Хәләл продукция җитештерү өчен бисмилла әйтү генә җитми...

19 март 2013 ел 12:17

Рус кешесе булуына да карамастан, кибетләрдә хәләл продукциягә өстенлек бирә Яшел Үзән районында урнашкан кошчылык фабрикасы директоры урынбасары Сергей Леонтьев. Аның фикеренчә, хәләл ризыкның сыйфаты гади продуктлар белән чагыштырганда күпкә югары.

Татарстан кошчылык фабрикаларында хәләл ит продуктлары ничек җитештерелә? Аларны әзерләгәндә барлык кагыйдәләр дә төгәл үтәләме һәм «хәләл» дип язылган продукцияне тыныч күңел белән сатып алырга буламы? Әлеге сораулар мине күптән кызыксындыра иде инде. Ниһаять, теләгем чынга ашты. Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте каршындагы «Хәләл» комитеты журналистлар өчен «Ак барс» кошчылык комплексының Яшел Үзән районындагы филиалына экскурсия оештырды.

Автобуста барганда журналистлар ел буе тавык ите ашамаслык булып кайтырбыз инде, дип «кайгырышса» да, предприятиедәге җитештерү эшчәнлеге белән танышкач, барлык куркулар шунда ук таралды.

Итне ничек эшкәртүләрен «Хәләл абый» күзәтә

Комплекста хәләл продукция җитештерү эшчәнлеген «Хәләл» комитетыннан махсус билгеләнгән Вакыйл хәзрәт Гаязов күзәтә. Аны биредә шаяртып «Хәләл абый» дип йөртәләр. Нәкъ менә ул безне мөселманнар өчен ашарга яраклы тавык итен ничек әзерләүләре белән таныштырды да инде. Башта без фабриканың тавыкларны чалу бүлегенә юл тоттык. Хәләл тавыкларны чалу эше  кулдан башкарыла дип ишеткәнем бар иде, чыннан да шулай булып чыкты. Без килеп кергәндә, махсус формага киенгән ике мөселман кешесе ниндидер махсус җайланмага эленгән тавыкларны берәм-берәм чалу белән мәшгуль иде.  

Бинадагы сасы ис астында төрле якка кан чәчелгәнне карап тору бик үк рәхәт күренеш булмаса да, бу эшчәнлек бик тә кызык кебек тоелды миңа. Чалынасы тавыкларны бер-бер артлы хәрәкәтләнүче махсус автомат җайланмага эләләр.  Ул кошларны чалу уңайлы булсынга, ә иң мөһиме, яңа гына чалынган тавыкларны бер урыннан икенче урынга күчерү өчен файдаланыла.

Хәләл тавык ите җитештерү өчен махсус кагыйдәләр үтәү мәҗбүри

Вакыйл хәзрәт Гаязов сүзләренә караганда, хәләл тавыклар чалыныр алдыннан ике көн ач торырга тиеш. Шулай ук тавыкларга ике атна дәвамында бернинди дә прививка кадарга, химик һәм биологик кушылмалар ашатырга ярамый. Шушы кагыйдәләр төгәл үтәлгән очракта гына кошларны хәләл продукция буларак җибәрергә рөхсәт ителә.

Тавык хәләл булсын өчен чалынганнан соң аның каны агып бетү мәҗбүри. Ул якынча 3-4 минут вакытны ала икән. Кошчылык фабрикасында бу турыда яхшы беләләр, шуңа күрә чалынганнан соң тавыклар 3 минуттан артык шул автомат җайланма буйлап хәрәкәт итә. Шушы вакыт эчендә аларның эчләрен алып, җоннарын йолкып бетерергә өлгерәләр. Шуннан соң гына кошлар эшкәртү бүлегенә тапшырыла.

Хәләл ит белән гади итне бутамас өчен барысы да эшләнә

Тавык итләрен эшкәрткән вакытта дә махсус кагыйдәләр үтәү таләп ителә. Игътибар белән эшләмәсәң, хәләл итнең гади тавык ите белән кушылып китүе бар. Предприятедә җитештерү эшчәнлегенең бу ягы да яхшылап уйланылган. Инде чистартылып, эше беткән тавыкларны бер цехтан икенче цехка күчерү өчен бары тик яшел тартмалар гына кулланыла. Әлеге төр ит белән эшләүче хезмәткәрләр шулай ук яшел төстәге формага киенгән. Төрле казылык, рулет, ысланган тавык ите кебек продуктлар җитештерү өчен аерым җайланмалар кулланыла, аларның барысына да зур итеп «Хәләл» дип язып куелган. «Безнең җитештерү цехларында хәләл продукция белән гади ит ризыкларын бутау мөмкин хәл түгел. Хәләл ит белән эшләүче хезмәткәрләр дә, аларның җайланмалары да аерым», - дип ышандырдылар биредә.

Руслар да хәләл иткә өстенлек бирә?

Предприятие директоры урынбасары Сергей Леонтьев сүзләренә караганда, халыкта хәләл продукциягә сорау көннән-көн үсә. Соңгы 4 ел эчендә генә дә бу күрсәткеч 4-5 мәртәбәгә арткан. Сорау үскән саен ассортимент та киңәя. Мәсәлән, бүген предприятиедә хәләл ит продуктларының 100гә якын төре җитештерелә. «Мин үзем рус кешесе булсам да, кибеттән хәләл ит ризыкларын сатып алуны өстен күрәм. Үзем шушы өлкәдә хезмәт куйганга һәм хәләл ризыкны ни рәвешле җитештерүләрен үз күзләрем белән күргәнгәдер инде кистереп әйтә алам - хәләл ит продуктларын җитештерү бик тә югары дәрәҗәдә һәм сыйфатлы итеп оештырыла», - дип уртаклашты ул журналистлар белән.

Рәмзия Закирова, intertat.ru

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана