Бәйрәм бүген...

19 октябрь 2012 ел 09:59

Шамил бүген таң белән уянды. Нигә шулай иртә уянды соң әле ул? Югыйсә, кичтән дә бик иртә ятмаган иде?.. Бабасы Дамир аңа кич буе кызыклы  хикәятләр сөйләде.

Өй эче нур белән тулган. Чү! Нинди яктылык соң бу өй эчендә? Ут та янмый, әле кояш та чыкмаган?! Бу яктылык күктән килә кебек иде. Ул тәрәзәләр аша гына түгел, өйнең стеналары аша да керә бугай. Менә:

“Аллаһу әкбәр! – дигән тавыш ишетелде. – Аллаһу әкбәр! Лә иләһә илләллаһү!” Нинди матур тавыш соң бу? “Бәйрәм! – дип уйлады малай. – Бүген бәйрәм бит! Корбан бәйрәме! Чү! Ул бүген бабасы белән иртүк  мәчеткә барырга тиеш иде бит! Дусты Наил дә барырга тиеш анда. Дөрес, алар кичә ачуланышканнар иде. Ләкин иртән Шамилнең күңелендә бернинди ачу калмаган иде. Бабасы дөрес әйткән: “Иртәгә Корбан бәйрәменең таңы атканда синең күңелеңдә дустыңа карата бернинди дә ачу калмаячак әле. Күрерсең менә!” – дигән иде. Бабасы мең тапкыр хаклы булган икән. Шамилнең кәефе шәп! Ул бүген беренче тапкыр бабасы белән мәчеткә бара! Ул инде зур малай! Ул инде җиткән егет хәзер!

“Аллаһу әкбәр!” – дип кабатлады Шамил өлкәннәр артыннан. Шул серле сүзне әйткән саен, күңеленнән кабатлаган саен малайның җаны кояш нурлары белән тулган кебек булды. Аның кош кебек очып китәсе килде! Ләкин ул кош түгел, ул – кеше, ул – адәм баласы! Адәм пәйгамбәр исә аның иң ерак, иң беренче бабасы булган! Дамир бабасы шулай дип әйтте! Ә ул әйтсә һәрвакыт дөрес әйтә! Чөнки аның күңелендә Ходай Тәгалә чәчкән нурлар бар! Ул нурлар бүген Шамил күңелендә дә! Урамда бәйрәм бүген! Өйләрдә бәйрәм! Шамил күңелендә бәйрәм: “Аллаһу әкбәр! Лә иләһә илләллаһү...”

Зиннур ХӨСНИЯР,

язучы

"Дин вә мәгыйшәт"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана