Рәфыйк Мәхәммәтшин: “Татарстанда яшерен радикаль агымнар юк”

02 август 2012 ел 09:17

Россия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин «Slon.ru» интернет-басмасы хәбәрчесе белән әңгәмәдә республикабызда мөселманнар белән бернинди дә низаг булмавын раслый. «Әйе, Татарстанда төрле агымнар бар, әмма традицион Исламга каршы оешкан идеологик агым юк», – ди ул.

– Татарстанда дини агымнар арасында конфликт никадәр дәрәҗәдә көчле?

– Сизелерлек бернинди дә каршылык (конфликт) юк. Төньяк Кавказдан аермалы буларак, төрле агымнар арасындагы чик монда алай ук күзгә чалынмый. Әйе, Татарстанда төрле агымнар бар, әмма алар нинди дә булса оешкан төркемнәр кебек түгел. Бу – аерым шәхесләр, алар үзләренең карашларын ярыйсы гына җиткерәләр. Республикабызда традицион Исламга каршы оешкан идеологик агым юк.

– Сез ваһһаби оешмаларны күз уңында тотасызмы?

– Әйе. Узган гасырның туксанынчы елларында, ислам дине халкыбызга кабаттан кайта башлагач, бирегә чит ил мөселман оешмалары хисабына көн күрүче мөгаллимнәр килде, алар мәдрәсәләр ачты. Без гел әйтә киләбез, Россиядә традицион Ислам меңьеллык тарихка ия, дибез. Әмма совет чорында мөселман руханыйларыннан мәчеттә утыручы бабайлар гына бар иде. Алар бүгенге көндә дә бар һәм алар яшьләр өчен ниндидер бер гореф-гадәт һәм йолалар җыелмасын гәүдәләндерәләр. Аннан соң тагын да көчлерәк йогынты гарәп телен яхшы белүче хәзерге вәгыйзьләрдән (вәгазь сөйләүчеләр) килеп чыкты. Һәм шуңа күрә җәмгыятьтә буш хыял (иллюзия) барлыкка килә, ә чын Ислам – пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) ватанындагы кебек дигәнрәк. Әмма бу радикаль агымнар формалаштыруга ук алып килеп җиткерми, бары тик басым ясаулар даими рәвештә традицион булмаган кыйммәтләр юнәлеше белән кушылды. Хәлләр тагын шуның белән дә катлауланды ки, берничә агым идеологик яктан берләште. Намазны алар хәнәфи мәзһәбе буенча укыйлар, ә идеологик яктан сәләфилеккә ябышып яталар. Төньяк Кавказда очрый торган тулы канлы сәләфиләрне татарлар арасында табуы кыен. “Сездә ваһһабилар кайда?” – дип сорыйлар икән, мин югалып калам, нәрсә дип җавап бирергә белмим. Бу бары тик безнең республиканың гына түгел, ә үзәк Россиянең дә феномены.

– Дини нигезгә корылган яңа терактлар булыр дип шөбһәләнергә урын бармы?

– Мин чын (реаль) нигез юктыр дип уйламыйм. Барысы да күптән түгел булган теракттан соңгы шикләнүдә. Без җәмгыятьнең радикальләшүе турында сөйлибез икән – бу бары тик идеология генә түгел, бу шулай ук икътисади проблемалар да, һәм хәл ителмәгән социаль мәсьәләләр дә. Ә без беләбез, Татарстан – ул иң хәвеф-хәтәрсез төбәкләрнең берсе, ягъни радикальләшү өчен социаль-сәяси яшерен сәбәпләр юк. Һәм идеологик серләр дә юк – Татарстан аеруча толерант төбәкләрнең берсе булып тора, монда беркайчан да конфессияләр арасында каршылыклар булмады. Һәм мин аерым бер вакыйга радикальләшү өчен этәргеч булыр, дип уйламыйм.

– Ә теракттан соң Казанда аеруча нинди юрамалар популяр?

– Юрамалар икәү: идеологик һәм икътисади – һәм, күрәсең, шуның икесе дә яхшы итеп өйрәнелә. Вәлиулла Якуповны үтерүдә икътисади яшерен сәбәп булгандыр дип сөйләве кыенрак – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә ул бизнес-проектлар белән шөгыльләнмәде. Һәм, әгәр дә бу ялган “эз” булмаса, бары тик идеологик сәбәпләр генә кала. Ул, дөрестән дә, традицион кыйммәтләр күзлегеннән радикаль позиция биләде, берничә мәртәбә әлеге мәсьәлә буенча каты итеп әйткәләгән иде. Россиядә ваһһабчылыкны тыючы закон булырга тиеш дигән сүз аның авызыннан чыкты. 2010 елда ул массакүләм мәгълүмат чараларында ниндидер бер ваһһаби холдинг барлыкка килү эшендә административ һәм дини структураларның берләшүен дә белдерде. Вәлиулла хәзрәт ваһһабчыларга, кызганычка каршы, шактый югары структуралар, шул исәптән көч структуралары да ярдәм итә дип ачыктан-ачык әйткән иде. В.Якупов – традицион Ислам әдәбияты буенча бик күп китаплар бастырган “Иман” нәшриятының җитәкчесе. Россиядә бүтән мондый нәшрият юк. Аннан китапларны илебезнең барлык үзәк мәчетләре күпләп сатып алды. Шул хакта мөфти турында да әйтергә мөмкин – ул сайлангач, аның тарафыннан шактый кыю фикерләр әйтелде. Ул кадрларга кагылышлы мәсьәләләрне хәл итте, идеологик сәбәп өскә калыкты, һәм бу төрле дини структураларда эшләүче рәсми кешеләр тарафыннан канәгатьсезлек уятты.

– Теракт кем тарафыннандыр читтән оештырылган дигән юрама бар.

– Башка илләр тарафыннан – билгеле инде юк. Дөрес, соңгы вакытта “Кавказ-центр” Урта Идел буена игътибар итәргә, шуның белән шөгыльләнүче махсус структура төзергә кирәк, дип яза башлады. Әмма нинди дә булса Кавказ “эз”е Татарстанда сизелерлек булмады. Вуз укытучылары һәм чит ил миссионерлары бездә инде юк диярлек. Бары тик гарәп илләрендә туып үсеп, безгә күчеп килгәннәр – Россия гражданлыгы алып монда эшләүчеләр генә калды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана