигән ният белән, һәр күңелне “камап алды”.

Әлеге хикмәт иясе дөньякүләм танылган атаклы җырчы Сәми Йосыф иде. Илаһи моң симфониягә әверелеп, Камал театры мәйданындагы халык күңелен яулады. Ул халыкка ишәрәләп ым какты. Ә тыңлаучылар аны күтәреп алды: “Ләә илләәһә-илләәллаһ Мөхәммәдүррасулүллаһ” – кәлимәсен халык күп мәртәбәләр кабатлады. Кешеләрнең тән вә җан күзәнәкләрен “уятып”, бу авазлар бар дөньябызны оныттырып, безне Бар Итүче Раббыбызга таба юнәлтте. Авазлар дигәннән сузыклары, бигрәк тә, татарча әйтелә торган нечкәләре үзеннән-үзе бик күп төрле төсмерләргә төренеп яктырып, моң хикмәтенә әверелә иде.

Сәми Йосыф дирижер ролендә дә  иде. Ул Аллаһның 99 исемен кабатлауга ишарәләде “Иә Аллаһу йә Рахмән” дип, һәр кеше илаһи дулкын белән, күп мәртәбәләр сузды да сузды. Аның мәгънәсен Догалык китапларыннан укыгыз!

Мин тирән уйларга чумып басып торам, ә күңелемдә Аллаһуның рәхмәте яуса иде бу дин кардәшемә дигән сүзләр кабатлана. Ул халкыбызның күңел кылларын тибрәтеп, һәр кемне Аллаһуга, Корьәнгә һәм Пәйгамбәребезгә (свг) якынайтты.

Сәми Йосыф бар тыңлаучыны бергә туплады. Мин үзем бик күп дин кардәшләремне күрдем, фотосүрәткә дә төшердем. Камал театры мәйданында бик күп башка төбәкләрдән килгән мөселманнарны, милләттәшләремне күреп, сөендем. Бик күп төбәкләрдән… Ерак Көнчыгыштан да килүчеләр бар иде. Әнә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән Артур Нигъмәтуллин мөселман егетләрен җыеп килгән. Алар VII Мөселман Яшьләр Фестивалендә булып, бик күп игелекләр эшләп киткәннәр иде. Бүген дә алар изге гамәлләр кылу ниятендә яшиләр. Уңышлар юлдаш булсын үзләренә!

Әйе, бергәлеккә, бердәмлеккә чикләр юк.

Бу кичәдә Дагстаннан килгән “Нәшидел-Ислам” төркеме чыгышы, үзебезнекеләр – Миңгол Галиев, Ильяс Халиковның чыгышларын да халкыбыз бик яратып тыңлады.

Әлбәттә, Тәһранда туган әзербәйҗан егетенең бәләкәй чагында әти-әнисе, гаиләсе БөекБританиягә күчкән. Анда Йосыф корольлекнең хикмәтле мәктәбендә укыган. Анда Раббыбыз бүләк иткән тавышы, моңы чарланган, көй илһамы аны тагын да ихласландырган. Ул үзе композитор, көйләрне үзе яза, инструментта да үзе уйный, үзе җырлый.

Җыр дигәннән, ул җырларын төрекчә, гарәпчә, инглизчә дә башкарды.

Менә, җәмәгать, тәрбия һәм аңа сәләт Раббыбыз тарафынан бүләк ителгәнлеген аңлагансыздыр инде!? Сәми Йосыф халыкны Аллаһны тануга, Пәйгамбәребез (свг) миссиясен аңлауга юнәлтә. Ул бу гасырыбызда Планетар вазыйфа үти, ике дөньяның да кадерен белергә чакыра.

Әйе, Ураза бәйрәменә багышланган әлеге миһербанлы һәм шәфкатьле илаһи кичә Корьән уку белән башланган иде. Татарстан Җөмһүрияте Диния Нәзәрәтенең дәгъвәт бүлегеннән Тимергали хәзрәт Юлдашевның чыгышын да тынлаучылар яратып кабул итте. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкны котлады, аңа җылы теләкләрен ирештерде. Ул киләчәктә әлеге бәйрәмнең традициягә әйләнәчәген әйтте. Бу, әлбәттә, әлеге гасырыбызда Ислам – тынычлык диненең халыкларыбызның калебен пакълавын, үзара дус һәм тату яшәүгә чакыруын ассызыклавы иде. Җөмһүриятебез Президентына, Мөфтиебезгә, әлеге бәйрәмне әзерләүчеләргә, булдыручыларга, алып баручылары, Аллаһының рәхмәте яуса иде?!.

…Бер – ике тәкъдимемне дә әйтми кала алмыйм. Бик олы яшьтәге йөзләрен җыерчык баскан хөрмәтлеләребез-татар хатын кызлары башларына яулыкларын бәйләсәләр иде. Яулыксызлар Сәми Йосыфның һәр күзәнәге Аллаһ, дип типкәнен бәлки аңламаганнардыр да. Яулык бик борынгыдан килә торган остазбикә-абыстай-әбекәйләребезнең, абызәбиләребезнең баш киеме бит ул! Нинди гүзәл бит ул, безнең ак яулык!.. Шуны аңласак иде?..

Сәми Йосыфның һәр җырыннан соң, кыскача гына аңлатма бирелү сорала, халык арасында зыялылык дәрәҗәсе төрле иде бит. Әнә Дагестанлыларның һәр мөнәҗәтенә аңлатулыр бирелде бит. Бусы – киләчәктә!

Ихлас күңелле мөселман улы Сәми Йосыф авызынан чыккан җыр канаты талпынды да, җилпенде дә, бар Җиһанга очты моң булып! Ул сөйкемле итеп елмаеп: “Аллаһ разый булсын”, дип мәйдан халкы белән хушлашты. Халык : “Хикмәтле җырларыгыз белән кабат очрашканга чаклы, сәламәт булыгыз” — дип кулъяулыкларын болгап озатты.

Әлмира Һәдия

“Халкыбызга хезмәте өчен” медальле, җәмәгать эшлеклесе

Казан “Иман” мәркәзе.

http://musulman.su

 

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана