Делегатлар алдында укылган соңгы лекция Рөстәм хәзрәт Батровныкы булып, фән һәм дин мәсьәләсенә багышланган иде
Бүген Казанда мөселман яшьләренең җиденче фестивале “Тапкырлар һәм шаяннар клубы” уены белән тәмамланды. Бер атна дәвамында дуслашып һәм туганнардай якын кешеләргә әйләнгән мөселманнар тагын бер елдан фестивальдә күрешергә вәгъдә биреште. Бердәм һәм белемле булырга, гел үсеш юллары эзләргә, фестиваль турында мөмкин кадәр күбрәк кешеләргә җиткерергә сүз куешты. Монда алган белем һәм тәҗрибәне өммәтне үстерү юлында куллану зарурлыгы билгеләп үтелде. Әлеге фестивальнең исламны үстерү эшенә керткән өлеше ассызыкланды.
Быел җыенда Россия Федерациясенең егермегә якын төбәгеннән – Башкортстан, Татарстан, Иваново, Саратов өлкәләре, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсеннән, Иркутскидан, Пензадан, Красноярскидан, Түбән Новгородтан, Пермьнән, Чиләбе өлкәсеннән һ.б. төбәкләрдән 100гә якын делегат катнашты. Фестивальнең максаты – мөселман яшьләрен берләштерү, өммәт эчендәге проблемаларны хәл итү өчен, алар арасында хезмәттәшлек оештыру иде. Делегатлар җыен үз максатына иреште, дип саный.
Делегатлар алдында укылган соңгы лекция ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Батровныкы булып, фән һәм дин мәсьәләсенә багышланган иде. Ул үз чыгышында фәнне һәм дин өлкәсен чагыштырып сөйләп, фән казанышларына карап диндәге тәгълиматларның үзгәрә алмавын хәбәр итте. “Без шулай итеп динне куркыныч астына куярга тиеш түгел”, - диде ул. Дуңгыз итен ашауның тыюлуын аның биологик яктан үзенчәлекләре белән бәйләп түгел, ә менә Коръәндә төгәл күрсәтелүе белән бәйләп аңлатты.
Аның сүзләренчә, берзаман Әбү Хәнифәне дин белән бәйле мәсьәләләрне акыл белән хәл итүендә гаепләгәннәр. Ул болай дип әйткән: “Ничек язылган, шулай эшлим”, - дигән һәм моның акылга таянып башкарылырга тиеш түгеллеген белдергән. “Ни өчен биш вакыт намаз укыйбыз, ни өчен кәгъбә янында хаҗ кылабыз? Чөнки бу шулай булырга тиеш дип куелган. Акылга караган әйбер түгел”, - диде хәзрәт.
Р.Батров белдергәнчә, дин һәм фән дөньясы параллель бара, алар кешегә яшәргә ярдәм итә. Дин – ул һәрвакыт практика. Менә Нух гамләһиссәләм вакытындагы су басуны алсак та, ул бер урында гына яки дөньякүләм булганмы дигән сорау туа. Фән ягыннан караганда, Миграҗ вакыйгасы (Мөхәммәд с.г.в.нең 7 кат күккә ашуы) да акылга сыя торган әйбер түгел. “Дини хакыйкать ул фәнни хакыйкать түгел. Миңа су басуның күләме әһәмиятле түгел, ә Коръәндәге хакыйкать кадерле”, - ди хәзрәт. “Әгәр бер 7 кат күк дигәнгә ничек бар шулай карасак, бу чакта фән һәм дин конфликтыннан качып булмый. Без бу хакыйкатьтән нинди дәресләр алабыз – шул әһәмиятле. Мондый караш үз-үзен аклый. Дини кеше шулай гына тыныч булып фән дөньясында яши ала. Әгәр без аларны бер кырга тупларга тырышабыз икән, безгә нәрсәнедер корбан итәргә туры киләчәк”, - диде Р.Батров.
Хәзрәт фикеренчә, “без дин гыйлемен дә, хәзерге фәнни теорияләрне дә начар беләбез. Фән кешеләре аларның ачышларын дини җирлеккә күчерүне авыр кичерә.Физиклар турында аларның фән кешеләре арасында Аллаһны танучы бердәнбер булуы турында әйтәләр. Алар аны дини дәрәҗәдә түгел, ә фәнни концепция буларак карыйлар”, - диде ул.
Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина