Дөнья кумыйбыз!

07 сентябрь 2012 ел 14:57

Күптән түгел декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре арасында үткәрелгән “Сөйкемле Шүрәле” Бөтенроссия иҗат бәйгесендә җиңгән балаларны котларга Пензага баргач, бик тә кызыклы авылга тап булган идек. Ул – Октябрьское, Пенза өлкәсенең Неверкин районында урнашкан 1654 кеше яши торган чеп-чи татар авылы. Тырыш, мәрхәмәтле, ихлас күңелле, ярдәмчел кешеләр яшәгәнгә күрә, аны икенче төрле “Мәрхәмәтлеләр авылы” дип тә йөртәләр. Өстәвенә, Октябрьское – ислам кануннарын үтәп яши торган, үз акчасына мәчетләр торгызган сала да ул...

         Исенская Полянка, Ерыклей, Аккүл, Мазарлы – болар Октябрьскоеның тагын да борынгырак атамалары. Татарлар бу якларга Пётр Беренченең указы нигезендә чуаш авылы янына килеп утырган, диләр. Хак булса, заманында авылга җиде мәчет хезмәт иткән, һәрберсе каршында мәдрәсәләр эшләп килгән. Иман йортлары революциядән соң юкка чыгарылгач, мәрхәмәтлеләр авылы дин бетүгә юл куймый. Халык үзенә купшы йорт-кура җитештерү урынына өч иман йорты торгызып куя: алар Черкиле, Урта, Тау мәчетләре. Биредә рамазан аенда дини курслар уздырыла, ифтар ашлары гөрли. Хатын-кызлар гарәп теленә өйрәнә. Иң мөһиме – бу өч мәчет бүген дә халыкның сәдака акчасына яши. “Безнең дөнья кумау, тормышка разый, үз көнебезгә канәгать булып, кыйммәтле машиналар артына утырмыйча яшәвебез – ахирәтне өстенрәк куюдан килә, чөнки халыкның монда төп йорты булып – мәчет санала”, – диде авыл аксакаллары безгә.

Козлов Йосыф Акдәс улы – тумышы белән Урта Әләзәннән, Октябрьскоеның Урта мәчете имамы. Бирегә аны авыл картлары тәравих намазында Коръән укуын ишеткәч Күзнәйдән (Кузнецк шәһәре) чакыртып алганнар. Йосыф хәзрәтнең әтисе Акдәс Козлов та дин эшлеклесе, Күзнәй мәчете имамы. “Мин студент вакытта Россиянең 600 мәчетенә имам җитми иде. Моның җимешләрен 13 ел элек Октябрьскоега күчеп килгәч татыдым. Арада тәһарәт ала белмәүчеләр, намаз турында беренче тапкыр ишетүчеләр дә бар иде. Хәзер Аллага шөкер, җомга, тәравих намазларында өч мәчет тә халык белән шыгрым тула. Авылда биш тапкыр намазга чакырып азан әйтелә, никах, балага исем кушу, мәетне озату дини кануннарга туры китереп башкарыла”, – дип сөйләде Йосыф хәзрәт. Хәләл җефете Гөлшат белән алар Билал исемле ул үстерәләр. Гаиләләрендә ислам традицияләренә тугрылык саклап яшиләр. Билал – исламда беренче азан әйтүче кеше булган. Йортларын саклаучы эткә дә мөселманча исем кушканнар – Катмир. Анысы җәннәткә кергән бер хайван икән. Өендәге кебек дини тәртипне Йосыф хәзрәт бөтен авыл буенча күрергә хыяллана. Ике ел элек кенә авылга бердәнбер хәләл азык-төлек, дини әдәбият һәм башка төр кирәк-яраклар сатучы лаука (кибетне биредә шулай дип атыйлар. Авт.) ачып җибәргән. Хәләл казылыкны Самара өлкәсендәге Похвистнево районыннан, башка товарларны исә Казанга ук барып алалар. Халык бигрәк тә яратып баш яулыклары, хәләл хушбуйлар, шәмаилләр сатып ала икән. “Иң мөһиме – монда хәмер сатылмый. Тора-бара башка кибетләр дә хәләлләшеп китмәсме”, – диде авыл җитәкчесе Нәим Ляпин.

Хәер, Октябрьское бай тарихлы да, уңган халыклы да авыл ул. Аның тарихи урыннарын йөреп хозурланып туялмаслык: Әсәки тавы, Таш-Елга, Ерыклей... Авылдан байтак кына күренекле шәхесләр дә чыккан: Советлар Союзы Герое, автоматчы Б.М. Еналиев, техник фәннәр докторы, профессор Х.Ш. Зәбиров һ. б.

Зәбировлар – Октябрьскоеда иң күренекле нәселләрнең берсе. Аларның бер вәкиле Рәфыйк Зәбиров – умарта тотучы буларак дан тота. “Үземне белгәннән бирле умарта асрыйм. Бабайлар, аларның бабайлары да умарта тоткан”, – дип сөйләде ул. Рәфыйк әфәнденең умартасы 22 башка җыела икән. Шулардан сезонына алынган 500 кило балның 20 килосын ул кышка калдыра. Калган балны килосын 300 сумнан сатып бетерә икән. “Мәшәкате күп булса да, табышлы хезмәт, тормыш итәргә ярдәме тия, Аллага шөкер!” – диде ул.

Еналиевлар гаиләсе дә авылның тоткалары дисәк, ялгыш булмас. Күптән түгел алар авыл янында ял базасы оештырганнар. Еналиевлар гаиләдә алтау: Рәшидә белән Раифә ханымнар эшкуарлар. Рәшид, Рафаэль, Наил, Камил – инде 15 ел йорт җиһазлары җитештерәләр һәм авыл хуҗалыгы тармакларында хезмәт куялар. Аларның Күзнәйдә урнашкан “Элна мебель” фабрикаларында ясалган җиһазлар хәзер Россиянең төрле почмакларына таратыла!

Октябрьское авылы безгә тагын чишмәләре, йөзәнгеләре (җирле халык пешерә торган көлчә) һәм милли бизәкле йортлары белән дә истә калды. Милләттәшләребезнең Татарстаннан читтә әнә шулай гөрләтеп, үз телебездә сөйләшеп, ислам кануннарын үтәп яшәүләре сокландыргыч хәл. Моның сере турында алар: “Без дөнья кумыйбыз, телебезне, гореф-гадәтләребезне исә – динебез аша саклап калдык”, – диләр...

 Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА,

Рәмилә ГАЗИЗУЛЛИНА.

КазанПенза.

"Дин  вә мәгыйшәт"

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана