Гореф-гадәтләребез Коръәнгә бәйләнгән

15 май 2012 ел 08:43

Пәйгамбәребез с.г.в. вафат булганнан соң бер көнне сәхабәләрдән Әбү Һөрәйра базарларда, урамнарда булган бөтен мөселманнарны мәчеткә чакыра башлаган. Әйткән: «Әйдәгез, килегез, бүген пәйгамбәребезнең мирасын бүләчәкбез». Кич белән халык мәчеткә җыелышкан. Әмма ни күрәләр: мәчет эчендә кемдер намазда, кемдер вәгазь сөйли, кемдер Коръән, хәдис укый. Сәхабәләр аптырап: «Йә Әбү Һөрәйра, безгә әйткән идең монда пәйгамбәребезнең мирасы — алтыннары, көмешләре бар дип. Без аны бүлергә, бүлешергә килдек». Әбү Һөрәйра аларга җавап бирә: «Сез белми идегезме, пәйгамбәребезнең мирасы — Коръән. Аны бүлешергә чакырам».

Халкыбызның күп гореф-гадәтләре Коръән белән бәйләнгән. Әмма без шундый сүзләрне ишетәбез: «Коръәнне монда укырга ярамый, тегендә, каберлектә ярамый, болай ярамый, тегеләй ярамый». Әйтәсе килә ки: «Әй кешеләр, ташлагыз бу сүзләрегезне. Мөмкинлек булса шундый бер мөмкинчелек тудырыр идек: дөньяда Коръәнсез урын калдырмас идек. Чөнки бездә — татар халкында шундый сүз бар: без туарбыз — Коръән укырбыз, үләрбез — Коръән укырбыз, табарбыз — Коръән укырбыз, югалтырбыз — Коръән укырбыз. Моннан чыгып вафат булучыларның 3,7, 40ын үткәрербез. Кемдер бу гадәтләрне ташларга чакыра. Әмма ул Коръән белән бәйле мәсьәлә. Әгәр аны ташласак, тормышыбыздан Коръәнне ташлаган кебек булыр. Мөселман гаиләсендә туган баланың күзе азан тавышлары белән ачыла. Шулай ук яңа өйгә күчсәк тә Коръән укытырбыз. Бүген машина алучылар да машиналарында Коръән укытырга тырыша. Ягъни бөтен гореф-гадәтләребез Коръәнгә бәйләнгән. Шуңа күрә аларга каршы килү ярамый. Башта аның нигезенә караячаксың. Аннары соң әйтәчәксең — ул кирәкме, юкмы? Һәр әйбернең нигезе бар. Шуңа күрә безнең халык шатланганда да, кайгырганда да Аллаһтан сорый, Аңа сыена.

Коръән тормышыбызга кергән, аңа сеңгән. Кемдер бу йолаларны аңлап үти, кемдер бик үк төшенеп тормыйча. Монсы икенче мәсьәлә. Пәйгамбәребез с.г.в. артыннан иярергә — безгә Коръән шуны өйрәтә. Ул пәйгамбәребез с.г.в.нең тышкы ягын копияләштерүне, тышкы ягын алуны күздә тотмый, һич юк. Пәйгамбәребез с.г.в.гә охшау дигәндә аңа иярербез дигән мәгънә аңлашыла. Бүгенге җәмгыятьтә күрәбез: бөтен җирдә кабатлау чире бар. Без аны һәр хезмәт күрсәтү өлкәсендә, сәүдәдә дә күзәтәбез. Күп кенә әйберләрне башка культуралардан алып безгә кабатлап ясаган булалар. Мәсәлән, бүген күп кафелар ачыла. Анда безгә япон, Азия халыклары ашларын тәкъдим итәләр. Аларны кабатламакчы булалар. Моның яхшы ягы да, начар ягы да бар. Начар ягы — үзебезнең ашларыбызга тиешле игътибар бирмәү, чит халыклар кухнясы белән мавыгу. Ә бит үзебезнең ашларыбызны да онытмаска кирәк. Күз алдыгызга никях табыннарын китерегез — тәмле бәлешләр, гөбәдия-чәкчәкләр башка нинди халыкларда бар? Һәр халык үз юлын, үз үзенчәлеген сакласын. Без әйбернең яңасын алып аны үзләштерә алмасак һәм үзебезнекен дә онытсак уртада калырбыз. Үрдәк белән күгәрчен хикәятендәге кебек. Күгәрчен үрдәккә әйтә: «Минем синең кебек йөрисем килә». Үрдәк әйтә: «Ә минем синең кебек буласым килә». Бер-берсенә охшарга теләп аякларын кыскарталар. Йөри башлыйлар. Ләкин булдыра алмыйлар. Булдыра алмагач, әйтәләр: «Элеккесенә кайтыйк». Һәм элеккесенә дә кайта алмыйлар. Чөнки аяклары кыскарган. Бүген яшьләребез дә шулай: яңаны алалар, искесен ташлыйлар. Яңаны да булдыра алмыйлар, искесенә дә кире кайту мөмкин түгел. Чөнки оныттылар. Иң яхшы кабатлаучы җанвар — маймыл. Африкада җимеш ашасыгыз килсә, агачта маймыл эзләрсез. Сез аңа таш ыргытырсыз. Ул сезне кабатлап агачтан җимеш ыргытыр. Ачу белән эшләмәс, фәкать сезне кабатлар. Аучылар ничек тота маймылларны: җир өстенә читлек куялар, эченә чикләвекләр ташлыйлар. Чикләвекне маймыл күз алдында ватып ашыйлар. Китәләр. Маймыл җиргә төшә, чикләвек алу өчен кулын читлеккә тыга, чикләвекне учына тутыра. Ләкин чикләвекле кулын читлектән ала алмый. Кулны читлектән чыгару өчен чикләвекләрне ташларга кирәк. Аучы килә, маймыл аны күрә, иреклеген югалтасын да тоя. Әмма барыбер чикләвекләрне ташламый.

Бүген безнең халкыбыз да шулай: кулыбызга кайбер әйберләрне бирделәр. Шушы әйберләрне югалтмас өчен ирегебезне югалттык. Шуңа күрә яңалыкка иярәбез дип ата бабаларыбыздан килгән яшәү рәвешен, күркәм йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне югалтмыйк. Чөнки без алар белән кешелегебезне, мирасыбызны, йөзебезне, тарихыбызны саклыйбыз. Кемдер әйтә: пәйгамбәребез с.г.в.гә иярергә кирәк. Әмма бу очракта сүз тышкы якны түгел, ә эчке якны кабатлау хакында барырга тиеш. Пәйгамбәребез с.г.в. бервакыт намаз эчендә аяк киемнәрен сала. Элек гарәпләр чүлдә намазны аяк киемнәре белән укырлар иде. Моны күреп намазда булган барлык сәхабәләр аяк киемнәрен салып читкә куялар. Намаздан соң пәйгамбәребез с.г.в. сорый: «Ни өчен аяк киемнәрегезне салып намаз урыныннан читкә куйдыгыз?» — дип. Сәхабәләр әйтә: «Син чыгардың, без дә чыгардык». Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: «Мин шуңа чыгардым — яныма Җәбраил г.с. килеп аяк киемемдә бер нәҗес барлыгын әйтте. Шуңа мин аны салдым».

Пәйгамбәребез с.г.в. Мәккәдә вакытта мөшрикләр чәчләрен бер якка тарый торган булалар. Аллаһы Рәсүле аларга охшамас өчен чәчен икегә бүлеп тарый башлый. Мәдинәгә күчкәч күрә: биредәге яһүдиләр дә чәчләрен икегә бүлеп тарыйлар. Аларга охшамас өчен пәйгамбәребез с.г.в. чәчен яңадан Мәккә мөшрикләре кебек тарауга кире кайта. Ягъни биредә чәчне бер яки ике якка тарау сөннәт түгел. Монда сөннәт — үзебезне. үзебезнең фикеребезне, гореф-гадәтләребезне саклау. Шуңа күрә үзебезне саклыйк. 

 

Сөләйман хәзрәт ФӘХРИЕВ
Musulman.su

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана