Кемнәр алар ваһһабчылар? Бүгенгесе көндә уңга да, сулга да – барча кешеләргә “ваһһабчы” дигән ярлык тагу сезгә бу сорауны бирергә мәҗбүр итте. Нигә шулай? Әллә бу уйлап чыгарылган бер провокацияме? Мөселманнарга сәбәпсез бәйләнер өчен бер уйдырма кирәк бит. Каян килеп чыккан ул? Менә шул сорауга җавап бирсәгез иде. Дөреслекне җиткерсәгез иде.
Зөфәр хәзрәт
Редакциягә әнә шундый эчтәлектәге хат килеп төште. Без инде бу хакта сөйләшү өчен Татарстан Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Батыровка мөрәҗәгать иттек.
– Рөстәм хәзрәт, зур шәһәрләрдә генә түгел, район-авылларда да мондый хәл бар. Әлбәттә, бу мөселманнарның бүлгәләнүенә дә китерә. Мондый четерекле хәлдә гади халык кына түгел, хәзрәтләр дә югалып калган әнә. Алга таба нишләргә, ничек хак юлга чыгарга? Хатта язган Зөфәр хәзрәтнең өзгәләнүендә дөреслек бар бит.
– Проблема, чыннан да, юк дип әйтеп булмый. Дин әһелләренең икегә бүленүе беркемгә дә ошамый. Бүген кайбер яшьләрдән: “Син борынгыдан, әби-бабайлардан килгән Әбү Хәнифә мәзһәбен тотасыңмы?” – дип сорыйсың икән, ул: “Юк”, – дип җавап бирә. Аңа нәрсә дип әйтергә? Дөрес, ул – мөселман кешесе. Шул ук вакытта безнең гореф-гадәтләрне танымый. Әйтик, без намаздан соң бер-беребезгә сәлам бирәбез, халкыбызда дини мәҗлесләр үткәрү гадәте бар. Алар аны да кабул итми, танымый. Без халыкның бүлгәләнүен теләмибез, аларның бердәмлеге бик мөһим. Башка идеологияләр керткән көчләрне күрмәмешкә салышып калу дөрес түгел, әлбәттә. Югыйсә тәвә кошының комга башын тыгуы кебек булачак бу. Әхмәтһади Максуди язган “Мөгаллим мусалим” дип аталган дәреслек бар. Бу әсбап бөтен мәктәпләргә таратылган, мин үзем дә Коръәнне шул дәреслек белән укырга өйрәндем. Менә шул китапка үзгәреш керттеләр. Хәнәфи мәзһәбендә кабул ителгән ышануның ике өлешле билгеләмәсен өч өлештән дип үзгәртеп керттеләр. Бу үзгәртү кайбер аңлатмалар буенча радикаль идеологиягә китереп чыгара. Әгәр бездә чит идеологияләр юк дибез икән, моны кем эшләде? Шушы рәвешле безнең дәрәҗәле дин белгечләренең хезмәтләрен файдаланып, чит идеологияне тагуга бу бары бер мисал. Шәхси карашларны татарның атаклы галиме, дин әһеле фикере итеп чыгару, әлбәттә, бернинди дә кысаларга сыймый.
– Яшьләр турында әйтеп киттегез инде. Андый проблемалар авыл җирендә дә бар. Миңа бер авыл агае: “Мәчеттә яшьләр намазның фарызын гына укыйлар, сөннәтен укып маташмыйлар. Без алар белән ничек көрәшик?” – дигән иде.
– Халык белән көрәшергә ярамый. Бары тик элек-электән килгән, безнең халкыбызны саклап калган хак ислам динен, пәйгамбәребез тарихын сөйләргә, аңлатырга кирәк. Күпләр бит дин аша үзләренең сәясәт уеннарында катнашуларын аңламый да кала. Бер тикшерүче сәләфитләрнең, ваһһабчыларның күбрәк нефть һәм сәнәгать тармаклары булган өлкәләрдә таралуын ачыклаган.Бу – Татарстанга гына хас күренеш түгел, башкаларда да шул ук хәл хөкем сөрә. Әллә боларның артында ниндидер режиссерның кулы уйныймы? Әлеге нечкәлекләрне яшьләр аңлап бетерми, әлбәттә. Кайберләренә каршылык, килеп туган ыгы-зыгы ошый төшә, романтикага биреләләр. Бу вәзгыятьне бит бәйнә-бәйнә аңлатырга кирәк. Дөрес, бүгенге көндә берәүне дә мәҗбүр итеп булмый. Хак динебезнең матурлыгын, самимилеген күрсәтә белергә генә кирәк. Башкача була да алмый. Безнең халыкта катлаулы чорларда да динен саклап калырлык акыл, зиһен җитәрлек булган, хәзерге көндә дә шуны эшкә җигик.
– Әлеге вәзгыятьне бәйнә-бәйнә аңлатырлык гыйлемле имамнар кирәк ләбаса. Ә авыл җирлегендә алар юк дәрәҗәсендә. Сез әйткән хак диннең матурлыгын аңлату, төшендерү өчен әбисеннән берничә дога өйрәнеп калган бабай белән генә әллә ни ерак китеп булмый. Мәдрәсә тәмамлаган, авыл халкы белән иңгә-иң терәп эшләрлек, уртак тел табарлык дин әһелләре кирәк. Ә бу күп авылларның авырткан, сызлаган җире. Мәчетләр салдык, ләкин халыкны бергә туплап, вәгазь сөйләрлек имамнар юк.
– Моннан берничә ел элек мәчетләр дә юк иде. Кайчандыр бөтен Татарстан буенча биш мәчет төзелсә, бүген мең ярымга якын исәпләнә. Бинаны булдыру җиңел, әмма анда халыкны тарту мәсьәләсе шактый катлаулы. Бүген дин әһелләрен әзерләүче уку йортларыбыз да күбәйгәннән-күбәя бара. Ике дистә еллар элек артка борылып карасак, боларның бит берсе дә юк иде. Дөрес, республикада тиз арада күп мәчетләр салынды, әмма аларны имамнар белән тәэмин итеп өлгерә алмыйбыз. Диния нәзарәте бу юнәлештә эшли, әлбәттә. Яңа мөфти килү белән әлеге өлкәгә шактый гына үзгәрешләр керергә тора. Авылга кайтучы яшь имамнарга 180 мең сум күләмендә грантлар бүленеп биреләчәк. Мәчеттә имам булып эшләү бик зур җаваплылык сорый торган хезмәт, ул гыйлеме ягыннан гына түгел, әхлагы, үз-үзен тотышы белән дә туры килергә тиеш. Чөнки тәүлектә 24 сәгать буе шушы вазыйфаны үтәү күп ихтыяр көче сорый. Динне бит җитмеш ел буе бетерергә тырыштылар. Менә шул иманыбызга балта чапкан чорларны егерме елда гына аякка бастыру авыр, әлбәттә. Моңа вакыт кирәк.
– Дин әһелләрен гарәп илләрендә укып кайтканы өчен ваһһабчы дип әйтү дөресме?
– Юк, әлбәттә. Һәр гарәп ваһһабчы дип әйтү дә дөрес була алмый. Безнең яшәешебез чит ил мөселманнарыныкы белән бөтен килеш туры килми. Атаклы дин әһеле Йосыф әл-Кардавины күпләр белә, аның китапларын тәрҗемә итәләр. Күптән түгел ул, Россияне ислам дөньясының төп дошманы, дип игълан итте. Россиядә чыккан товарны мөселманнарга сатып алмаска боерды. Без бу шәехләргә ияреп, Россиядә чыккан мөселман әйберен сатып алмаска тиешме? Моның сәяси уен икәне күренеп тора. Дөрес, безне алар белән дин, Коръән берләштерә. Әмма кайбер дин әһелләре сәясәт белән мавыгып китә.
Ә шәкертләрнең чит илдә укуына килгәндә, бүген дә яшьләр белемнәрен чит илләрдә камилләштерә. Анда барысы да начар икән дип уйларга ярамый. Дөрес, үзгә идеологияләрен тагучы илләр бар. Моны инкарь итәргә ярамый. Шәкертләрнең алып кайткан белеме, әлеге илнең тәэсире безнең файдагамы, юкмы? Бүген әнә шул сорауны кую зарур. Россия белән мәдәният, сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек итүче дәүләтләр дә шактый. Шул ук вакытта Россия белән уртак тел таба алмаган, аңа мөнәсәбәте тискәре булган илләр дә бар. Андыйлар дин өлкәсе аша тәэсир итәргә тырыша, ә бу безнең файдага булмаска да мөмкин.
«Ватаным Татарстан», № 85, 7 июнь 2013 ел
Әңгәмәдәш – Алсу Хәсәнова