Әлфәс хәзрәт Гайфуллин: «Рамазан ае зур активлык белән үтә»

10 август 2012 ел 10:22

Быелгы рамазан ае Чаллы шәһәре мөселманнары тормышында нинди эз калдыра? Ошбу сорауга шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин болай дип җавап бирде:

– Быелгы Рамазанга озын һәм кызу көннәр хас булса да, үткән еллар белән чагыштырганда ураза тотучылар, тәравих намазында катнашучылар саны кимемәде. Киресенчә, яшьләр һәм мәктәп яшендәге балалар исәбенә күбәя төште. Чөнки менә инде берничә ел изге аебыз балаларның җәйге каникулы чорына туры килә. Тәравих намазларының төнге унберенче яртыда башланып уникенче яртыда тәмамлануы да балаларны куркытмый.

Барлык мәчетләребездә дә ифтарлар узды. Ак мәчеттә, “Ихлас”та, “Тәүбә”дә алар һәр көнне оештырыла. ГЭС мәчетендә көн аралаш үткәрелә. Шулай ук шәһәребездәге хәләл кафеларда да авыз ачтыру мәҗлесләре булып тора. Дүртенче ел рәттән шәһәр күләмендә ифтар уздырырга ниятлибез – шәһәр башлыгы, мөфти хәзрәт һәм шәһәрнең мөселман активы катнашында. Быелгы чарабызда мөфти вазифаларын башкаручы Габдулла хәзрәт Әдһәмов катнашыр дип уйлыйбыз. Аның белән бу темага сөйләшү булды инде. Бу көнне шәһәр мәчетләрендә, кафеларда да ифтарлар узачак. Бәлкем киләчәктә, Аллаһ насыйп итсә, зуррак масштабта да оештырырга мөмкин булыр.

Шәһәребезнең төп проспектларында рамазан аена багышланган баннерлар эленеп тора, алар халыкка изге ай турында исләренә төшерә. Шәһәребезнең “Күңел” радиосыннан һәр көнне имамнарыбыз вәгазьләр сөйли, сорауларга җаваплар бирә. “Чаллы-ТВ” да иртәдән кичкә кадәр ураза хакында искәртеп тора, сәхәр, авыз ачу вакытларын хәбәр итә. Шәһәр хакимияте булсын, предприятиеләр булсын – безнең әйткән сүзләребезгә һәркайсы игътибарлы.

Һәрбер мәчеттә Коръән чыгыла. Бу изге гамәлне башкаруга Төркиядән килгән хөрмәтле кунагыбыз Коръән-хафиз Сәлмән хәзрәт Узунлы да зур өлеш кертә. Ул мәхәлләләрдә тәравих намазлары укыта, ифтарларда Коръән укый, кыска гына вакытка булса да хәзрәтләребезне ял иттерә.

Рәсемдә: шәһәрнең 27 нче бистәсе – “Сөембикә” мәхәлләсендә төзелүен дәвам итүче, әле ишек-тәрәзәләре дә булмаган мәчет бинасында зур ифтар мәҗлесе

Материал Чаллы мөхтәсибәте белән берлектә әзерләнде

"Дин вә мәгыйшәт"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана