1000 еллык мәдрәсәсе мөслимә әниләрне кунакка җыйды

03 декабрь 2012 ел 12:28

Милләт һәм дин өлкәсендә, шәхси мәнфәгатьне алга сөргән сәяси уеннар күп барса да, гади мәхәллә-мәчет, мәдрәсә тормышы үз агымы белән бара. Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсендә дә милли-дини тормыш нәтиҗәле бара. Әниләр көне уңаеннан, мәдрәсәгә мөслимә әниләрне җыйдылар.

Кунакка килгән мөслимәләрнең уллары мәдрәсәдә белем ала. Чараны оештыру мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин башына килгән. Аның сүзләренчә, мөселманнар дөньяви бәйрәмнәрдән читтә кала алмый. Әмма аларны ислам рухында уздырырга кирәк. Мисал өчен, алар Әниләр көне бәйрәмен Коръән укып, дога кылып оештырдылар. Намаздан соң, кунакларны урамда пешерелгән пылау белән сыйладылар. 

Әниләргә мәдрәсә хезмәткәрләре бүләкләр дә тапшырды. Аларны өч бала әтисе Фәрит Мифтахов әзерләгән иде. 

Тимер Сәгыйтов

Чыганак: www.tatar-islam.com

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана