Коръәнне тәрҗемә итү мөмкинме?

18 май 2012 ел 10:06

(Коръән тәфсире язылганда үтәлергә тиешле шартлар). Коръән аңлатмасын (тәфсир) төзүче яки аны башка телгә тәрҗемә итүче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң?

Әлеге сыйфатларны санап чыкканчы, Коръәнне сүзгә-сүз (калькалаштырып) тәрҗемә итәргә ярамаганлыгы турында берничә сүз әйтеп узасыбыз килә. Биредә аңлатма бирү, мәгънәгә ачыклык кертү зарур, чөнки ул – Аллаһы Тәгаләнең сүзе. Бар кешелек дөньясы Изге Китапның (яки моңа охшаш китапның) берәр сүрәсенә бәрабәр берни дә иҗат итә алмый.

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтә: «Колыбызга сәхифәләп (өлешләп) Коръән иңдергәнебездән шикләнсәгез, шуңа охшаш бер сүрә (язып) китерегез вә үзегезне дөресен сөйли торган кешеләр дип уйласагыз, Аллаһтан башка шаһитләрегезне чакырыгыз» («Бәкара (Сыер)» сүрәсе, 23 нче аять).

Коръәннең үзенчәлеге – бер аятьнең бер-берсенә каршы килми торган бер, ике яки ун төрле мәгънәләргә ия булырга мөмкин булуында. Бу турыда тулырак белергә теләгән кеше Бәйзави тәфсирен («Әнвар ут-тәнзил вә әсрар ут-тәэвил») укый ала.

Коръән теленең үзенчәлеге – ул үзләренә күптөрле мәгънәләр сыйдырган сүзләрдән төзелгән-оешкан.

Коръән текстының тагын бер үзенчәлеге – анда Пәйгамбәребезнең (сгв) үзе тарафыннан бирелгән аңлатмалар таләп ителә торган урыннар да аз түгел, чөнки моннан башка аларны бүтәнчә аңларга мөмкин. Аллаһ Илчесе (сгв) кешеләргә Коръәнне аңлатучы төп мөгаллим булып кала.

Коръәндә төрле очракларга яки урынчалыкка таянып, кешеләрнең тормышы һәм көнкүрешенә бәйле сорауларга җавап кебек иңгән аятьләр дә бихисап. Әгәр дә Коръәнне очрагына туры килгән хәлләрне белмичә тәрҗемә кылсаң, кешеләр ялгыш фикерләргә юлыгачак.

Шулай ук Коръәндә иман, Ислам, Аллаһның сыйфатлары, күкләр һәм җирләр, хокук, канун, тарих, гореф-гадәтләр һәм гарәп теленең сүз сәнгате (красноречие) фәннәре белән бәйле аятьләр бар. Әгәр дә галим кеше (гарәп телен никадәр камил дәрәҗәдә белгән хәлдә дә) югарыда телгә алынган фәннәр буенча мәгънә эчтәлеген бирә алмаса, ул, аятьнең бар тирәнлегенә төшенә һәм аны шул дәрәҗәдә аңлата алмаячак. Менә ни өчен Коръәнне сүзгә-сүз тәрҗемә итү мәгънәсез гамәл булып тора. (Хәзерге көндә рус телендәге тәрҗемәләрнең барысы да сүзгә-сүз тәрҗемәләрдән санала.)

Шул сәбәпле, Коръәнне аңлатма бирүдән тыш тәрҗемә итәргә ярамый. Аңлатма (тәфсир) төзү өчен билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Коръән тәрҗемәсендә яки аның тәфсирендә әлеге таләпләрнең берсе генә сакланмаган очракта да, бу җаваплылыкны үз өстенә алган зат (шәхес) үзе дә ялгышачак һәм башкаларны да ялгыш фикерләргә кертеп җибәрәчәк.

Хәзер Коръән тәфсирен (ягъни аңлатмасын) төзүче ия булырга тиеш шартларны санап узыйк.

1.                Ул гарәп телен һәм аның семантикасын (мәгънә катламнарын) камил дәрәҗәдә белергә тиеш. Шул сәбәпле, телне белмәгән кешегә тәфсир төзү эшенә алынырга ярамый. Ул камил дәрәҗәдә гарәп теленең грамматик төзелешен белергә тиеш. Гарәп телендә һәр сүзнең мәгънәсе хәтта хәрәкәләр үзгәргән саен алмашына.

2.                Берничә телнең сарыф фәнен (морфология һәм сүзләрнең төрләнешен) камил дәрәҗәдә белү зарур. Ягъни һәр сүзнең нигезен, сүз ясалышын, форма ягыннан мәгънә үзгәрешен белергә кирәк. Боларның барысын да белми торып, бөтен Коръәнне ялгыш аңларга мөмкин.

3.                Ул этимология (сүзләрнең килеп чыгышы; гарәпчә – гыйльмел иштикак) фәнен төпле итеп үзләштергән булырга тиеш. Әгәр дә ике тамырдаш сүз булса, аларның мәгънәсе сүзнең нигезе буенча карала.

4.                Семантиканы (лингвистика фәнендә тел берәмлекләренең мәгънәсен өйрәнүче махсус бүлек; гарәпчә – мәган) белергә кирәк. Бу аңа сүзнең оешуы буенча мәгънәсен аңларга мөмкинлек бирәчәк.

5.                Шулай ук камил дәрәҗәдә стилистиканы (иң кимендә ике телнекен; гарәпчә – гыйльмел бәян) да белергә кирәк. Бу – җөмлә төзелеше үзенчәлекләре һәм аларның үзгәрешләре буенча сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аңларга мөмкинлек бирәчәк.

6.                Риторика (гарәпчә – бәләгать) фәнен белергә кирәк. Бу – сөйләм дәрәҗәсендәге осталыкны ачарга ярдәм итәчәк.

Алда әйтелгән өч фәнне Коръән тәфсире төзергә яки Коръәни-Кәримне тәрҗемә кылырга җыенганнарга белү мәҗбүри. Әлеге фәннәрне белмәгән кеше Коръән теленең камил ритмлы, искиткеч бай һәм аһәңле булуын аңлый алмаячак. Әлеге фәннәрне үзләштергән кеше Коръәннең могҗиза, Аллаһ сүзе булуын аңлый да алыр, һәм бар кешелек дөньясының моңа охшаш әсәр тудырырга сәләтсез икәнлегенә төшенер!

Пәйгамбәребез (сгв) заманында гарәп теленең сүз сәнгате (красноречие) иң югары баскычта булган, һәм ул вакытта яшәгән гарәпләр Коръән сүзенең мәгънәви тирәнлегенә һәм гүзәллегенә таң калганнар, шулай ук, кешенең моңа охшаш китап барлыкка китерә алмаячагын, монда Аллаһның кодрәте булуын аңлаганнар. (Аллаһның Китапларына (Тәүрат, Зәбур, Инҗил, Коръәни-Кәрим) ышану – иман шартларыннан санала.) Шуны аңлау аша гарәпләрнең күпчелеге Коръәнне таныган, әмма дан-шөһрәткә һәм байлыкка алданучыларның кайберләре аңа ышанудан баш тарта. Шуннан соң алар үзләре нәрсә дә булса иҗат итәргә омтылыш ясап карыйлар, әмма Коръәни-Кәримгә охшаш өч кенә юл да яза алмыйлар.

Бүгенге көндә Коръән текстын тәрҗемә итү белән шөгыльләнергә җөрьәт итүчеләр югарыда саналган фәннәрне бөтен камиллегендә белми диярлек.

7.                Коръәнгә аңлатма бирүче һәм тәрҗемә итүче аны уку алымнарын һәм кагыйдәләрен (кыйраәт) белергә мәҗбүр. (Коръән укуның җиде төрле алымы бар.)

8.                Гакыйдә (инану нигезләре) нык үзләштерелгән булырга тиеш. Киресенчә булган очракта аңлатма бирүче мәгънәви тәрҗемә башкара алмаячак, һәм үзенең сүзгә-сүз тәрҗемәсе белән үзе дә ялгышларга күмеләчәк һәм башкаларны да гөнаһка алып керәчәк.

9.                Тәрҗемә итүче, аңлатма бирүче Коръәннән ничек итеп хөкемнәр чыгарылуы турында сөйләүче ислам юриспруденциясен, ислам хокукын (фикъһе, ысул) төпле итеп белергә тиеш. Әлеге фәннәрне белми торып, ул Коръәннән искәрмәләр һәм дәлилләрнең ничек чыгарылганлыгын белмәячәк.

10.           Шулай ук фикъһене, ягъни Шәригать фәненең үзен белү кирәк. Әлеге фәнне белмәгән кеше, ялгыш аңлатмалар китереп, Шәригатьне бозып күрсәтәчәк.

11.           Аятьләрнең иңү сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен белергә кирәк. Аларны белмичә торып, билгеле бер (конкрет) сәбәпләр белән бәйле булган аятьләрнең мәгънәләрен аңлау мөмкин түгел.

12.           Ул нәсих-мәнсухны, ягъни моннан алдагы аятьнең нәтиҗәсен шуннан соңгы кайсы аять кире кагуын, һәм аларның кайсына таянырга, кайсы артыннан барырга икәнлеген белергә тиеш. Мисал өчен, бер аять тол хатынның кабаттан бер ел дәвамында кияүгә чыга алмавын әйтә, ә башка бер аятьтә дүрт ай да ун көн көтеп торырга кирәк булуы әйтелә. Әгәр дә тәрҗемәче нәсих-мәнсухны белмәсә, тәрҗемә кайсы аятькә иярергә кирәк икәнлегенә ачыклык кертмәячәк.

13.           Тәрҗемәче мәгънәсе үзеннән үзе аңлаешлы булмаган, кыска иңдерелгән аятьләрнең мәгънәләренә ачыклык керткән хәдисләрне белергә тиеш. Ул гарәп телен ничек кенә яхшы белсә дә, әлеге аятьләрнең мәгънәсенә ачыклык керткән хәдисләрдән тыш, башка кеше аңларлык тәрҗемә ясый алмаячак.

14.           Коръәнгә аңлатма бирүче, тәрҗемә итүче «ладуни гыйльменә» – Коръәнгә һәм хәдискә ияреп баруның соңында аңа Аллаһ тарафыннан ачылган яшерен белемнәргә ия булырга тиеш. Хәдистә әйтелгән: «Алган белемнәре буенча баручы кем генә булмасын, Аллаһ ул кеше белмәгән фәннәрне дә аңа ачачак» (Әбу Ногайм). Коръәнне рус теленә тәрҗемә итүчеләрнең берсе генә булса да әлеге шартларны үтәгән булып торамы? Юк, берсе дә.

Безнең чор дин галимнәре әйткәнчә, югарыда китерелгән барлык фәннәргә өстәп, Коръән тәфсирен төзүче яки тәрҗемә итүче табигать фәннәрен дә белергә тиеш. Коръәндә бары тик соңгы гасырларда гына галимнәр аңлатмалар тапкан ачышларга күрсәтә торган аятьләр шактый күп. Ундүрт гасыр элек иңгән Коръәни-Кәримдәгеләр кеше тарафыннан уйланган әсәр түгел, бу – Аллаһы Тәгаләнең Сүзе икәнлеген тагы бер тапкыр раслый торган нечкәлекләр дә бар.

Коръән аңлатмасы язарга яки аны тәрҗемә итәргә алынучының әлеге таләпләргә туры килүе зарур. Моннан тыш, Коръәнне тәрҗемә итүче түбәндәге шартларга да җавап бирергә тиеш:

1.                Гарәп теле белән беррәттән ул тәрҗемә ителә торган телне дә бертигез дәрәҗәдә белергә тиеш. Коръәнне аңлау – бер нәрсә, ә аны башка телгә тәрҗемә итү – ул үзе янә бер җаваплы хезмәт. Шунлыктан, ике телне дә камил дәрәҗәдә белү таләп ителә.

2.                Ул иң әүвәл Коръән тәфсирен гарәп телендә язарга тиеш. Аннан соң тәфсирнең мәгънәсен тәрҗемә итәргә дә мөмкин булачак. Шул рәвешчә, укучы моның сүзгә-сүз тәрҗемә түгел, ә аңлатма икәнлеген беләчәк. Коръәннең сүзгә-сүз тәрҗемәсе була алмый.

3.                Коръәнне тәрҗемә итүче тәкъва кеше булырга тиеш. Әбу Бәкер (Аллаһ аннан разый булса иде): «Әгәр Коръәнгә һәм хәдискә каршы килерлек нәрсә дә булса эшләсәм, мине нинди җир күтәреп торачак?» – дип әйткән. Мондый тәкъвалыкка ия булмый торып, тәрҗемәче үзенә нәрсә ошаса, нәрсә җиңел бирелсә – шуны язарга мөмкин.

Барлык ислам галимнәре дә килешә төшәләр: Коръәнне тәрҗемә итеп аның тәфсирен төзү өчен югарыда безнең тарафтан саналган шартларны төгәл үтәргә кирәк. Боларның барысын да җентекләп өйрәнергә теләгән кеше түбәндәге китапларны укый ала: Җәләлетдин әс-Сөюти «Әл-Иткан фи үлүм әл-Коръән»; Сәйид Галәви «Әл-Кәваидел әсасият фи үлүмил Коръән»; Мөхәммәд Зөбәйди «Итхаф»; доктор Нуреддин Гитр «Үлүмүл Коръәнил-Кәрим» һ. б.

Нияз САБИРҖАНОВ

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы