“Дин вә мәгыйшәт” газетасына һәр айда язылырга мөмкин

13 июль 2012 ел 17:05

Хөрмәтле укучыларыбыз! Һәр айның 24енә кадәр кадәр почтага барып “Дин вә мәгыйшәт” газетасына язылсагыз, ул сезгә киләсе ай башыннан килә башлаячак. Дини тормышыбызны, мирасыбызны һәм бүгенге вәзгыятьне яктыртучы газетка язылыгыз!

“Дин вә мәгыйшәт” газетасыннан кыскача хәбәрләр тәкъдим итәбез.

Мөфти "Сәләт" форумында катнашты

8 июль көнне Алексеевск районының Биләр тыюлыгында XVI "Сәләт" Халыкара яшьләр форумы үтте. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы “Сәләт” фестивале ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән бергәлектә оештырылды. Форумда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, “Сәләт” проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов, шулай ук татар зыялыларыннан Ренат Харис, Разил Вәлиев, Әнвәр Хәйри һ. б. катнашты.

Район, республика, төбәкара һәм Россия күләмендә уздырылган фән олимпиадаларында һәм конкурсларда, смотрларда, фестивальләрдә, фәнни конференцияләрдә катнашучылар, лауреатлар белән бергәлектә, быел беренче тапкыр 150 алдынгы мөселман яшьләре дә әлеге фестивальдә катнашты.

Чарада Ислам хезмәттәшлеге оешмасының II Яшьләр моделе ачылышы булды, анда дөньяның 45 иленнән вәкил катнашты.

Мамадыш, Питрәч һәм Чүпрәле районы имамнарына шәһадәтнамәләр бирелде

Мамадыштан – 31, Питрәчтән – 11, Чүпрәледән 17 дин әһеле имамлык вазифасын раслаучы документка ия булды. Илдус хәзрәт, дин әһелләренә шәһадәтнамәләр тапшырганчы, нәзарәт эшчәнлеге турында сөйләде һәм кайбер мәсьәләләргә тукталды. Мәчетләрне газ белән тәэмин итүдә туган кыенлыкларның чишелеш табуы турында хәбәр итте. Нәзарәтнең гомуми бүлек мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин сүзләренә караганда, шәһадәтнамәләр инде республика районнарының яртысына бирелгән. “Шунысы да үзенчәлекле: шәһадәтнамәләр алганнарның 70-80 проценты мәдрәсә тәмамлаган имамнар”, – диде ул.

Яңа мәчет ачылды

Биектау районының Кече Сулабаш авылында хезмәт куйган дин әһеле, казый, тарихчы Хәсәнгата хәзрәт Габәши (1863-1936) истәлегенә имамның туган ягында мәчет ачылды.

Конференция узачак

ТР Фәннәр академиясе 2012 елның 1 ноябрендә “Бертуган Барудиларның татар мәгърифәтчелегенә керткән өлеше” дип аталган төбәк фәнни-гамәли конференциясен уздыру турында хәбәр итә. Җыен күренекле татар педагоглары һәм мәгърифәтчеләре Галимҗан Барудиның тууына – 155, Салихҗан Барудиның тууына 150 ел тулуга багышлана. Конференцияне Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм аның Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге оештыра.

 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана