Малайзия Ислам университетын тәмамлаучылар Казанда очрашачак

15 февраль 2013 ел 12:07

15-17 май көннәрендә мәркәзебез Казанда V Халыкара cаммит: Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең икътисади бәйләнешләре - KAZANSUMMIT 2013 узачак. Аның кысаларында Малайзия Халыкара ислам университетын (IIUM) тәмамлаучылар ассоциациясенең Россия филиалын ачу күздә тотыла.

Әлеге югары уку йортының үзенчәлеге – халыкара мохит, биредәге студентларның 40 проценты – чит ил кешеләре. Халыкара университетны тәмамлаучылар бөтен дөнья буенча тарала һәм үз илләрендә зур дәрәҗәләргә ирешә. Шундыйлар арасында Фонг По Куан – Малайзия парламенты әгъзасы, Аманулла Джейхун - фән кандидаты, Әфганистанның Австралиядәге илчесе, Мөхәмәд Хәсән - Келантан парламенты әгъзасы.

IIUMны тәмамлаучыларның рәсми ассоциацияләре Тайланд, Босния һәм Герцеговина, Индонезия, Австралия, Согуд Гәрабстаны, Оман һәм Сингапурда бар. Ассоциациянең филиаллары шулай ук Төркия, Кытай, Нигерия, Филиппин, Йәмән, Бруней, Сенегал, Көньяк Африка, Шри-Ланка, Бангладеш, Гамбиядә ачылган. Ассоциациянең Россиядәге филиалын ачу исә IIUM, Малайзия белән элемтәләрне ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.

KAZANSUMMIT кысаларында Малайзия һәм Россия ректоратлары белем бирүнең актуаль мәсьәләләре һәм бу өлкәдә хезмәттәшлек итү хакында сөйләшәчәк. Нәкъ шушы түгәрәк өстәл вакытында Ассоциациянең илебездәге филиалын рәсми рәвештә ачу көтелә.

 

intertat.ru

Башка журналлар

Нурдидә апа сабаклары

04 декабрь 2014 ел 17:08

Шундый шәп бабайларым бар

Шактый гына авылларыбыз мәчетләрендә имам итеп куярлык кеше таба алмыйлар. Ә менә Баулы районының...

14 ноябрь 2014 ел 14:49

Күңел тынычлыгын иман дәвалый

Гыйбадәтнең максаты – инсанның җанын-тәнен таза-сау тоту, аны авырулардан сак­лау. Чөнки тәһарәт һәм...

28 октябрь 2014 ел 13:28
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана