“Таян Аллага” әдәби конкурска әсәрләр җыю төгәлләнә

22 май 2012 ел 17:35

Каләм тибрәтүче яшьләр арасында инде ике ел рәттән үткәрелеп килә торган «Таян Аллага» әдәби конкурс турында күпләрегезнең ишеткәне бардыр. Быел да бәйге старт алды. Аның шартлары һәм, гомумән, бәйгенең үзе турындагы сорауларга җавап алыр өчен, Вәлиулла хәзрәт Якуповка мөрәҗәгать иттем.

— Вәлиулла хәзрәт, «Таян Аллага» әдәби конкурсына ничек нигез салынды һәм ул нинди максатларны күздә тота?

— Бу конкурс быел инде өченче тапкыр игълан ителде. Ике ел рәттән без аны үзебез генә (Диния назәрәте) оештырган идек, ә быел аның чикләре тагын да киңәйде: Диния нәзарәте, милли китапханә, язучылар берлеге һәм ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты да теләктәшлек күрсәтә. Әлбәттә, иҗади яшьләр арасында хәерлелек, шәфкатьлелек юнәлешендәге әсәрләр күбрәк булдырылсын иде. Без үз алдыбызга яшь көчләрне тупларга һәм дини кыйммәтләргә игътибарларын юнәлтергә дигән максат куйдык.

— Бүгенге яшьләр үзләренең әсәрләрендә нинди проблемаларга өстенлек бирәләр һәм гомумән бу конкурска килгән әсәрләрнең эчтәлеге нидән гыйбарәт?

— Алдагы елларда бәйге әле үзенең беренче адымнарын гына ясады. Башка әдәби конкурслар кебек үк ул шигърият, проза һәм драматургия номинацияләрен үз эченә ала. Күпчелек әсәрләр шигырь формасында языла. Кайбер әсәрләрдә дини кешеләрнең эзләнүләре, тормышы чагылдырган әсәрләрне дә очратырга була. Кызганычка каршы, әлегә яшьләр дин кыйммәтләрен тирән рәвештә кабул итмиләр, дини темаларга өстән-өстән генә кагылып китәләр...

— Ә моның сәбәбе нидә дип уйлыйсыз?

— Миңа калса, бу аларның мәгълүматлары җитмәүдәндер. Иҗат итәргә яратучы яшьләр рухи бер тирәнлеккә кереп, Ислам дине турында белемнәрен тирәнәйтсеннәр иде. Безнең классик әдәбиятта да суфичыл юнәлештә бик ныклы рухи нигездә язылган әсәрләр бар. Урта гасырлар әдәбиятында шулай ук дини мотивлар күп. Хәзерге заманда әдәбият бигрәк тә мондый темаларга, рухи эзләнүләргә мохтаҗ. Без яшьләрдән дә шуны көтәбез. Һәм минем иманым камил, ул кайчан да булса тормышка ашачак. Дөрес хәзер дә дини тематикага кагылышлы әсәрләр бар. Ләкин алар ничектер сурәтләү формасында гына.

— Үзегез, Вәлиулла хәзрәт, бәйгедә нинди әсәрләрне күрергә теләр идегез?

— Иҗат җимешләрендә рухи анализ булсын иде. Ислам диненең матурлыгын күрсәткән әсәрләр, дини булып камилләшкән кешенең хисләрен күрсәткән иҗади әсәрләрне укыйсы килә.

— Катнашу шартлары турында да әйтеп үтсәгез иде...

— Бәйгегә әсәрләр татар телендә электрон вариантта кабул ителә. Конкурс өч номинациядә үтә: шигърият, чәчмә әсәрләр, драматургия. Аз күләмле әсәрләр (шигырьләр, кыска хикәяләр һ.б.) өчтән ким булмаска тиеш. Әсәрләр белән бергә конкурста катнашучы үзе турында мәгълүмат, адресын һәм телефон номерын җибәрергә тиеш. Электрон адрес: tayanallaga@yandex.ru. Конкурс июнь аена кадәр дәвам итәчәк.

— Ә конкурска нәтиҗәне кемнәр ясый?

— Алдагы елларда без бу эшне элеккеге ТГГПУ ның әдәбият белгечләре белән килешеп, киңәшләшеп башкара идек. Ә быел инде Язучылар берлеге һәм Рәзил Вәлиев белән уртак фикергә килеп, даими жюри булдырырга уйлыйбыз. Әдәби конкурс булгач, монда тел белгечләрләре белән хезмәттәшлек итмичә булмый.

— Бүләкләү өлеше ничегрәк уза?

— Гадәттә, ул бик тантаналы рәвештә көз көне үтә, һәм без җиңүчеләргә акчалата премияләр бирәбез. Беренче конкурста җиңүчегә шуңа өстәп Хаҗга юллама да биргән идек. Финанслау өлешен Диния назәрәте үзе башкара. Шулай ук яшь иҗатчыларның әсәрләрен туплап җыентыклар да бастырып чыгардык.

— Хәзерге яшьләргә нинди теләкләрегез бар, Вәлиулла хәзрәт?

— Ислам диненең яшәү рәвеше, шул ук вакытта аның зур тәгълимәт икәнен онытмасыннар иде. Уйлап карасаң, ул бит зур рухи океан. Шуңа карамастан, рухи ләззәт алу бәхетенә халкыбызның бик азчылыгы гына омтыла. Ә безнең аны иҗат аркылы да башкаларга җиткерәсебез килә, мавыктыру көчен күрсәтәсебез килә. Ислам дине таләпләре буенча яшәсәк, хәләл тормыш алып барсак, гаиләләребез дә бәхетле булыр иде. Кешеләр җан тынычлыгына ия булырлар иде. Ә бүген халыкка нәкъ менә рухи байлык, җан тынычлыгы җитми. Минем уйлавымча, яшьләр белән берлектә нәфис формада да шуны халыкка җиткерү ул бик әһәмиятле адым дип уйлыйм!

— Кызыклы әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт Сезгә!

Зилә ФӘСХИЕВА
Musulman.su

 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана