Ислам сайтлары ассоциациясе: Аллаһның ризалыгын алу өчен каләмгә тотын!

28 декабрь 2012 ел 09:21

21 декабрь көнне Татарстан мөфтиятендә “Ислам интернеты: эшлекле сөйләшү” дип аталган “түгәрәк өстәл” узды. Башкалабызга илебезнең әйдәп баручы мөселман интернет-сайтлары вәкилләреннән эчкерсез һәм нәтиҗәле эшләр башкарырга әзер торучы егетләр җыелды. Алар бердәмлек, мәгълүматны бердәм идеологик  юнәлештә алып бару, гомуми мәгълүмати сәясәт, мөселман журналистларының оперативлыгы һәм һөнәри осталыгы турында фикер алышты. Нәтиҗәдә, шушы максатларга ирешү өчен Ислам сайтлары ассоциациясе төзү турында килешенде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов мондый сөйләшү һәм очрашуларны “on-line” тәртибендә оештырырга тәкъдим итте. Ул интернетны чүп чиләге белән дә чагыштырды. “Интернеттан дөрес файдалану кешелек җәмгыятенең үсешенә ярдәм итәчәк”, – дип тә искәртте. “Ә шулай да әлеге могҗиза адәм баласына Аллаһы Тәгалә тарафыннан бүләк ителгән, әмма ни кызганыч, аны бөтен кеше дә игелек кылу өчен кулланмый шул”, – дип ассызыклады ул. Җыенда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Габдулла хәзрәт мөселман гаммәви матбугат чаралары җитәкчеләрен укучыларга ислам дине турында хакыйкый мәгълүмат таратырга, аның тәрәккыяткә өндәүче рухи-әхлакый кыйммәтләрен калкурак күрсәтергә чакырды. Моңа мисал итеп: “Пычак ярдәмендә җинаять кылырга да, ифтарга җыелган мохтаҗларга ризык әзерләп ашатырга да мөмкин”, – диде хәзрәт.

 

“Әһле-Сөннәт вәл-Җәмәгать бердәм булырга тиеш”

“Түгәрәк өстәл”дә катнашучыларны борчыган проблемалар бер-берсенә бик тә якын. Ислам турында язучы журналистлар алдында торган җитди мәсьәләләрнең чишелешен беренчеләрдән булып Islam-today.ru сайты вәкиле Марсель Сабиров ачты. Иң әүвәл, ул мөселман мәгълүмат чаралары өчен кадрлар әзерләү проблемасына тукталып үтте. Аның сүзләренә караганда, журналистларның тәҗрибәсе булмаганлыктан, материалларның сыйфаты түбән була һәм оперативлык та югала икән.

“Мин аналитик мәкаләләр язу өчен сәясәт белгечләрен, икътисадчыларны җәлеп итү ягында, чөнки Ислам сайтларындагы мәкаләләрнең эчтәлеге бик сай, аларда аналитик фикер күренми. Мөселман басмаларының зур өлеше дәгъват мәсьәләләренә карый. Монда барлык Ислам сайтларына да чама белән бердәм мәгълүмати нигезгә таянырга кирәк дип саныйм һәм бу хакта безгә тиешле килешү дә кабул итү мәслихәт. “Әһле-Сөннәт вәл-Җәмәгатьнең бердәм җитди блок булып хәрәкәт итүе зарур, – дип ассызыклады М.Сабиров. – Яңалыкларны без төрле яктан якын килеп яктыртсак та, дини-хокукый нигезебез бердәм булырга тиеш”.

Россиядә сиксәнләп мөфтият бар, әмма шуларның яртысының интернет челтәрендә сайтлары юк. М.Сабиров фикеренчә, гамәлдәге сайтларга көненә берәр хәбәр урнаштырылып киленсә дә, Ислам темасына яза торган журналистларның эше шактый җиңеләер һәм иң мөһиме – башка төбәкләрдә яшәүче мөселманнар тормышы турында күбрәк белеп бару мөмкинлеге туар иде.

 

“Без Ислам белән бәйле булмаган матбугат чараларында эшләүче журналистларга ярдәм кулы сузарга тиеш”

“IslamNews” мәгълүмат агентлыгы вәкиле Алмаз Габдрахманов үзенең чыгышында интернетны гаммәви мәгълүмат чарасы буларак куллануның мөселманнар өчен сөннәт гамәл булуын искәртте. Чөнки Пәйгамбәребез (сгв) үзе яшәгән чордагы матбугат чараларын кулланудан тайчанмаган.

Алмаз фикеренчә, бүгенге көндә иң мөһим максатларның берсе – мөселман гаммәви мәгълүмат чараларын берләштерү һәм аларны эшлекле хезмәттәшлеккә  юнәлдерү. Мәгърифәтчелек юнәлешендә эшне көйләү өчен дә тыгыз элемтәдә тору әһәмиятле, дип саный  А.Габдрахманов.

“Дингә турыдан-туры бәйле булмаган мәгълүмат чараларында хезмәт куючы каләмдәшләребезгә ярдәм кулы сузарга тиешбез. Рейтинг артыннан куып, матбугат чаралары мәгълүматны еш кына төрлечә үзгәртеп язу юлына баса. Без вакыйгаларның асылын аңлатмаган очракта, Исламга бәйле булмаган матбугат органнары аларны үзгәртеп игълан итә. Шунлыктан, хәбәрләрнең эчтәлеге үзгәрә яки ул укучыларга аңлашылмый торганга әйләнә. Бар көчебезне бер ноктага туплаган очракта гына максатларыбызга ирешә алырбыз”.

А.Габдрахманов фикеренчә, көнүзәк мәсьәләләрне чишү бердәм рәвештә барырга тиеш. Бу аеруча соңгы вакытта – экстремистик фикерләр көчәйгәндә, яшьләр арасында әллә нинди уйдырмалы карашлар тамыр җәйгән чакта бик тә әһәмиятле.

 

“Сайтның уңышы эчкерсезлеккә бәйле”

Бу хакта  Islamdag.ru һәм Islam.ru сәхифәләреннән килгән Хаҗи-Морат Рәҗәпов әйтте.

“Биредә интернетның асылын аңлаучы кешеләр җыелган, – дип искәртте ул. – Шуңа да, минем уйлавымча, теләсә нинди интернет сәхифәсенең, китапның яки мәкаләнең уңышы – аның ихлас күңелдән язылган булуында. Адәм баласы, каләм алып, Аллаһ ризалыгына ирешергә тели икән, аның мәгълүматы кешеләрнең күңеленә үтеп керәчәк. Нәтиҗәдә, ул хәбәрне укып, бер генә кеше булса да хакыйкать юлына басса, бәрәкәт иңәчәк”.

 

“Мөселман журналистикасы юк ул”

Данис Гәрәев фикеренчә, мөселман журналистикасы, Ислам гаммәви матбугат чаралары дигән төшенчәләр чынлыкта юк.  Бары тик “яхшы итеп хәбәр бирә белүче” һәм “булдыксыз хәбәрче”, “яхшы аналитик” һәм “булдыксыз аналитик”, “яхшы журналист” һәм “булдыксыз журналист” дигән төшенчәләр генә яшәп килә.

“Мөселман журналистикасы дигән жанр, гомумән, буш сүз ул, – дип белдерде Данис. – Биредә сүз һөнәри осталык турында бара. Интернетта мөселман сегментына күз салсак, гаммәви мәгълүмат чаралары белән генә чикләнмәскә иде, чөнки биредә киңрәк мәгънәдәге “медиа” төшенчәсе булуын да истән чыгармаска кирәк. Анда исә матбугаттан тыш, “социаль челтәр”, “блог” та бар”.

Мәгълүматны кабул итүчеләрнең еш кына информацион процесста катнашучыларга әверелүен дә искәртеп узды Д.Гәрәев. Элек журналистлар һәм укучылар гына булган булса, хәзер укучылар профессионал журналистлар һәм мөхәррирләр белән бертигез дәрәҗәдә көнүзәк проблемаларны чишүдә дә катнаша ала. Хәзер көн тәртибе блогерлар, аккаунттан файдаланучылар тарафыннан калыплаша. Еш кына алар телевидение, радио өчен мөһим булган темаларны казып чыгара. Моңа мисал итеп, Д.Гәрәев кайбер мөһим темаларның социаль челтәрдә “куерып”, шуннан соң гына гадәти матбугат чараларында күтәрелүен искә төшерде.

Бүгенге көндә без мөселман кешесе халык арасында ялгышлык эшләсә, аны шундук челтәргә элеп куярлар да, өммәтебезгә шуның “күләгәсе төшәчәгенә” шаһит булып торабыз.

“Петербургта бары тик бер мәчет бар һәм Корбан бәйрәме көннәрендә шул мәчеткә бик күп халык җыела. Әлбәттә, этеш-төртеш булган җирдә төрле хәлләр килеп чыга. Тик шуны кесә телефонына төшереп, интернетка кую дин әһелләренең уңай образын булдырыйм дип тырышып йөрүче мөселман гаммәви матбугат чараларының бар тырышлыгын бер селтәнүдә юкка чыгара.

Д.Гәрәев мөселманнарны күбрәк дөньяви мәгълүмат чаралары эшендә катнашырга чакырды, чөнки алар бүгенге көндә җәмгыятебездә зур урын алып тора.

      

“Матбугат чараларының бердәнбер бурычы”

“IslamNews” мәгълүмат агентлыгы вәкиле Назыйм Гаффаров фикеренчә, матбугат чараларының бердәнбер бурычы – “үзенең укучысы белән гел янәшәдә булу, аның ихтыяҗын канәгатьләндерү һәм аңа турылыклы хезмәт итү”.

Алсу БАДАЕВА,

«Islam today» мәгълүмати-аналитик федераль порталы,

"Дин вә мәгыйшәт"

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана