Яңа бистәнең беренче таш мәчете

25 май 2012 ел 13:52

Казан шәһәрендәге Кызыл Татарстан урамы, 20 нче йорт адресы буенча урнашкан Зур таш мәчетнең тарихы, аның бүгенге хәле турында белү өчен мәчетнең имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт Сабировка мөрәҗәгать иттек.

– Әхмәт хәзрәт, Зур таш мәчетнең тарихы белән таныштырып үтә алмассызмы икән?  

– Бу мәчетнең тамырлары бик тирәнгә барып тоташа. Хәзерге вакытта Ак мәчет исеме белән йөртелә торган Зур таш мәчет Казандагы Яңа бистәнең төзелүе белән бәйле. XIX гасырда бөек дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре язып калдырганча, “мөселманнар читкә куыла башлагач, алар урыны-урыны белән Яңа бистәгә тупланалар”. Сазлыклы җир булуга да карамастан, мөселманнар биредә бер мәхәлләгә оешып, гыйбадәтханә төзи башлыйлар. Зур таш мәчет – Яңа Татар бистәсендә салынган иң беренче мәчет дип исәпләнелә. Мөселманнар Яңа бистәгә чукындырудан, эзәрлекләүдәрдән куркып, һәм төрле хәвеф-хәтәр, янгын афәтләре килеп чыгу сәбәпле, күчеп китәргә мәҗбүр булалар. Ш.Мәрҗани искәрткәнчә, 1741 елда агач мәчет, ә аннан соң аның урынына Зур таш мәчет салына. Казан өязендә көчләп чукындыру сәясәте белән кантон оешкач, Лука Канашевич Казан үзәгеннән татарларны куарга тели. Халык Яңа Татар бистәсенә күпләп күченеп килә башлагач, агач мәчеткә генә сыймый башлый. Шунлыктан, мәхәллә бу мәчетне зурайтырга, таштан салырга дигән карарга килә. Һәм аларның хыялы тормышка аша. 1801 елдан соң, Орнашбаш авылыннан (хәзерге Арча районында. – ред.) чыккан Рәкый байның матди ярдәме белән, бу мәчет зурайтылып таштан төзелә.

– Абыйлы-энеле Тәрҗеманиләрнең мәчет тарихында гына түгел, гомумән, илебезнең дин үсешенә керткән өлешләре турында ни әйтергә мөмкин?

– Ак мәчет Җәмигъ мәчет буларак күзаллана. Шуңа күрә аңа халык тарафыннан Зур таш мәчет дигән исем бирелә. Таш мәчет төзелеп беткәннән соң бу мәчетнең мәдрәсәсе дә эшли башлый (ул хәзерге Эш Урамында иде), күп кенә галимнәр нәкъ менә шунда белем алганнар. Мәдрәсәнең эшчәнлеге тагын да киңәю казый Кәшшафетдин Тәрҗемани (1877–1943) исеме белән бәйле: ул килгәч биредә укучылар саны тагын да күбәя. Бу турыда архив мәгълүматлары да сөйли. К.Тәрҗемани – мөфти Ризаэддин Фәхреддиннең урынбасары, дөньякүләм мәшһүр дин әһеле була. Бу шәхесне аеруча билгеләп узасы килә. Ул зур белемнәре белән барлык мөселманнар арасында таныла. Инкыйлабтан соң да дини эшчәнлегенә тугры булып кала һәм дә Уфадагы Рәсәй Диния нәзарәтендә казый вазифасын башкара. Кәшшәфетдин Тәрҗемани Уфага киткәннән соң, Ак мәчеттә аның агасы Әхкәм Тәрҗемани имам вазифасын башкаручы булып кала. Кәшшафетдин хәзрәт мәгърифәтчелек эше дә алып бара. Аның кул астында дини-периодик басмалар, китаплар дөнья күрә. XX йөзнең 20 нче елларына кадәр илебезнең һәр шәһәрендә дә диярлек дини эчтәлекле газета-журналлар чыгып килсә дә, аларның эшчәнлеге инкыйлабтан соң дин кысыла башлагач туктап кала. Әмма Зур таш мәчетнең имамы совет заманына аяк атлагач та «Ислам мәҗәлләсе» дигән журнал бастырып килә. Бу журнал бөтен Россия күләмендә тарала торган була.

– Зур таш мәчет янында ул чорда таш мәчетләр булганмы?

– Әйе, булган. Мисал өчен, Иске Татар бистәсендәге Мәрҗани һәм Апанай мәчете төзелгән кебек Зур таш мәчет янында Иске таш мәчете дә төзелә. Иске таш мәчет Казанны яклап шәһит киткәннәрнең рухына багышлап бабаларыбызга истәлек билгесе буларак салына. Ә Җәмигъ мәчет функциясен, алда әйткәнебезчә, Зур таш мәчет үтәп килә.

– Әлеге мәчет безнең көннәргә кадәр ничек сакланган? Хәзерге вакытта ул нинди хәлдә? Мәчетне төзекләндерү эше ни рәвешле алып барыла?

– Зур таш мәчетнең язмышы да Россиядәге башка мәчетләрнеке белән охшаш. Совет власте елларында барлык гыйбадәтханәләр дә “үзгәртеләләр”. Бигрәк тә, “үзгәртүләр” данлыклы мәчетләргә кагыла. Шул язмышка Ак мәчет тә дучар була. 1929 елда мәчет ябыла, мәхәллә кулыннан тартып алына. XX йөзнең 30 нчы елларында аның манарасы киселә, түбәсе, эчке төзелеше үзгәртелә. Шуннан соң бина буларак төрле дәүләт ихтыяҗларына файдаланыла. Шул исәптән, Казандагы ябылып барган татар мәктәпләренең берсе (35 нче мәктәп) шунда урнашкан була. Соңыннан мәчет бинасы дистә еллар буена мех берләшмәсенә карый. Анда цех оештырып тегәргә, мех эшкәртергә өйрәнгәннәр. Димәк, бабаларыбыз салган әлеге бина мәчет буларак ябылган булса да, халыкка гел файда китереп торды.

Советлар Союзы таркалып, җәмгыять тормышында үзгәртүләр башлану белән дәүләт тарафыннан тарихи гыйбадәтханә биналары халыкка кайтарыла башлый. Әмма ләкин Казан шәһәренең Яңа Татар бистәсендәге иң борынгы мәчетләрнең берсе булган Ак мәчет кайтарылмый кала. Бу мәсьәлә мөселманнарны бик борчый иде. Ниһаять, 1997 елда мәчетнең мәхәлләсе оештырылып, ул 1998 елда юридик яктан теркәлү узды. Шуның белән бергә мәчетне мөселманнарга кайтару процессы башланды. Дәүләт органнарына мөрәҗәгать ителде. Әмма бина ул чакта хосусыйлаштырылган иде. Шул сәбәпле аны дәүләт тарафыннан кайтару мөмкин түгел иде. Бу мәсьәләне хәл итү өчен мәхәллә ягыннан чишү юллары эзләнде. Моның өчен мех берләшмәсенә, «Мелита» ААҖ җитәкчелегенә мөрәҗәгать ителде. Ләкин алай да тиз генә боз кузгалмады. Чөнки бу мәсьәлә мех берләшмәсенең директорлар шурасы тарафыннан каралырга тиеш иде.

Җитәкчелек тарафыннан мәсьәлә уңай чишелә башлагач кына, мех берләшмәсенең җитәкчелеге алмашына. Үтелгән юлны кабаттан узарга туры килә. Бу юлы да мәсьәлә уңай хәл ителә дигәндә генә җитәкчелек тагын алмашына һәм мәсьәлә чишелми кала. Ниһаять, генераль директор итеп Гомәров Рәис Хафиз улы билгеләнгәннән соң «Мелита»ның директорлар шурасы хосусыйлаштырылган бинаны дәүләткә кайтарды. Һәм, элекке мәчет бинасы дәүләт милке булганнан соң, Татарстанның Министрлар Кабинеты карары белән ул мөселманнарга бирелде (барысына да Аллаһның рәхмәте яусын).

2004 елда кайтару процессы нәтиҗәсе буларак, мәчет рәсмиләштерү мәсьәләләрен узды. ТР Мәдәният министрлыгы белән аны саклау шартнамәсе төзелде. Әмма биредә капиталь ремонт булмау аркасында, бина зәгыйфь хәлдә иде, бигрәк тә аның түбә-түшәменә аеруча зур зыян килгән, түшәмнең катламнары коелу сәбәпле, анда басып торуы да хәтәр. Шуның өчен безнең алдыбызга мәчетне тулысынча төзекләндерү таләбе килеп басты. Ләкин ул вакытта мәчет үзе дә «Мелита» берләшмәсе территориясенә керү аркасында, әлеге тарихи бинага җиңел генә узып та булмый иде. Чөнки ул вакытта мәчет бинасы «Мелита» берләшмәсенең коймасы эчендә булды. Һәм мәчеткә бары тик махсус “пропуск” белән берләшмәнең җитештерү цехлары аша гына үтү мөмкин иде. Бу кыенлыкларны чишү өчен мәчет биләмәсе чикләре билгеләнде, аның тирәли коймалар корылды, аерым керү капкалары ясалды. Мәчеткә турыдан керү мөмкинлеге булдырылды. Шуннан соң, бинага тикшерелү үткәрелеп, реставрация эшләрен башкару өчен проект төзелде. Эчтәге тарихи булмаган киртәлекләр сүтелде. Бинаның фундаментлары ныгытылды. Әмма төзекләндерү эшләре җиңел генә бармый, чөнки моны тиз арада башкару өчен зур чыгымнар таләп ителә. Бүгенге көндә этаж араларында үзгәртелгән катламнарны һәм түбә-манараларны әүвәлге хәленә кайтару сорала. Алда әле тагын да колачлырак эшләр көтә...

Ак мәчетне төзекләндерергә ярдәм итәргә теләүчеләр акчаларын түбәндәге реквизитлар аша күчерә алалар:

р/с 40703810700020004052

БИК 049205805 в АКБ "Ак Барс"

ИНН 1654018266

ОКПО 48710260

ОКОНХ 98700

Приход мечети “Ак Мечеть” Казанского мухтасибата ДУМ РТ

Фотода: инкыйлабка кадәрге Зур таш мәчет.

Әңгәмәдәш – Нияз САБИРҖАНОВ   

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы