Агачтан могҗиза тудыручы

15 июнь 2012 ел 12:08

Дан тиз тарала, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Илфатны эзләп, аңа заказлар бирергә Яңа Комазанга төрле җирләрдән киләләр. Авыл халкы, кирпеч өйләр җиткерсә дә, челтәрләп кырып ясалган тәрәзә йөзлекләре куюын дәвам итә. Халыкның матди хәле күтәрелгән саен зәвыгы да үсә, капкаларын, өй кыекларын тагын да матуррак бизәкләр белән эшлисе килә. Осталарыбыз да камилләшә бара. Алар яңадан-яңа бизәкләр уйлап чыгаралар. Илфат Низамов та: “Барган җиремдә күргән элементларны хәтеремдә калдырырга тырышам. Кайткач башта кәгазьгә төшерәм. Аннан агачка күчерә башлыйм”, – ди. Интернеттан да байтак кына кызыклы бизәкләр тапкан ул. Аларны мәдрәсәгә стенд ясаганда да кулланган. Ихлас күңелдән, берсеннән-берсе кызыклы бизәкләр кулланып ясаган тәрәзә йөзлекләре, журнал өстәлләре, китап киштәләре, шкафлар чын сәнгать әсәрләренә әйләнәләр.

Мондый агач эшенә осталык әтисе Дамирдан күчкәндер аңа. Ул яшьрәк чакларында Киров өлкәсе авылларына эшкә чыгып йөргән булган. Илфатның кул эшенә һәвәслеге Келәүш урта мәктәбендә укыганда күренә башлый. Куян оялары ясый ул үзләре өчен. Казанда мәдрәсәдә укыганда да остаханәдә шөгыльләнергә ярата. Бүген үзенә умарталар, аларга рамнар да әзерли. Егермеләп баш умарта тота Низамовлар гаиләсе. Һәр зур елга кечкенә инештән башлана, дигәндәй, Илфат та йорт кирәк-яракларын үзе ясау теләге белән агач эшкәртү кораллары сатып алган булган. Иң беренче эшләгән әйберсе – журнал өстәле. “Аны ясаганда бармакларны уйдырып алган идем”, – дип искә ала ул. Осталык эшли-эшли килә шул. Төрле заказларга тотынган саен башка төрле инструментлар кирәге дә ачыклана. Эш кораллары янына лобзик, кул фрезасы, шлейфовать итә торган машина да өстәлә. Чимал итеп күбрәк юкә агачын куллана. Чөнки ул нарат, чыршы кебек ярылмый, рәхәтләнеп төрле фигуралар кыяфәтенә кертеп була. Заказлар арткан саен мастерское да кысанлана бара. Хәер, тәрәзә йөзлекләренә, ишекләргә, төрле мебельләргә вакытын бушка уздырмас өчен тотына кебек ул. “Бик тырышсаң, тәрәзә йөзлеген бер көндә ясап була”, – ди. Алар белән үзенә акча эшләүне максат итеп куймаган. Төп эше дә үтә җаваплы бит.

Яңа Комазанның Рәшидә мәчетендә имам вазифасын башкара Илфат. Авылның олысына һәм кечесенә иман нуры иңдерә. Шулай да аңа Чаллыдан, Санкт-Петербург якларыннан заказлар килә тора. Нинди генә кызыклы бизәкләр кулланмый ул үзе ясаган әйберләрдә. Аларның кайберләре чын могҗизага тиң. Тагын бер осталыгы бар икән Илфатның. “Мичләр дә чыгарам”, – ди ул.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ,

Мамадыш шәһәре

Чыганак: "Дин вә мәгыйшәт"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана