Нияз хәзрәт Сабиров мөселман фестивалендә катнашучы яшьләрне татарларда исламның таралыш тарихы белән таныштырды

11 июнь 2013 ел 15:45

Ул Идел буе Болгарстанында ислам дине кабул итүнең берничә версиясен китерде.

Мөселман яшьләренең бу көннәрдә Болгарда узучы чираттагы – җиденче фестивалендә катнашучылар бүген көн дәвамында уңышлы эшләде. Алар көннең беренче яртысында Россиянең төрле төбәкләрендәге мөселманнар яшәеше, җәмәгать белән яшәү мәсьәләләре белән танышып, Казаннан килгән лекторларның лекцияләрендә булды. Икенче яртысында исә егетләр - Болгардагы мәчетне чистарту, кызлар танылган дизайнер Ләйсән Хаҗиевадан матур киенү серләренә өйрәнү белән мәшгуль иде. Шулай ук бүген яшьләр, Болгар шәһәрчегендә булып, Истәлек билгесен карады, тыюлык буйлап экскурсиягә чыкты.

Бүген Казаннан килгән лектор, Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров мөселман һәм мөслимәләрне татарларда исламның таралыш тарихы белән таныштырды. Нияз хәзрәт үзенең татар тарихын гына түгел, милли әдәбиятыбызны яхшы белүен дә күрсәтте. 

Шушы вакытта мөселманнарның бер төркеме, Татарстан мөфтиятенең дәгъват бүлеге белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев белән очрашып, Коръәндәге фәнни феноменнар турында лекция тыңлады.

Нияз хәзрәтнең лекциясенә килгәндә, ул иң элек татар тарихының бай һәм кызыклы булуын билгеләп үтте. Болгарларның моннан күп гасырлар элек ислам динен кабул итүен хәбәр итеп, ул безнең ата-бабаларыбызның мөселманнар булуын, дәүләт төзеп яшәүләрен белдерде.

Хәзрәт китергән мәгълүматларга караганда, болгарлар Идел буе Болгарстанын төзегәнче, Төньяк Кавказда яшәгән. Анда алар Бөек Болгар дигән дәүләт булып яшәгән. “Кайбер галимнәр фикеренчә, безнең ата-бабаларыбыз анда ук Ислам белән танышкан дигән фикер бар. Бу дәүләтнең җитәкчесе Кубрат хан булып, анда мөселманнар да, башка дин вәкилләре дә яшәгән. Җиденче гасырның икенче яртысында әлеге дәүләт таркалгач, болгарларның бер яртысы, Идел буена килеп, Идел буе Болгарстаны дәүләтен төзи”, - диде ул. Аның сүзләренчә, болгарларның ислам динен кабул итүенә нисбәтле ике версия бар: берсе - алар динне Бөек Болгариядә кабул итсә, икенчесе – Идел буе Болгарстанында.

Нияз хәзрәт сүзләренчә, “икенче версия безгә - мөселманнарга - якын, чөнки ул сәхәбәләр (Мөхәммәд пәйгамбәрнең дуслары, фикердәшләре) белән бәйле”. Хисаметдин Мөслиминең “Тәвәрихы Болгария” китабында да болгарларның исламны сәхәбәләрдән кабул иткәне турында сөйләнелә. Риваятьләр буенча Мөхәммәд пәйгамбәр өч сәхәбәне төньякка – Болгарга җибәргән. Алар исламга, намаз укырга өйрәткән. Сәхәбәләрнең берсе Зөбәер бин Җәүдә биредә вафат булган. Аның кабере Кече манарадан ерак түгел дип санала. “Мәрхүм Вәлиулла хәзрәт (Якупов) татарларның укытучылары тәбигыйннар – сәхәбәләрнең укучылары булган, дип әйтә иде”, - диде Нияз хәзрәт.

Мөселман фестивалендә катнашучы яшьләрне сәхәбәләрнең чыннан да Болгар җиренә килгәнме-юкмы икәнлеге, моны раслаучы чыганакларның барлыгы турында белеште. Лектор хәбәр иткәнчә, моны 100 процент ук раслап булмый.

Нияз хәзрәт Сабиров Идел буе Болгарстанына ислам диненең ничек килүе турында тарихчыларның тагын берничә фикерен белдерде. Тарихчы Ш.Мәрҗани әйтүенчә, бирегә дин Мамун хәлиф вакытында 9 нчы гасырда килгән. Риза Фәхреддин исә тагын да иртәрәк - Хәзәр төркиләре чорына күрсәтә. Хәзәр каганаты 737 елда ислам кабул итә һәм алардан болгарларга да күчә.

Лектор Идел буе Болгарстанында 922 елда рәсми рәвештә ислам динен кабул итүгә тукталып, моның эчке сәяси һәм тышкы сәяси сәбәпләре булуын хәбәр итте. Эчке сәяси сәбәпләргә килгәндә, бу әлеге җирлектә төрле төрки кавемнәр яшәве һәм аларны берләштерү зарурлыгы белән бәйле була. Ә моның өчен бер дин кирәклеге ачыклана. Һәм Алмуш хан ислам дине иң хакыйкый дин, без аның белән тынычлыкка ирешә алырбыз дигән фикергә килә.

Тышкы сәяси сәбәпләргә килгәндә, ул Идел буе Болгар дәүләтенең Хәзәр каганлыгының күршесе булу һәм аңа ясак түләп тору белән бәйле була. Алмуш хан, күршесеннән саклану өчен, гарәп хәлифәлегенә хат юллый. Бу якларга ибн Фадлан килеп төшкәч үк, биредә мәчет-мәдрәсәләрнең гөрләп эшләп торганлыгын күрә. “Әгәр без сәхәбәләр фактын кире каксак та, монда дин таралган була инде”, - диде Нияз хәзрәт.

Ул китергән башка чыганакларга караганда, Идел буе Болгарстанына дин Урта Азиядән килә. Шуңа күрә монда Хәнәфи мәзһәбе таралган, галимнәре күп була. Алар үз фикерләрен гыйбадәт мәсьәләләрендә ачыктан-ачык әйтә. Багдадтан килүче илчеләр Шәфигый мәзһәбендә була. Болгарлар шул ук намаз укыр алдыннан әйтелә камәт мәсьәләсендә дә нык тора – “бездә шундый традиция, аны үзгәрмибез”, - ди. Шуннан бирле болгарлар хәнәфиләр булып санала.

Шунысы бәхәссез: ислам дине кабул ителү белән, Идел буе Болгарстанында дини һәм дөньяви фәннәр, һөнәрчелек үсеп китә. Мөселман дөньясында популяр булган астрономия фәнен генә алсак та, ул болгарларда үсеш кичерә. Аның үсеше нәкъ менә ислам белән бәйле. Болгарларның Мәккә ягын – кыйбланы билгели торган, компаска охшаш приборы да була. Каберлекләрне өйрәнгән вакытта галимнәр кыйбланың бик төгәл билгеләнгәнлеген күреп хәйран калган.

Болгарларның белем бирү системасына килгәндә, алар Урта Азиядә унынчы гасырда барлыкка килгән мәдрәсәләр системасын үзенә өлге итеп алган һәм үстергән.

1236 елда яулап алынганнан соң, Идел буе Болгарстаны Алтын Урда составына керә. Бирке хан ислам динен кабул иткән беренче хан була. Алтын Урдада да ислам дине дәүләт күләмендәге дин статусында санала. Үзбәк хан вакытында ислам бигрәк тә көчәеп китә. Галимнәр язуынча, бу ханның ислам кабул итүе глобаль нәтиҗәләргә китерә. 1312 елдан соң дин бик куәтле системага әйләнә. Моңарчы төбәк кысаларыннан чыкмаган ислам Алтын Урданың иксез-чиксез территориясендә тарала. Румыниядән – Алтайга кадәр, Кзаннан алып Дербентка кадәр барып җитә. Нияз хәзрәт сүзләренчә, Алтын урда чорында ислам хәзерге Россиянең бөтен территориясендә диярлек таралыш таба, хәтта Европага кадәр барып җитә. Галимнәр Алтын Урда территориясендә Исламның үсешен суфый шәйхләр эшчәнлеге белән бәйләп аңлата. Шул чордагы әдәбият та суфичылык белән сугарылган була.

Унбишенче гасырның беренче яртысында Алтын Урда дәүләте таркала, аның җирллегендә берничә татар дәүләте, шул исәптән, Казан ханлыгы да төзелә. Казан ханлыгында исә сәидләр институты абруй казана. Тарихчылар язуынча, сәидләр институты җәмгыятьтә берләштерүче рольне үтәгән. Баш сәид булып Колшәриф саналган. Филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов Колшәрифнең шәҗәрәсен өйрәнгән һәм аның тамырлары Пәйгамбәрнең оныкларына барып тоташуын күргән. Ул дипломат та, күренекле дәүләт эшлеклесе дә булган.

Күргәнебезчә, Татарстан территориясе Идел буе Болгарстанына, Алтын Урда һәм Казан ханлыгына кергән, аларның бөтенесендә дә Ислам динен тотканнар.

Нияз хәзрәт, 1552 елда Казан ханлыгы яулап алынгач, татар халкының бик аяныч хәлдә калуын, ике ел эчендә 536 мәчетнең 418е җимерелүен, шушы хәлләргә риза булмыйча, муллалар Сәид Җәгъфәр һәм Батырша тарафыннан күтәрелешләр оештырылуын, аннан соң гына патша хакимиятенең мөселманнарга карата бераз йомшаруын билгеләп үтте. Екатерина вакытында беренче таш мәчет – Казандагы Мәрҗани мәчетен төзергә рөхсәт бирелә. Аны бөтен халык белән төзиләр. 1770 елдан бирле ул бер көнгә дә ябылып тормый. Совет вакытында чит илгән килгән гарәпләргә “менә бездә мәчет бар”, дип күрсәтер өчен, бирегә алып киләләр. 

“Татар-информ”, Римма Гатина

 

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана