Мәктәпләргә яңа фән кертелә

11 май 2012 ел 08:33

– 2012-2013 нче уку елыннан Россия мәктәпләрендә IV сыйныф укучылары өчен «Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика» ("Основы религиозных культур и светской этики") дигән яңа фән кертеләчәк. Бу – илдәге традицион дин әһелләренең ил җитәкчелегенә гозере буенча эшләнә, – дип яза www.tatar-inform.ru сайты. – Ата-аналарга "Дөньяви этика нигезләре", «Дөньякүләм дин мәдәниятләре нигезләре», шулай ук православие, ислам, будда, яһүд мәдәнияте нигезләре тәкъдим ителә. Алар алты модульнең берсен сайлап алырга тиеш булачак.

Шул уңайдан 4 май көнне ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә “Урта мәктәптә диннәр мәдәниятләре һәм дөньяви этика нигезләрен укыту: сәбәпләре, хыялны тормышка ашыру алымнары, көтелгән нәтиҗәләр” дигән темага “түгәрәк өстәл” утырышы узды. Очрашуда РИУ ректоры, диннәр мәдәниятләре һәм дөньяви этика нигезләре курсы буенча дәреслек авторларының берсе Рәфыйк Мөхәммәтшин, мөфтиятнең фән һәм мәгариф бүлеге мөдире Вәлиулла хәзрәт Якупов, Казанның будда җәмгыяте, Рус православ чиркәве вәкилләре, педагоглар, КФУның “Диннәрне өйрәнү” кафедрасы мөдире Валерий Королёв катнашты.

         Сүз әлеге курсны укыту өчен кадрлар әзерләү, аларның сыйфаты, теге яки бу модульне сайлап алу, диннәр белән бәйле модульләрнең нигә быел сайланмау мәсьәләләре тирәсендә барды. Мәктәпләргә әлеге курсны кертү өчен җаваплы булган Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре килмәү сәбәпле, кадрларга бәйле күп сораулар җавапсыз да калды. Бары тик быел мәктәпләргә "Дөньяви этика нигезләре", «Дөньякүләм дин мәдәниятләре нигезләре» модульләре кертеләчәге генә билгеле булды. Әлеге курс буенча Россия төбәкләрендә үткәрелгән тәҗрибә нәтиҗәләре күрсәткәнчә, укучыларның ата-анасы күбрәк (42 %) “Дөньяви этика”га өстенлек биргән.

         «Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика» курсы федераль компонент буларак мәктәпләргә кергәнче, ике ел дәвамында Россиянең 19 төбәгендә (Татарстан анда катнашмады) тәҗрибә үткәрелгән.

         Казан (Идел буе) федераль университетының “Диннәрне өйрәнү” кафедрасы мөдире, фәлсәфә фәннәре кандидаты Валерий Королёв билгеләп үткәнчә, яңа курсны укыту өчен кадрлар пробелмасы кискен тора. Аның сүзләренчә, аларның кафедрасы әзерләгән профессиональ белгечләрне мәктәпләргә алырга атлыгып тормыйлар. “Хәзерге вакытта мәктәп укытучыларын тиешенчә әзерләү турында уйларга кирәк”, – диде ул.

         Казандагы Будда үзәге президенты Оскар Брейтман сүзләренә караганда, укучыны яшьтән дөньякүләм диннәрне өйрәнүгә көчләп этәрү кирәк түгел. “Аны кеше олы яшьтә хәл итәргә тиеш. Кече яшьтән аңа көчләп тагу аның мөмкинлекләрен чикли, сәләтләре ачылмауга китерергә мөмкин. Икенче яктан караганда, без күпмилләтле илдә яшибез. Шуңа күрә күршеңнең ничек яшәве турында белү гражданлык бурычы булып тора. Диннең үсешен дөньяви күзлектән чыгып аңлатуны дөрес адым дип саныйм”, – диде ул.

         Казан епархиясе вәкиле Сергий Шкуро белдергәнчә, яңа предметны мәктәпләрдә махсус әзерлекле дин белгечләре укытырга тиеш. Әгәр дә мондый мөмкинлек булмаса, тарих укытучылары белем бирсә дә ярый.

         Татарстан мөфтиятенең фән һәм мәгариф бүлеге мөдире, тарих фәннәре кандидаты Вәлиулла хәзрәт Якупов мәктәпләргә яңа курс кертелүне хуплап, аның ярдәмендә күп кенә мәсьәләләрне хәл итеп булачагын билгеләп үтте.

Очрашуда катнашучылар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашында тагын бер тапкыр фикер алышырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килде.

         Шунысын да билгеләп узасы килә: диннәр тарихы нигезләрен укыту Татарстан өчен яңалык түгел. Моннан 5-6 ел элек министрлык теләге буенча диннәр тарихы буенча дәреслек эшләнгән иде. Ул Россия төбәкләренә дә тәкъдим ителде. Әлеге дәреслек буенча Татарстанда өч йөздән артык мәктәптә факультатив һәм электив рәвештә дин дәресләре укытылды. Министрлык мониторингыннан күренгәнчә, аның нәтиҗәләре бик кызыклы булып чыккан. “Балалар тарафыннан да, ата-аналар ягыннан да “Диннәр тарихы” дәреслегенә дә, аны укытуга да каршылар бөтенләй булмады диярлек”, – диде РИУ ректоры.

         Профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин мәктәпләргә дәреслек әзерләүдә катнашкан. “Хәзер без V сыйныф өчен дәреслек әзерлибез. Дәреслек – әле ул эшнең уннан бер өлеше генә. Педагоглар өчен өстәмә материал булу да бик мөһим. Укытучыларны әзерләү Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен мөһим проблемаларның берсе дип саныйм. Аннан соң объектив укыту мәсьәләсе дә бар. Без татар булгач, безгә традицион ислам дине якын. Татар кешесе укытса, аның православ диненә мөнәсәбәте нинди булыр? Субъектив булмасмы дигән сораулар да бар. Укытучылар теге яки бу динне бар күңеленнән аңлата алырмы? Монда әле бик күп концептуаль мәсьәләләр бар. Бу укытыла башлагач баш калкытыр һәм акрынлап хәл дә ителер инде. Беренче елда, барыбер, проблемалар күп булыр дип уйлыйм”, – диде РИУ ректоры.

        

Рәфыйк Мөхәммәтшин, сәясәт фәннәре докторы, РИУ ректоры, әлеге курс буенча дәреслек авторларының берсе:

– Ата-аналар өчен мин моны көтелмәгән яңалык дип атамас идем. Аннан соң җәмгыятькә дин әйләнеп кайтты. Бу мәсьәлә актуаль. Шуңа күрә ата-аналарның балаларына профессиональ рәвештә дин турында сөйләүләрен телиләр, бәлки аларның үзләренең дә белемнәре җитмидер. Диннең төрле формада мәктәпкә үтеп керүе – табигый күренеш. Ул нинди рәвештә керә һәм аның нәтиҗәләре ничек булыр дигән проблема бик күп ата-аналарны борчый. Шуңа күрә ике ел дәвамында барган эксперимент нәтиҗәсендә күп ата-аналарның Россия өчен традицион диннәр тарихын һәм дөньяви этиканы сайлавы очраклы түгелдер. Ата-аналар әле мин балама үземнең бабамның динен укыта башласам, ул белем бала өчен кирәк, ләкин аңа карата башка балаларның мөнәсәбәте үзгәрмәс микән дигән уй белән шөбһәләнә. Алар, белем бирүдән бигрәк, сыйныфны бүлгәләүдән куркалар. Моның өчен кайбер җирлек тә бардыр инде. Чөнки бала дин тарихын гына укып калмый, аның дөньяга караш системасы да формалаша. Без динне барыбер дөньяга караш системасы дип карыйбыз. Дин турында укытканда аны мәдәнияткә генә кайтарып калдырып булмый. Дин мәдәнияте турында сөйләгәндә барыбер аның дини нигезләре, догматикасы (Аллаһка ышану, Аллаһка инану) турында сөйләргә кирәк. Бу – баланың дөньяга караш системасын формалаштыру өчен бер адым. Ата-аналар, баланың караш системасы башкача формалашып, аның башка диндәге балаларга мөнәсәбәте үзгәрмәсме икән дип азмы-күпме шүрлиләр. Моның өчен җирлек бар дип уйлыйм. Аннан соң диннәр укыту өчен мәктәп үзе, гомумән, әзерме икән? Чөнки мәктәп – дөньяви. Мәктәптә табигать фәннәре Чарльз Дарвинның эволюция теориясенә корылган. Бер дәрестә бу теория буенча укытып, икенче дәрестә Аллаһы Тәгалә кешене яраткан дип өйрәтеп, аның нәтиҗәсе нәрсә булыр дигән мәсьәлә, әлбәттә, ата-аналарны борчый. Бу аларны гына түгел, безне дә уйландыра. Без бу курсны мәктәпкә балаларыбыз әхлаклырак булсын дип кертәбез. Кайбер нәтиҗәләр дә бар. Мәсәлән, Балтач районында ун ел дәвамында “Әхлак нигезләре” укытыла. Аның нәтиҗәләре шактый сизелә. Әхлаклылык дәрәҗәсе, дин сабагы укыганнан соң, барыбер үсә.

         Биредә сүз югары әхлаклы булу турында гына бармый. Без бит күпмилләтле дәүләттә яшибез. Күпмилләтле дәүләттә ул проблема китереп чыгармасмы? Шәхсән баланы алганда, аның әхлагы югары булыр, шул ук вакытта башка балаларга карата аның мөнәсәбәте кардиналь үзгәрмәсме? Ул мөнәсәбәт җәмгыятькә проблема китереп чыгармасмы дигән сорау кала бирә. Без Татарстанны күпмилләтле, толерант дип йөртәбез. Бу фән кереп киткәннән соң, күпләр биредә кардиналь, принципиаль үзгәрешләр булмасмы дип уйлана. Бу хакта Мәгариф министрлыгы чиновниклары да хәбәрдар. Шуңа күрә быел ике генә модульнең кереп китүе дә шуның белән бәйле. Ул башка диннәр тарихларын укытырга теләмәүдән түгел, ә бәлки Татарстанда диннәр арасындагы мөнәсәбәт тискәре якка үзгәрмәсме икән дип шүрләүдән. Әмма алга таба ислам дине, православ дине нигезләрен сайлау барыбер булмый калмас. Безнең республикабызда бит тулысынча татарлар гына яшәгән районнар да бар. Анда ислам дине нигезләрен укытудан мин бернинди дә проблема да сизмим. Аннары руслар яшәгән районнарда православие дине нигезләре укытканда, сыйныфны бүлгәләү юк. Ә шәһәрләрдә укытуны оештыру ягыннан да, нәтиҗәләр хакында әйтү дә шактый четерекле.

Римма ГАТИНА

www.tatar-inform.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана