25 майда ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә сәламәт яшәү рәвеше, профилактиканың әһәмияте, чирне психологик яктан җиңү, хастаханәләрдә намаз бүлмәләре булдыруның әһәмияте, дин әһелләренең авырулар белән аралашуның мөһимлеге, мөселманнар өчен медицина ярдәме күрсәтү үзенчәлекләре, Коръән укуның файдасы турында сөйләштеләр. Коръән елы кысаларында оештырылган “Коръән һәм сәламәтлек” дип аталган “түгәрәк өстәл” утырышында традицион медицина вәкилләре белән берлектә Ислам дине әһелләре фикер алышты.
Республика медицина профилактикасы үзәге баш табибы урынбасары Ринат Таҗиев билгеләп үткәнчә, кешенең ни дәрәҗәдә сәламәт булуы аның нинди тормыш белән яшәвенә бәйле. Бу күрсәткеч, аз да түгел, күп тә түгел, 45 процент тәшкил итә. Әмма халык сәламәт тормыш рәвеше дигәнне бик аңлап җиткерми, 45 процент кеше тәмәке тарта, ә бу үз чиратында әлеге кешеләрнең йөрәк-кан тамырлары авырулары 2 тапкыр күбрәк чирләвенә китерә. Россиядә 2 млн. кеше наркомания буенча исәптә тора, эчкечелек безнең ил өчен исә афәткә әверелеп бара. “Бентос” су астында йөзү клубы президенты, эндокринолог табиб Ринат Галимов та медицинада профилактика мәсәләсенә зур игътибар зарурлыгын билгеләп үтте. Мәсәлән, Япониядә 1961 елдан бирде милләтне саклау программасы нигезендә халыкның 82-84 яшькә кадәр яшәвенә ирешелә. Алар витаминлаштыруга һәм диңгез ризыклары куллануга басым ясала. Һәм бүген пешкән ризыкны инде иртәгә ашамыйлар. “Ризык, су мәсьәләсе беренче планга чыга. Чөнки авырулар килеп чыгуга 73 процент очракта нинди ризык куллану сәбәп була. Монда, әлбәттә, хәләл туклану да зур роль уйный”, - диде Р.Галимов. Авырулар килеп чыгуның тагын бер сәбәбе психологик факторларга бәйле. Чирләрнең 80 проценты нәкъ шушы фактор аркасында килеп чыга. Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Алексей
Шулаев сүзләренчә, авыруны аздырмау максатыннан, пациентларга берәр дин әһеле, психолог яисә социолог белән эшләргә тәкъдим ителә. Соңгы вакытта сәламәтлек саклау учреждениеләрендә ачылган гыйбадәт бүлмәләренең авыруларны дәвалауда роле зур булуын билгеләп үтте ул. Намаз бүлмәләрендә авырулар үзләре генә түгел, аларның якыннары да җанына тынычлык таба. “Туганың реанимациядә булганда, без нишлибез? Без дога кылабыз. Дәвалауда һәм сәламәтләндерүдә, һичшиксез, рухи як бик мөһим”, - диде ул. Алексей Шулаев әле, балага тормыш биргәнче үк, яшь кыз һәм егетнең нинди тормыш алып баруы да нинди бала тууына нык тәэсир итүен билгеләп үтте. Бу чорда, йөклелек вакытында һәм бала тудыргач, сәламәтлек тирәлек булган очракта, эчкечеләр дә, наркоманнар да, тәмәке тартучылар да булмаячак, ди ул. “Милләт сәламәтлеге” фонды вәкиле Игорь Никитин сүзләренчә, йөклелек чорында ана кеше Коръән укыганда яралгы әнисенең йөрәк тибешен һәм кеше иминлегенә юнәлдерелгән Изге китап сүзен ишетә. “Мәчет яныннан узып барганда, ул мәэзин тавышын ишетә икән, аны мәчеткә чакырып кертергә кирәк түгел, бу инде аңына салынган була. Бу тавышның ул яхшы икәнлеген белә, чөнки аны бу догалар 9 ай буе озатып бара”, - диде Игорь Никитин. Өлкәннәрнең Коръәнгә, Библиягә тартылуы да үзенең уңай эшен эшли. Бу фәнни яктан расланган, ди Алексей Шулаев. Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Алексей Шулаев шулай дин аша демография белән бәйле вәзгыятькә дә тәэсир итеп булуын ассызыклап үтте. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең уку бүлеге мөдире Вәлиулла Якупов үз чиратында сәламәтлек мәсьәләләренең Коръәндә киң яктыртылуын белдерде. Анда нәкъ менә профилактика ягына зур игътибар бирелә. Коръән бит ул кешегә ничек яшәргә кирәклеген төшендерүче инструкция кебек. Кеше авырый башлагач, аны үзенә җибәрелгән сынау дип кабул итсә дә, авырганчы ук, аңа сәламәт тормыш белән яшәргә берни дә киртә була алмый. “Даими рәвештә намаз уку кәефнең яхшы булуына китерә, кеше тотрыклылыкка ирешә”, - диде В.Якупов. Әхмәтзәки Сафиуллин, Шамил Исхаков, Габделхак Саматовларның, 90-100 яшькә кадәр яшәп, үз акылларында булуын, дини эшчәнлек белән гомеренең соңгы көннәренә кадәр шөгыльләнүен билгеләп үтеп.
Римма Гатина, “Татар-информ”