Сәүдәгәр, эшкуар, меценат һәм...

13 июль 2012 ел 16:49

Ул Россиянең хәрби министры Дмитрий Милютинны шаккатыра һәм Зәки Вәлидинең иң якын кешеләренең берсе була.

Ибраһим Акчурин үз халкының милли азатлык хәрәкәтендә дә актив катнашкан. Ул “Мөселман иттифак” партиясенең берничә съездында да эшли.

Ибраһим Курамшевичның бик зур китапханәсе булуы турында да әйтеп китәргә кирәк. Берничә ел элек без бу бай китапханәнең китап-журнал фондын табу бәхетенә ирештек. Табылган әдәбият рус һәм чит телләрдәге китаплар һәм журналлардан гыйбарәт.

Күпкырлы белемгә ия кеше буларак, Ибраһим ислам дине, аның тарихы, башка диннәрнең хәле белән дә кызыксынган, аның китапханәсендә табылган француз телендәге “Мөселманнар” китабы (Ш.Женьо, Париж, 1909) һәм “Письма Николая Ивановича Ильминского” (Казан, 1898) китаплары шул турыда сөйли.

И.Акчурин әлеге проблема буенча кайбер гомумроссия акцияләрендә дә катнаша. Ул бу акцияләрдә үз халкы мәнфәгатьләреннән чыгып эш итә. Мәсәлән, 1905 елның 10-15 апрелендә Уфада мөселман руханилары җыелышы уздырыла. Руханилар белән бергә монда татар буржуазиясе вәкилләре дә катнашкан. Алар, аерым алганда, дини реформалар проекты кебегрәк документ әзерләгәннәр. Документ 46 пункттан торган. Аңа татар буржуазиясенең иң күренекле вәкилләреннән Закир Рәмиев, Ибраһим Акчурин, Мәхмүт Хөсәенов, Йосыф Дибердиев, милли буржуазия идеологлары Йосыф Акчурин, морза Сәетгәрәй Алкин, адвокат Абусогда Әхтәмов кул куйган.

Ибраһим Курамшевич, башка Акчуриннар кебек үк, губернада яшәүче татарларга белем бирү мәсьәләсенә зур игътибар юнәлтеп килгән. 1907 ел ахырында Акчуриннар Сембер шәһәре тарихында беренче буларак мөселман кызлары өчен мәктәп ачалар. Бу эштә Хәсән Тимербулатович белән Ибраһим Курамшевич иң күп көч куючылар була. Баштагы елларда мәктәп гел Акчуриннар акчасына яши. Фабрикантлар соңыннан да мәктәпкә ярдәм итеп торалар.

1917 елның октябреннән соң И.Акчуринның язмышы ничегрәк булуы хакында мәгълүматлар аз. Документлардан күренгәнчә, 1918 елның августында (аклар вакытында) ул халык азатлыгы партиясеннән Сембер шәһәре Думасына сайланырга йөри. Әмма сайлаулар булмыйча кала. 1918 елның 12 сентябрендә Сембергә кызыллар керә. Шушы давыллы көннәрдә Ибраһим гаиләсе белән Самарага чыгып китә. Туганнарында күпмедер вакыт яшәгәннән соң, алар көнчыгыш тарафына юл тоталар. Туган-тумачаларына килеп ирешкән имеш-мимешләргә караганда, Новосибирскида алар поезддан төшерелгәннәр. Шуннан соң Акчуриннар гаиләсе Уфада төпләнгән. Баштарак аларны борчучы булмаган. Туганнарының әйтүенә караганда, В.И. Ленинның шәхси күрсәтмә бирү аркасында. Ульяновлар һәм Акчуриннар Сембердә вакытта ук таныш булганнардыр дип уйларга урын бар. Әмма бу фикерләрне раслаучы документ юк.

Наил ТАИРОВ,

тарих фәннәре докторы

"Дин вәмәгыйшәт"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана