Татарстан делегациясе атна ахырында Согуд Гарәбстанында булып кайтты. Бу илгә Ислам хезмәттәшлеге оешмасының генераль секретаре Әкъмәлетдин Ихсаноглу чакыруы буенча барган Татарстан Президентының сәфәре берничә очрашу һәм Җиддә шәһәрендә булган халыкара икътисадый форум белән генә чикләнмәде. Рөстәм Миңнеханов Мәккәдә кече хаҗ йоласын да башкарган.
Республика башлыгы белән бергә Согуд Гарәбстанына Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Ак Барс” банкы идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев, Президентның халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдиновлар да барып кайтты. Аларның бу илгә сәфәре изге гамәл белән башланып китте. Делегация вәкилләре Мәккә шәһәрендә кече хаҗ, ягъни гомрә йоласын башкарган. Татарстан Президентының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Җиддә шәһәрендә исә Миңнеханов Ислам үсеше банкы төркеме башлыгы Әхмәт Мөхәммәд Али әл Мәдәни белән очрашты. Республика җитәкчесе әйтүенчә, әлеге сәфәр безнекеләргә изге урыннарда булу, икътисадый форумда катнашу, яңа элемтәләр кору һәм Татарстанны таныту мөмкинлеге бирә. “Ислам үсеше банкы (ИҮБ) белән корылган мөнәсәбәтләр безнең өчен бик мөһим. Бу элемтәләр әле безнең беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев эшләгән чорда ук башланды”, – дигән Миңнеханов. Тик Татарстан белән Согуд Гарәбстаны арасындагы икътисадый хезмәттәшлек әлегә тиешле дәрәҗәдә түгел. Моңа җавап итеп Әхмәт Мөхәммәд Али әл Мәдәни бу илгә бездән азык-төлек җибәрү мөмкинлеге барлыгын әйткән. “Дөрес, бу әле хыял гына. Әмма аны тормышка ашырып була”, – дигән ул. Миңнеханов фикеренчә, Татарстанның читкә сату өчен азык-төлек җитештерү мөмкинлеге юк түгел. “Безнең җиребез дә күп, суыбыз да бар. Тик бу эшкә алыну өчен инвестицияләр кирәк, – дигән ул. – Шуңа күрә Согуд Гарәбстанындагы эшмәкәрләр бездәге авыл хуҗалыгы тармагына керсә яхшы булыр иде. Моңа берни дә комачау итми, ил җитәкчелеге дә чит илдән кергән инвестицияләргә уңай мөнәсәбәттә”.
Бу мәсьәләләр турында Ислам хезмәттәшлеге оешмасының (ИХО) генераль секретаре Әкъмәлетдин Ихсаноглу белән очрашу вакытында да сөйләштеләр. Безнекеләр Согуд Гарәбстанына нәкъ менә аның чакыруы буенча барды. Ихсаноглу Татарстан башлыгын бу оешма тарафыннан уздырылучы чараларга да чакырган. Сүз уңаеннан, алар арасында авыл хуҗалыгы сәнәгате форумы да бар. Генераль секретарь әйтүенчә, ИХО Татарстанга Болгар һәм Свияжскины ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кандидат буларак танытуда ярдәм итәргә әзер. Аның сүзләренә караганда, Татарстан белән Ислам илләре арасында фән һәм мәгариф юнәлешләрендә дә элемтәләр урнаштырырга кирәк. Ә Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстан мөселман илләре белән мөнәсәбәтләрне җайга сала, икътисад, финанс, инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыта. Республика башлыгы әйтүенчә, хәзерге вакытта Россиядә хаҗ сәфәрен оештыру һәм хәләл продукция җитештерү үсеш алмаган. Татарстан Президенты Ислам хезмәттәшлеге оешмасының бу мәсьәләләрне хәл итүдә катнашуына өмет белдерде. Моннан тыш, туризм тармагын җәелдерү мөмкинлеге дә бар.
Татарстан вәкилләре Җиддәдә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы уздырган халыкара икътисадый форумда да катнашкан. 13 мәртәбә оештырылган әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясаган. Форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов Мәккә провинциясе әмире Халид әл Фәйсал белән очрашкан. Татарстан президенты әлеге сәфәрне һәм Мәккәдә кече хаҗ гыйбадәтен оештыруда ярдәме өчен әмиргә рәхмәтен белдергән. Согуд Гарәбстанына нигез салган беренче патшаның оныгы һәм хәзерге патшаның улы Халид әл Фәйсал шигырьләр яза. 2010 елда Түбән Новгородтагы “Мәдинә” нәшрияты аның “Хәреф һәм төс” исемле җыентыгын рус телендә чыгарды. Шушы елның мартында Татарстан китап нәшрияты бу китапны (Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсендә) татар телендә бастырды. Миңнеханов беренче нөсхәне авторга тапшырды һәм аны Казанга китапны тәкъдим итү тантанасына чакырды.
Илнар ХӨСНУЛЛИН , ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН