“Якупов укулары”

18 гыйнвар 2013 ел 12:44

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте узган елның 4 сентябрендә I Якупов укуларын уздырган иде. Шушы көннәрдә әлеге фәнни-гамәли конференциянең материаллары дөнья күрде. Ул 2012 елның 19 июлендә фаҗигале төстә арабыздан киткән мәртәбәле дин әһеле Вәлиулла хәзрәт Якуповның якты истәлегенә багышлана, анда I Якупов укуларында ясалган чыгышлар урын алган. Җыентыкка шулай ук Вәлиулла хәзрәтнең үзенең дә Татарстан мөселманнары өммәтендәге проблемаларга, мәшһүр татар дин әһелләренә кагылышлы мәкаләләре бирелгән. Шулай ук аның тормыш юлына кагылышлы мәгълүматлар, шәхси архивыннан фотолар куелган.

Җыентык Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизнең Вәлиулла хәзрәт турындагы сүзләре белән башланып китә. “Вәлиулла хәзрәт республикабызда ислам дине үсешенә үзеннән олпат өлеш кертте. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе бинасы өчен көрәшеп йөрүен, Апанай мәчете, “Касыймия” мәдрәсәләрен өммәтебезгә кайтаруын гына алсак та, йөрәге-җаны белән дин, милләт, тел өчен янып яшәгәнлегенә төшенәбез. Шулар өстенә Вәлиулла хәзрәт дистәләгән китап авторы – үз заманының дини агартучысы булды. Аның җитәкчелегендә меңнән артык китап нәшер ителде. Вәлиулла хәзрәтнең хезмәтләренең кыйммәтен ачуда, аның юлын дәвам иттерүдә “Якупов укулары” бер адым булып торыр, дип ихластан ышанасы килә”, – диелә Илдус хәзрәтнең конференция уңаеннан ясалган мөрәҗәгатендә. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана