Гөлнара Садыйкова: «Хәйрия ул – рухи таяныч»

19 ноябрь 2012 ел 12:41

Тулы исеме: Садыйкова Гөлнара Фәрит кызы

Туган көне: 21 февраль, 1986 ел

Белеме: «Мөхәммәдия» Казан югары мөселман мәдрәсәсе, Казан федераль (Идел буе) университетының юридик факультеты

Тормыш девизы: «Һәр гамәл ниятебезгә карап бәяләнә»

Эш урыны: ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе

ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлегенең оешып эшли башлавына нибары бер ел чамасы гына, шулай да башкарылган эшләренә, проектларына күз салсаң, инде берничә дистә ел эшләп килә диярсең. Бүлекнең җитәкчесе Гөлнара Садыйкованы республикабыздагы балалар йортларындагы сабыйлар, картлар һәм инвалидлар йортларындагы өлкән яшьтәге абый-апалар да үз кеше итеп кабул итә. Бүгенге әңгәмәбез һәр җәмгыять, һәр милләт һәм һәр дин өчен әһәмиятле булган ХӘЙРИЯЧЕЛЕК турында булыр.

– Башлаган чорда җиңелләрдән булды димәс идем. Беренчедән, Диния нәзарәтендә яңа бүлек, моңарчы берни дә эшләнмәгән. Нәрсәдәндер башларга кирәк иде. Тоттың да «кемгә ярдәм кирәк, әйдә булышабыз» дип кенә түгел, билгеле структура булдыру, алдан ук планнар төзү сорала. Шәһәребезнең социаль яклау үзәкләре, бу өлкәдә озак еллар эшләгән тәҗрибәле кешеләр белән киңәшләштек, эшне ниндирәк юнәлештә башларга кирәклеген билгеләдек. Кызганыч ки, җәмгыятебездә мохтаҗлар шулкадәр күп, әмма аларның барысына да ярдәм итеп бетереп булмый. Шуңа да башлангыч этапта билгеле бер объектларны сайлап алырга кирәк иде.

Беренчедән, Казан шәһәрендәге мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр тәрбияләнә торган «Апрель» тернәкләндерү үзәген үзебезнең канат астына алдык. Тернәкләндерү үзәгенең формасына яраклаштырып, төрле чаралар, проектлар оештырдык. Әйтик, узган җәйдә һәр атна саен мәчет каршыларында әлеге сабыйлар үз куллары белән ясаган әйберләрдән күргәзмә оештырып, сатарга ярдәм иттек. Аниматорлар чакырып, даими рәвештә туган көннәрен билгеләп үтәбез. Тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балаларга физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен эшләнгән махсус креслолар алабыз. Бу елда беренче тапкыр Сабантуй бәйрәме оештырдык. Казан шәһәрендәге икенче санлы нәниләр йорты, Бөгелмә шәһәрендәге реабилитацион хастаханә, Югары Осландагы картлар һәм инвалидлар йорты да шулар рәтендә. Әлеге учреждениеләр нәрсәгә мохтаҗ, иң беренче чиратта, шул әйберләр белән тәэмин итәргә тырышабыз. Һәм бигрәк тә инде төрле бәйрәмнәр оештырып, җәмгыятебезнең аларга битараф түгеллеген сиздерәсе килә. Кешегә булган игътибар, күрсәткән ихтирам, җылы мөнәсәбәтне башка берни белән дә алыштырып булмый, шуңа да ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәйрия бүлеге иң беренче чиратта рухи таяныч, терәк ролен башкаруны максат итеп куя.

– Сезнеңчә, хәйриячелек, иң беренче чиратта, җәмгыятьнең динилеге, матди хәле яисә әхлакый торышы белән билгеләнәме?

Хәйрия ул беркемгә дә ят булырга тиеш түгел, бары тик бер-берсенә ярдәмләшеп, булышып яшәгән кеше генә дөрес, хак тормыш рәвеше алып бара. Шуңа да аны дин, матди хәл белән генә бәйләү дөрес түгел. Әйтик, күпләр хәйрияне акчага гына кайтып кала дип уйлый, бу һич тә алай түгел. Ачык йөз, бер-береңә карата уңай мөнәсәбәт, кирәк вакытта тиешле тәҗрибә белән уртаклашу, дөрес киңәш-тәкъдимеңне бирү дә шулар рәтендә. Ә кешелек җәмгыяте шуңа нигезләнсә генә төзек була, шуңа бу өлкә беркемгә дә ят булырга тиеш түгел. Бары тик шул эчке потенциалыңны, киң күңеллегеңне билгеле бер структурага салып эшләтеп җибәрергә һәм моның өчен дөрес күрсәткечләр, гыйлем кирәк. Аллага шөкер, янымда һәрчак төпле киңәшләре белән ярдәм итүче остазларым, дусларым, җитәкчеләрем бар.

– Үткәреләсе чаралар турында халык кайдан белә ала?

Иң беренче чиратта ТР Диния нәзарәтенең рәсми сайтында (www.dumrt.ru) барлык үткәреләсе чаралар һәм игълан ителгән акцияләр турында да тулы мәгълүмат бирелә. Мөфтиятнең татар («Дин вә мәгыйшәт») һәм рус телләрендә («Умма») чыгып килә торган газеталарында шулай ук мәгълүмат урнаштырыла, алар исә Казан шәһәренең барлык мәчетләренә дә таратыла. Республикабызның «Болгар», «Татар радиосы», «Европа плюс» радио челтәрләре белән даими хезмәттәшлек итәбез. Күбесенчә, гади халык шушы радио аркылы ишетеп, безнең белән элемтәгә чыга, чараларда катнаша.

– Җәмгыятебездә балаларын ташлаган аналар, акча түләп булса да ата-аналарын картлар йортына илткән кешеләр бихисап. Сез эшли торган учреждениеләрнең күбесе шулар рәтендә. Сәбәбе нидә дип уйлыйсыз? Моннан ничек котылып була?

– Бер генә мисал китерәсем килә. Әйтик, көнчыгыш илләрендә, шәригать кануннары буенча яши торган илләрдә башка ситуация күзәтелә. Аларда балалар йорты да, картлар йорты да юк. Сабый ата-анасыз кала икән, аларны туганнары тәрбиягә ала. Өлкән яшьтәге картлар караучысыз калган очракта да туганнары карамагына бирелә. Аларның канына сеңгән бу – шулай тиеш, башкача мөмкин дә түгел, дип уйлыйлар. Ә бездә исә башкачарак. Балаларны киендерер, ашатыр, укытыр, барлык теләкләрен чынга ашырыр өчен барысын да эшлиләр. Һәм бала моны «шулай булырга тиеш» дип кабул итә, ягъни бала күңелендә «рәхмәтлелек» хисләре урынына, «бу – синең вазыйфаң» дигән фикер яши. Рухи кыйммәтләр онытылу, әдәп-әхлак икенче планга калу аркасында шундый көндә яшибез без бүген...

– Республикабызда гына да хәйрия оешмаларының саны көннән-көн арта, хәтта «Хәйрия» сүзе астында үзенә кәсеп итәргә ашыгучылар да юк түгел. Эшне ниндирәк юнәлештә алып барасыз?

– Төрле юнәлештә эшләргә туры килә: яңа бүлек булганга, эзләнүләр дә күп. Акча күчерү белән гомумән эшләмибез диярлек. Күбрәк волонтерларны җәлеп итеп, төрле чаралар үткәрү, кирәк-яраклар алуга басым ясыйбыз. Әйтик, картлар йортына урын-җир әйберләре кирәк икән, балалар йорты мәктәп кирәк-яракларына кытлык кичерә икән, шуларны җыябыз. Һәм барлык акцияләрдән соң да фото, видео отчетлар биреп барыла.

Май аенда гына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан салу станциясе, Рус Православие чиркәвенең Казан Епархиясе һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте арасында массакүләм донорлыкны үстерү өлкәсендә социаль хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Әлеге килешү кысаларында мәчет-мәхәлләгә йөрүчеләрдән кан тапшыру оештырыла. Бер юнәлештә генә түгел, барлык өлкәләрдә дә эшләргә тырышабыз, диясе килә. Шулай ук Анжела Вавилова фонды белән хезмәттәшлек итәбез. Бүгенге көндә балалар өчен беренче хоспис төзелеп килә. Тулы көчкә эшли башлау белән, әлеге хоспистагы балалар өчен дә яңа проект-чаралар башлап җибәрәсе була.

– Бүгенге җәмгыятьне еш кына «ата – улны, ана – кызны белми торган замана», дияргә яраталар. Аның каравы кешеләрнең рухы ни хәлдә, артык зәгыйфьләнмәдеме?

– Кешеләр мәрхәмәтсез, кеше кайгысына битараф дигән сүзләр – миф кына. Дөрес итеп җиткерә, аңлата, төшендерә беләсең икән, әллә нинди таш йөрәкле кешеләрнең дә күңелләрен йомшата аласың. Ә бездә еш кына моның өчен хәтта адым да ясалмый. Теге дөньяда үзебезнең кылган гамәлләребез өчен генә түгел, башкаларны нигә өндәп, чакырмавыбыз, аларга шуны эшләргә кирәклекне җиткермәвебез өчен дә җавап бирәсебез барлыгын онытмасак иде.

– Хәйрия чараларында кемнәр күбрәк катнаша?

– Күбрәк урта хәлле мөселманнарыбыз. Мөселманнар гына түгел, башка дин вәкилләре дә активлык күрсәтә. Пенсионерлар, әйтик, үзләре үк нинди дә булса шундый төрдәге мохтаҗлык белән очрашканнар. Шуннан гына да нәтиҗә ясап була: без үзебез авырлык күргәч, кыенлыклар белән очрашкач кына, ягъни тормышның ачысын-төчесен тойгач кына, башкаларга карата да хәерхаһлы була башлыйбыз, хәлләренә керәбез. Җәмгыятебезнең шундый бер үзенчәлегедер инде бу. Байлар, хәллеләр турында «бөтенләй битараф» дип әйтеп булмый. Сирәк булса да, хәйрия чараларында алар да катнаша. Әйтик, соңгы айларда сизелерлек дәрәҗәдә яшьләрнең хәйрия эшләренә тартылуы күзәтелә башлады. Динебезгә соңгы елларда яшьләр бик күп килде. Күңелләренә Аллаһ Тәгалә мәрхәмәтлелек нурлары салган яшь мөселманнарыбыз һәр гамәлләрендә изгелеккә, иманга тартылырга тырыша.

Казан федераль университетында алган дөньяви гыйлемеңнең хәзерге вазыйфаны башкарганда ярдәме тияме?

– Барлык эштә дә – кешеләр белән элемтә урнаштыру, җайлау, проектлар төзү дисеңме – гыйлем кирәк. Дини гыйлем рухның сәламәтлеген кайгыртса, иман ныклыгын тәэмин итсә, дөньяви белем кешеләр белән аралашырга, элемтә урнаштырырга ярдәм итә.

– Дингә килүең һәм яулык ябуың ничегрәк булды?

– Мин дини гаиләдә үстем, кечкенәдән намаз укып, ураза тотып өйрәндек. Ләкин беркем дә ирексезләп яулык яптырмады, 10-11 сыйныфларда укыганда урамда яба идем, мәктәптә – юк. Мәктәпне тәмамлауга, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга кердем һәм яулык яптым. Дингә килүем аңлы рәвештә булды дияргә дә ярый. Яулыктан үземне бик уңайлы хис итәм, башкача булуын күз алдына да китерә алмыйм.

Бүгенге җәмгыятьтә шундый караш бар: мөселман хатын-кызы билгеле бер кысаларда гына яши, җәмгыять эшләрендә катнашмый, күп әйберләргә чик куелган һ.б. Бу сүзләр дөреслеккә туры киләме? Син үзең җәмгыятебезнең күп чараларында актив катнашучы мөселман хатын-кыз буларак, моңа ничегрәк карыйсың?

– Без андый җәмгыятьтә яшәмибез. Әгәр хатын-кызга гаилә җылысын саклау, бала тәрбияләү белән генә шөгыльләнергә кушсаң, ул ике куллап моңа риза булыр иде, мөгаен. Ләкин күреп торабыз, тормыш булгач, ни генә юк, бүгенге көндә тол хатыннар да бар, дини гаиләләрдә аерылу очраклары да җитәрлек, ә тормышны алып барырга, балаларны укытырга, киендерергә, үстерергә кирәк. Шуңа да билгеле бер белгечлек алу зарур, безнең мөселман хатын-кызлары җәмгыятькә яраклашкан: алар гаилә учагын да саклый, балаларны тәрбияләүгә игътибарлары зур, шул ук вакытта җәмгыятьтәге рольләре дә сокланырлык.

– «Идел» журналын укучы яшьләргә теләкләрең?

– Бер-береңә карата мәрхәмәтле, хәерхаһлы булу, якыннарыңа булышуны һәр кеше яшәү рәвеше кебек кабул итәргә тиеш. Безнең тормыш еш кына ике капма-каршы якка бүленгән: булышучылар – мохтаҗлар, сәламәтләр – авырулар, байлар – хәерчеләр һ.б. Тәннәребез сәламәт, иманыбыз һәм рухыбыз бай, үзебез исә мохтаҗларга булышучылар рәтендә булырга язсын! Һәр кеше үзенең яшәү кыйбласы итеп ИГЕЛЕК КЫЛУЧЫ ролен сайлап алсын иде, кешеләргә никадәр ярдәм итсәң, булышсаң, Аллаһ Тәгалә синең үзеңә дә икеләтә күбрәк кайтара.

 

Әңгәмәдәш - Алинә Бикмуллина

Чыганак: “Идел” журналы

Башка журналлар

Халкы ачык йөзле, ярдәмчел

14 апрель 2014 ел 09:05
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы