“1902 елда нигез салынган дип фаразланган иске мәчетебез бинасына шушы көннәрдә 110 ел тула. Мәчет, манарасын кискәч, озак еллар клуб, аннары мәктәп остаханәсе булып торды. 2002 елда анда каенатам Хатыйп мулла янәдән мәчет ясады. Аллаһ йорты аның исеме белән атап йөртелә. Моннан биш ел элек, мәчетебез икенче бинага күчкәч, бу бина ташландык хәлгә килгән иде. Хуҗасыз, җансыз әйбер тиз җимерелә, үлә. Тарихын белмәгән милләт юкка чыга. Саймә абыстай Заһриева тәкъдиме белән без биредә ислам диненә багышланган музей торгызырга карар кылдык. Менә ничә көннәр инде барыбыз да изге эш белән мәшгуль. Кем җыештыра, кем экспонатлар ташый... Без бу эшнең әһәмиятен аңлап, чын күңелдән башкарабыз, кергән бер кеше бик кызыксына, үзе дә кушыла”, – дип сөйләп китте мәгариф ветераны Наилә Мөгътәсимова. “Бу музей Саймә абыстайның хыялында күптәннән йөргән булган инде. Ташкенттан контейнер-контейнер экспонатлар кайтарткан, үз куллары белән күпләп пәрдәләр теккән, бик зур хезмәт куйган... Һич 77 яшь бирмәссең, инициативалы, гыйлемле, көчле оештыру сәләтенә ия, үз дигәненә ирешә торган әби. Безне җыеп максатны, бурычлар аңлатты. Без аңа бик рәхмәтле”,– дип сүзгә кушылды икенче мәгариф ветераны Равия Хөснуллина.
Биредә борынгы әби-бабаларыбыз рухы саклана. Ислам дине тарихына багышланган экспонатлар, төрле басмадагы Коръән китаплары шактый. Авылның гүр иясе булган һәм бүгенге көндә халыкка хезмәт итүче хәзрәт-абыстайларга зур хөрмәт күрсәткәннәр, һәркайсы турында мәгълүмат туплаганнар. Халкыбызның кул эшләренә, борынгы көнкүреш әйберләренә багышланган экспозицияләр дә кызыклы. Ак яулыклы авыл апалары, бер-берсен бүлә-бүлә, һәр экспонатларның тарихы, алар белән бәйле якты истәлекләрне яңарттылар, хатирәләрне искә төшерделәр. Мәчет манарасын кисүче алыптай ирнең күтәрәмгә калып, урынында череп бетеп үлүе турында да сөйләделәр. Халык барысын да хәтерли... Күренеп тора: алар өчен биредәге һәр нәрсә кадерле, бердәнбер. Саймә абыстай борынгы Коръәнне (үзе әйтүе буенча китап 1325 елгы) кулына алды да, стенага эленгән шәҗәрә агачына карап: “Кайсыгызныкы булды икән бу?! Нәселебезгә иман керткән өчен мең рәхмәт сиңа!” –дип дога кылды.
... Фазлыгалим хәзрәт, 1940 елда, биш баласын ияртеп, Донбасска чыгып китә. Бәхетне дөнья буйлап эзли. Язмыш җилләре аны Чиләбегә, аннары Ташкентка илтә. Аны зурлап әлеге шәһәрнең Карасум мәчете янына күмәләр. Дистә еллар үткәч, дүрт яшьлек чагында алып чыгып киткән кызы Саймә Заһриева-Фазлыгалимова янәдән туган туфракка кайтып, авылда мәгърифәтчелек эшен җәелдереп җибәрер дип башына да китермәгәндер ул. Гап-гади авыл йортын виноград тәлгәшләренә, чәчәкләргә күмеп, тирә-юнендә гөлбакча ясаучы, матурлык тудыручы, рухи мирасның кадерен белергә, һәркемнең тормышын мәгънәле итәргә өндәүче, иман нурлары чәчүче әбине авыл халкы үз иткән. Аның үз шәкертләре дә бар. “Балалар кайткан саен: “Әни, әйдә Ташкентка, нишләп ятасың син бу җәһәннәмдәге авылда?!” – дип аптыраталар. Мин бирегә үләр өчен кайттым. Туган җир яшәү көче бирә, кешеләргә изгелекләр эшләгән саен яшәү дәрте арта. Кешене ышаныч дигән бөек көч яшәтә. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында!” – диде Саймә абыстай хушлашканда. Җәмәгатьчелек башлангычында төзелгән хикмәтле музейга өлеше кергән һәркемнең исемен бармакларын бөгә-бөгә санап китте. Алар күп. Югары Сонда боз кузгалган. Халыкныкы халыкка хезмәт итә.
Рәсемдә: Борынгы Коръән – Саймә Заһриева-Фазлыгалимова өчен шәҗәрәнең иң кыйммәтле ядкяре.
Автор фотосы.
Алсу ДИЯР,
Мамадыш районы
"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан