Уйлыйсыздыр: адәмнәргә шагыйрьнең үзе кирәк?
Юк! Шагыйрьнең, үзе үлгәч, даны һәм сүзе кирәк...
Илдар Юзеев
XIX йөздә татар халкының үзаңында, иҗтимагый-тарихи күзаллавында билгеле бер үзгәрешләр туа. Моңа кадәр хөкем сөреп килгән күп кенә догмаларга шикләнеп карау, кеше фикеренә, аның эшчәнлегенә хөрлек таләп итү, иҗтимагый тормышның шактый өлкәләрендә сүздән гамәлгә күчә бару хәрәкәте барлыкка килә. Мәгърифәтчелек идеяләре гадәти фикердән иҗтимагый хәрәкәткә әверелә. Шул рәвешле, киң колач җәя барган саен бу хәрәкәт тора-бара җәдитчелек дип аталган милли-мәдәни һәм социаль-иҗтимагый юнәлешле агым булып әверелә.
XIX йөз әдәбиятының зур өлешен оригиналь әсәрләр алып тора. Шигърият, проза, драма төрләренең һәрберсендә дә җанлану барлыкка килә. Гомумән, бу чор әдәбияты өчен жанр төрлелеге хас. Анда мәдхия-мәрсияләрне, сәяхәтнамә, поэма-дастаннарны да, роман һәм повестьларны, драма әсәрләрен дә очратырга була. Реалистик сюжетлы, тормышчан геройлы әсәрләр иҗат итүгә юнәлеш тотыла. Шул ук вакытта шәрык һәм гареб әдәбиятларын татар теленә тәрҗемә итү дә киңрәк колач ала.
XIX гасыр татар әдәбияты Яңарыш чоры буларак карала. Шуңа күрә, татар язучылары бу чор әдәбиятына игътибарын беркайчан да киметмәде. XX йөз башы шагыйрьләре Дәрдемәнд, Тукайлар да, хәзерге шагыйрьләр дә шул чор әдәбиятына мөрәҗәгать итәләр. Мисал өчен шагыйрә Ф.Тарханованың бер шигыренә игътибар юнәлтик:
Унтугызынчы йөз кешесемен –
Яшәр идем тик шул гасырда.
Хөсетле һәм чирле яңа чорга
Куркам хәтта аяк басарга.
Шигырь “Унтугызынчы йөз кешесемен” дип аталса да, шагыйрә төп фикерне XX гасырдагы проблемаларга юнәлтә. Автор шигырендә “авызын ачса, нәҗес коела торган” кеше күплегенә уфтана. Заманының көч һәм акча заманы булуын искәртә. Шигырьдә, тел сәясәте мәсьәләсенә дә игътибар ителгән. Автор, ана сөте белән керми калганга, бик күпләрнең “теле ватык”, җитмәсә, “сабыйларның теле дә ямьсез”, дигән фикер үткәрә. Ф.Тарханова шигырьдә сөйләм теленең сафлыгы өчен көрәшә. Тел мәсьәләсеннән соң шагыйрә киләчәк, милләт хакындагы фикерләре белән уртаклаша. “Киләчәк тә караңгы, үткәнгә дә кире кайтып булмый” – шигырьдән аңлашылган төп фикер шул.
Шагыйрә шигырьдә XIX йөзгә хас сыйфатларны күрсәтмәсә дә, бу гасырга аның уңай бәясе сизелеп тора. Чынлыкта XIX йөздә дә татар халкы милләт, тел, көнкүреш, сәясәт, икътисад проблемаларыннан котыла алмаган. XIX гасырда язма тел гади халыкка бик үк аңлаешлы да булмаган.
XIX йөзнең күренекле шагыйре Мифтахетдин Акмулланың үз әсәрләре дә өч телнең катнашмасыннан гыйбарәт. Шулай ук аның тормышы да җиңелләрдән булмаган. Шигырьләреннән аңлашылганча, ул, хәерчелек, мохтаҗлык күреп, “керле күлмәк, ертык дамбал” киеп үскән. Янәдән Ф.Тарханованың “Мин кайтыр идем” шигыренә әйләнеп кайтыйк:
Мин кайтарыр идем
Милли әхлакны,
Борынгыдан килгән әдәпне,
Сөрер идем җирдән
Телне, милләтне
Каралтучы барча гадәтне, –
дип яза шагыйрә. Күренгәнчә, автор зыялылыкны, “абруй саклап мәгърур йөрүне”, хәтер калганда үчләшмичә, вәкарь белән китә белүне кайтарырга хыяллана. Кыскасы, ул тәрбия, әхлак мәсьәләләрен күтәрә.
Әгәр Акмулланың “Иң әүвәл кирәк нәрсә” дип башланган шигыренә игътибар итсәк, ул асыл затлар өчен алты иң кирәк әйберне санап чыга: иман, күңел, гакыл, шөкер, әдәп, сабыр. Шул ук проблемалар хәзерге заман шагыйрьләрен дә борчый.
Акмулла – эмоциональ шигъри сөйләм остасы. Ул күпвакыт әйтергә теләгән фикерен күчерелмә мәгънәдә бирә. Болай эшләү шигырьдәге идеяне төрле поэтик алымнар белән ачарга ярдәм итә, әсәрләрдә, мәгънәне көчәйтү максатыннан, чагыштырулар да нәтиҗәле файдаланыла.
Тугры сүзгә һавасы очып бара,
Чатнаган пыяладай чытырлаган.
Әлеге шигыре белән Акмулла байлыкның, конкрет алганда, акчаның хаклыкны әйтүгә комачаулавын һәм үз чоры кайбер укымышлыларының шул сәбәпле туры әйтүдән читтә торуларын тәнкыйть итеп чыга. Заман акча, байлык мәсьәләсенә күп кенә үзгәрешләр кертсә дә, бүген дә шагыйрьләр әлеге темага еш мөрәҗәгать итәләр.
Шигырьдәге “чатнаган пыяла” детале хәзерге заман шагыйре Р.Харисның “Империя таркалганда” исемле шигырендә дә күзәтелә. Акмулла – мәгърифәтче шагыйрь. Шуңа күрә аның шигъри детале XIX гасырдагы мәгърифәтчелек идеалына хезмәт итә. Акмулла “чатнаган пыяла” детален “дәүләт”, “тугрылык”, “әхлак” төшенчәләрен яктырту өчен кулланса, Р.Харис шигырендә сүз XX гасырның сиксәненче елларындагы дәүләт, сәясәт, икътисад турында бара һәм шулай ук әхлак мәсьәләсе дә килеп керә. Дөрес, әхлак нык кына үзгәргән, кырысланган формада бирелә. Шагыйрь аны “кеше тимер торбаларны өзә тешләп” формасында сурәтләгән.
Акмулла нигездә үзе тирән кичергән нәрсәләр хакында яза. Аның иҗатында заман сулышы, авторның шәхси язмышы нык сизелә. Поэтик интонациясендә публицистик аһәң көчле. Шагыйрь еш кына үз чорының кайбер затлары белән бәхәскә керә, нәрсәнедер раслый, кире кага. Акмулла – аз сүзләр белән тирән, тапкыр мәгънә белдерү остасы. Хикмәтле сүз әйтүдә аның татар, казакъ, башкорт фольклорыннан, бигрәк тә төрки-татар язма әдәби казанышларыннан мул һәм иҗади файдалануы сизелеп тора. Аның аерым шигырь юллары, афоризмнарга әверелеп, хәзерге шигърияттә урын ала. Мәсәлән, М.Мирза аның
Йахшыны сүккән белән аты китмәс,
Яман сүзнең күңелдән даты китмәс.
Саф алтынны нәҗескә буяу белән,
Нәҗес китәр, алтынның заты китмәс, –
дигән шигырь юлларыннан, “Яман сүзнең күңелдән һич заты китмәс” әйтемен эпиграф итеп алып, “Ялган сүз” шигырен яза. Ул ялган сүзне арттан атылган агулы ук, җанга кадалган тутыккан кадак белән чагыштыра да, Акмулла кебек “тәрбияләп калырга” тырыша.
Акмулла фикеренчә, шигырьнең асылы нәсыйхәткә корылырга тиеш, шул вакытта ул буш булмый, мәгънәгә ирешә. Аның иҗатында аңа кадәр язма әдәбиятта күзгә ташланмаган, поэтик фикерне үтемле гәүдәләндергән сурәтләр шактый күп очрый. Мәсәлән, көнчеләрне, гайбәтчеләрне автор кутырлы җирне эзләп йөрүче чебенгә тиңли. “Кайда черек, кутыр бар – чебен шунда кунар”, – ди ул.
М.Акмулла иҗаты – меңьеллык татар шигъриятенең мөһим буыны, традиция һәм яңалык кушылуының (синтезының) күркәм бер үрнәге. Аның әсәрләрендә XIX йөздә халкыбыз яшәешенең төрки чынбарлыгы һәм рухи тормышының әһәмиятле мәсьәләләре гәүдәләнеш тапкан.
XX йөз башы татар шигърияте зур үсешкә ирешкән икән, моңа, әлбәттә, Акмулла иҗаты да билгеле бер йогынты ясаган. 1911-1915 елларда Троицк каласында чыккан “Акмулла” исемле көлке журналы да шагыйрь исеме белән бәйле. Акмулла еш кына үзенә һәм лирик героена карата “дәрдемәнд” сыйфатын куллана (“Мин үзем бер дәрдемәнд диванәмен”, “Иншат иткүче мөләкъкаб дәрдмәнд Акмуллаңыз”, “дәрдеңә дәртмәндләр шифа”. XX йөз башы шагыйре Дәрдемәнд (Закир Рәмиев) Акмулла иҗатын яхшы белгән, аның күп кенә традицияләрен дәвам иттергән. Бәлки, “Дәрдемәнд” псевдонимын да аның иҗаты тәэсиреннән алгандыр, дигән фикер яши.
Акмулла иҗатында шагыйрьнең биек бер ноктасы итеп бәяләнергә хаклы “Шигырь” дип исемләнгән әсәр күзәтелә. Әлеге шигырь үзенең тәнкыйди рухы, иҗтимагый актуальлеге белән укучы игътибарын җәлеп итәргә лаеклы. Әлеге шигырьдә Акмулла үз чорының төрле социаль гаделсезлектән туган торгынлык, ялагайлык, икейөзлелек кебек сыйфатларны тәнкыйтьли. Чынбарлыкны барлык дөреслеге белән тасвирлаган шигырьдә шагыйрь вөҗдан сафлыгы, тормышны пакьләү мотивын куллана. Хәлфә буларак та, шагыйрь буларак та Акмулла үзенең укучыларын юлдан, диннән читкә тайпылмаска өнди; акыллы-тәүфыйклы булырга чакыра; әдәпле-инсафлы, сабыр холыклы булырга өйрәтә.
Акмулла – суфи шагыйрь Шәмсетдин Зәкинең шәкерте. Ул аңардан Эстәрлебаш мәдрәсәсендә сабак ала. Ә инде Троицкида уку дәверендә үзе дә казакъ балаларына белем бирә һәм Карасуда төпләнеп кала. Иҗатын һәрвакыт балалар укыту белән бәйләп алып бара. Намусы пакь хәлфә миһербансызлыкка, шәфкатьсезлеккә, алдашу-гаделсезлекләргә битараф кала алмый – гади халыкны яклап, хакыйкатьне даулап, гаделлек эзләп Петербургка кадәр барып җитә. Аның кайбер байлар белән уртак тел таба алмавы иҗатында да чагыла: нинди генә яла якмасыннар, нахак бәла такмасыннар, саф алтынны һичбер вакыт пычрата алмаслар, ди ул. Утны-суны кичми торып, дөнья казанында кайнамый-пешми, чыныкмый торып, адәм баласы камил булмый, ди. Дошманнарын вак-төяк кошка санап: “Тургайның тозагына лачын төшми”, – ди.
Әмма Акмулланың дошманнары “вак-төяк кошлар” булып чыкмый. Алар 1895 елның көзге караңгы бер төнендә шагыйрьне явызларча үтерәләр. Менә шул вакыйгалар “Акмулла бәете”нең нигезенә салынган да. Аны беренче тапкыр М.Госманов 1981 елда бастырып чыгарган.
Бүгенге татар шагыйрьләре арасында Акмулланың иҗатына күп игътибар итүче шагыйрьләрдән М.Әгъләмне билгеләү дөрес булыр. Аның үзен дә, Акмулла кебек, еш кына чичәнгә тиңлиләр. Ул чын чичәннәрчә иҗат итә, шигырьләрендә халык акылы югары поэтик осталык белән үрелеп бирелә, көчле фәлсәфә сизелеп
тора. Р.Зәйдулла М.Әгъләм белән Акмулла арасындагы традиция бәйләнешләрен болай билгели: “Мөхәммәдьяр – Акмулла – Тукай – Туфан – М.Әгъләм”.
Биредә шулай ук М.Әгъләмнең “Акмулла арбасы” поэмасы турында сүз алып бару кулай булыр. Кереш һәм өч бүлектән торган әлеге поэма татар поэзиясенең күренекле әсәрләре исемлегендә йөри. Шагыйрь һәр бүлеккә йә халык бәетеннән, йә Акмулланың үз шигырь юлларын эпиграф итеп куеп барган.
Кереш Акмулланың тормыш юлын сөйләп кенә калмый, авторның заманга биргән уй-фикерләрен дә чагылдыра. Бүгенге шигъриятне “чеметеп” алу да бар монда (“Шигырь язып Тукай булмакчылар”, “Шигъриятне уртакуллар тота”), сәясәт тә бар, икътисад та. Шагыйрь Акмуллага чын Кеше итеп карый, ул шигырь генә язып калмый, шәп балта остасы да, күчмә башкорт, казакъ халкының өенә генә түгел, күңелләренә дә тәрәзә уеп бирүче дә.
Оста шагыйрь булуга М.Әгъләм ике шарт куя: беренчесе, кара эшне сөю булса, икенчесе – китап ярату. Һәр ике шартны үтәргә Акмулла арбасында мөмкинлекләр тудырылган. Шагыйрьнең 1981 елда язылган шигыре Акмулла мирасының татар халкы арасында югалмаячагына ышандыра.
Акмулла – шәхси яктан күп бәла-казаларга тарыса да, әдип буларак бәхетле кеше. Аны исән вакытта да, вафат булгач та, татарлар гына түгел, казакълар һәм башкортлар да үз шагыйрьләре итеп исәплиләр. Өч халыкның яраткан шагыйре булу – иҗат кешесе өчен зур бәхет һәм олы дәрәҗә.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин, хәзерге татар шигъриятендә Акмулла образы югалмас символик образны хәтерләтә. Берише шагыйрьләр аның дәрвишлеген үз итсә, икенчеләре афоризмнарын куллана, өченчеләре аның граңданлык позициясен бүгенге иҗтимагый-сәяси яссылыкка күчерә. Гомумән, Акмулла шагыйрьлекнең ачы хакыйкать символы булып кала бирә.
Фәридә ХӘСӘНОВА,
филология фәннәре кандидаты,
Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге мөдире