Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Хәзер үсешкә тенденция бар. Иң мөһиме - бердәм булу”

17 июнь 2013 ел 14:17

Мөселман яшьләре фестивалендә катнашучылар ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты.

Мөселман яшьләре фестивалендә катнашучылар бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты. Өч сәгатькә сузылган очрашу беркемне дә битараф калдырмады. Камил хәзрәт белем алу, теге яки бу мәсьәлә буенча фәтвә бирү, Татарстан мөфтиятенең нинди проектларны тормышка ашыруы, мәктәп формасына кагылышлы мәсьәләнең хәл ителеше, дин өлкәсендә эшләүче кадрлар әзерләү, республика имамнарының белемен арттыру, кайбер дини китапларны тыю шартларында РФ Юстиция министрлыгы карамагында эксперт советы оештыру (китапларны карап чыгып, идеология якларын шомарту эше белән шөгыльләнү), мөселманнарның бердәмлеге һәм башкалар турында сөйләде. Яшь мөселманнар белән бергә ахшам намазын укып, дога кылды.

“Белем ул – безнең диннең мөһим бер өлеше”, - дип, ул соңгы вакытта мөфтият тарафыннан “Хузур” нәшрияты төзелү, татар галимнәренең гарәп һәм иске татар телләрендә язылган хезмәтләрен, татар теленә тәрҗемә итеп, халыкка кайтаруның барышы турында сөйләп үтте. Мөфтият тарафыннан ике ел эчендә егермедән артык хезмәт татар теленә күчерелгән. Мәшһүр Шиһабетдин Мәрҗанинең генә гарәп телендә утыздан артык китабы бар. Алар, бастырылып, имамнарга юлланачак.

Очрашуда мөфтиятнең Голәмәләр Советы эшчәнлеге турында да тәфсилләп сөйләнде. Бүген узган совет утырышында 2014 елдан алып намаз вакытларын билгеләгән календарьны яңадан эшләү зарурлыгы билгеләп үтелгән. Мөфти сүзләренчә, КФУның астрономия кафедрасы белән элемтәгә кергәннәр, чөнки намаз вакытын төгәл билгеләү сорала, чөнки һәр төбәкнең үзенчәлеге бар: кояшның чыгуы һәм батуы төрлечә. Казандагы “Әниләр” мәчете янында бер төрле намаз вакыты булса, тагын 10 минутлык Әмәт тавында ул башкача булырга мөмкин. Кояшның чыгышын тигез урында – бер вакытта, ә таулы җирләрдә икенче вакытта күрәләр. Камил хәзрәт сүзләренчә, бу эшне башкарып чыгу җиңел түгел. Һәр районда кояшның кайчан чыкканлыгын, кайчан батканын күреп, өйрәнеп, теркәп барырга кирәк.

Голәмәләр советы эшчәнлеге турында сөйләп, мөфти аның составына төрле карашта булган галимнәрнең кертелүен билгеләп үтте. Алар арасында Пакыстанда, Төркиядә, Согуд Гарәбстанында белем алып кайтучылар бар. Аның сүзләренчә, бу төрле фикерләр тыңланып, бер карарга килү өчен кирәк. Мөфти шулай ук имамнар өчен махсус журнал чыгарылачагын, анда вәгазьләрнең туплап биреләчәген хәбәр итте.

Мөфти хәзрәтләре, Татарстан нәзарәте тарафыннан алып барылган проектлар турында сөйләп, Казандагы “Госмания” мөселман мәктәбенең филиаллары Биектауда һәм башкаланың Мәрҗани мәчете янында ачылачагын хәбәр итте. Шулай ук ул мәктәп формасы һәм яулык бәйләү проблемасына тукталып, Татарстанның “Мәгариф турында” законыннан яулыкны тыя торган статьяны алуга ирешүләрен һәм мөслимәләргә “яулыкны курыкмыйча киегез” дип әйтүләрен билгеләп үтте. Бу нисбәттән берәр нинди мәсьәлә килеп чыкса, мөфтиятнең яңа оешкан хокук саклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була.

Мөфти нәзарәтнең дәгъват бүлеге эшчәнлеге турында сөйләп, анда эшләүчеләрнең вәгазь уку, тынычландыру, кайсыныңдыр елмаерга мәҗбүр итә алуы хакында сөйләп үтте. Бу бүлек кешеләренең Рамазан аенда бөтен республиканы йөреп чыгачакларын хәбәр итте. “Бу – безнең бурыч”, - диде ул. Дәгъват программасы ике сәгатькә исәпләнгән, алар вәгазь дә укый, халык белән сөйләшә дә.

“Хәзер үсешкә тенденция бар. Иң мөһиме - бердәм булу”, - дип саный Камил хәзрәт Сәмигуллин. Бүгенге көндә мөфтият тарафыннан Фикх (ислам хокукы) академиясе проекты әзерләнә.

Шулай ук Ураза гаете уңаеннан Казанда мәйданда зур бәйрәм оештыру көтелә. Анда дисклар аша Коръән сурәләрен безгә җиткерүче Мишәри Рәшиди дә чакырулы. Мөфти сүзләренчә, бу чара белән Ураза гаетенең нинди зур бәйрәм икәнлеген күрсәтергә телиләр. Чит илләргә дә чакырулар җибәрелгән, берничә илдән, шул исәптән, Лондоннан һәм Дагыстаннан уңай җавап килгән. “Безнең ният – Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен эшләү”, - ди мөфти.

Планнарда – РИУның Шәригать факультеты нигезендә магистратура оештыру. Анда бөтен предметлар да гарәп телендә укытылыр дип көтелә. Бу дин әһелләренең гарәп телен камил белүләре өчен зарур, ди мөфти. Ул шулай ук чит илләрдән галимнәр чакыртып, имамнарның белемнәрен күтәрү, укытучылар чылбыры Пәйгамбәргә барып тоташучы мөгаллимнәр авызыннан хәдисләр ишеттерү турында да сөйләп үтте. Якын арада Әбү Гали дигән остаз имамнар өчен 4 көн дәвамында дәрес үткәрәчәк.

Казанда тиздән күзләре күрмәүчеләр өчен ишекләрен ачачак тернәкләндерү үзәге зур өметләр уята. Анда сукырларны эшкә өйрәтү, Брайль буенча китаплар бастыру (моның өчен махсус техника сатып алыначак) көтелә, чиратта - инвалид балалар өчен балалар йорты ачу.

Мөфти хәзрәтләре берничә тапкыр галимнәрнең нәкъ менә голәмәләр булырга тиешлеген, Исламның теләсә кем фәтвә чыгара торган җирлек булмавын билгеләп үтте. Аның: “Атлар булмаганда, ишәкләр дә ярап тора”, - дигән сүзләре күп нәрсә турында сөйли.

Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана