Коръән яндыручы пасторны Германиягә кертмәскә булдылар

18 сентябрь 2012 ел 09:42

Коръән китабы нөсхәләрен яндыру белән танылган пастор Терри Джонска Германиягә юл ябылды. Lenta.ru агентлыгы Agence France-Presse га сылтама ясап аңлатуынча, Германиянең Эчке Эшләре министрлыгы мондый карарны "җәмәгатьчелек иминлеге мәнфәгатьләрен саклау” өчен чыгарган.

Джонс Германиягә ультрауң "Pro Deutschland” оешмасы чакыруы буенча килергә тиеш иде. Әлеге оешма шулай ук бу илдә "Невинность мусульман» дигән исламга каршы фильмны да күрсәтмәкче булган. Сүз уңаеннан, Германия ЭЭМ башлыгы законда бу чараны тыярга мөмкинлек бирә торган маддәне табарга тырышулары турында белдергән. 
"Невинность мусульман» фильмы АКШта 11 сентябрьдәге терактка багышлап төшерелгән. Бу тасма киң катлау укучыларына дип билгеләнмәсә дә, ул дөньяның күп илләрендә ризасызлык акцияләре китереп чыгарды. Аны мөселманнарны мыскыл итү дип таптылар. 
Кайбер илләрдә хәтта Америка илчеләренә һөҗүм итүләр булды. Әйтик, Ливиянең Бенгази каласында АКШ илчелегенә һөҗүм вакытында аның 4 хезмәткәре үтерелде. Алар арасында илче Кристофер Стивенс та бар иде. 
Пастор Терри Джонс соңгы берничә ел эчендә үзенең исламга каршы көрәше белән танылды. 2010 елда ул Коръәнне яндырырга ниятләве хакында тәүге тапкыр белдерде. 2011 елның мартында уйлаганын тормышка ашырды. Бер айдан соң, суд карары булып, аңа 3 ел эчендә мәчеткә якын килү тыелды. 2012 елның апрелендә Терри Флоридада кабаттан изге китапның берничә данәсен һәм Пәйгамбәрнең рәсемен яндырды, дип яза 
tatar-islam.com .

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана