Каллиграфия сәнгате Казанда да үсеш ала

19 март 2013 ел 12:13

Каллиграфия сәнгатенә игътибар арттыру, мөселман мәдәнияте уңышларын пропагандалауҗәһәтеннән дүртенче тапкыр оештырылган конкурска нәтиҗәләр ясалды.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештырган әлеге проект берничә өлештән гыйбарәт булды: практик өлеш, тест һәм ирекле рәвештә үзеңнең осталыгыңны күрсәтү. Бәйгедә катнашучылардан гарәп каллиграфиясе ярдәмендә берәр сүз, рәсем яки тугъра ясау таләп ителде.

Беренче урынга Әмир Билалов, икенчесенә Анна Хәмидуллина лаек дип табылса, өченче урынны Рәмзия Булычева хезмәтенә бирделәр. Шулай ук модерн стилендә иң яхшы композиция авторы буларак Әлфия Исхакова билгеләнде. Җиңүчеләргә Диния нәзәрәте исеменнән диплом һәм акчалата сертификат тапшырылды.

Проектта катнашучылар өчен Россия Ислам университетының гарәп каллиграфия мәркәзе мөдире Рамил Насыйбулов һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган каллиграфчы Нәҗип Нәккаш мастер класс үткәрде. Нәҗип Нәккаш сүзләренә караганда, узган елларда әлеге конкурсның оештыру эшләре белән Вәлиулла хәзрәт Якупов шөгыльләнгән. Проект җиңүчеләрен хөрмәтләү һәм бүләкләү дә шул чорлардан ук шактый югары дәрәҗәдә оештырыла килгән.

Казанда матур язу үрнәкләре буенча курсларны К(П)ФУда татар филология факультетында Әлфия Исхакова уңышлы алып бара. Һәм шулай ук Төркиядә укып кайткан белгеч, Россия Ислам университетының гарәп каллиграфиясе бүлеге мөдире Рамил Насыйбуловның да хезмәте үз нәтиҗәләрен бирә.

Оста хаттат булыр өчен беренче чиратта гарәп язуын, гарәп алфавитын белү сорала. Ә инде гарәп телен һәм Коръәнне белсәң, тагын да яхшырак, ди Нәҗип ага Нәккаш. Белгечләр раславынча, каллиграфия серләренә төшенү өчен 1-2 ай җитә.

Айназ КАМАЛ, “Интертат.ру”

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана