Ничек конфликтларсыз аралашырга?

27 апрель 2012 ел 11:42

Безнең һәрберебезнең дә үз тормышында кемнәрнеңдер кызып киткән, кычкырыш, ызгыш-талаш шаһите, ә кайбер очракларда катнашучысы да булырга туры килгәне бардыр. Кем белән булса да сүзгә килешеп алганнан соң, без булган хәлләрне бәяләү, аңа нәтиҗәләр ясый башлавыбыз сирәк түгел.

Кайчагында «әйткәләгәннәреңә» үкенергә туры килә, шәхси дөреслегеңдә шикләнүләр туа, әмма... и-их, мөнәсәбәтләр бозылган. Нәкъ менә шундый минутларда конфликтлардан нинди юллар белән котылырга, аны ничекләр итеп булдырмый калырга мөмкин иде соң дип уйлана башлыйсың.

Ә барыннан да үкенечлесе шунда: конфликттан ничек качасын да беләсең кебек, альтернативаларны да карыйсың, әмма, чынлыкта, мәсьәлә хәл ителми, бердәм мантыйк чылбыры хасил булмый. Моннан тыш, ни генә була калган очракта да, игътибар үзәгенә алынган мөһим тормыш мәсләген саклап калырга кирәк булган очраклар да була бит әле...

Ә хәзер күз алдына китерегез: сезнең конфликтны үстерүгә юл куймыйча, аны булдырмый калу чарасын алдан ук күрү мөмкинлегегез бар иде, ди. Бик күпләр, бик теләп, мондый мөмкинлекне файдалана ала. Төп мәсьәлә бары шунда гына: моңа ничек ирешергә?

Иң башта барлык мөмкинлекләрне файдалануга бәйле булган гап-гади хакыйкатьне истә тотарга кирәк булачак. Беренче карашны болайрак тәгъбирләргә мөмкин: “Әгәр дә сез низаглашырга исәп тотмыйсыз икән, сезнең белән тиргәшеп булмаячак”. Үзләштерергә кирәк булган икенче кагыйдә болайрак яңгырый: «Конфликтны тулаем тискәре күренеш кенә итеп карарга ярамый, күп очракта ул уңай нәтиҗәгә алып килә, ә иң мөһиме – аны дошманлык дәрәҗәсенә җиткермәскә кирәк».

Көнкүрештә һәм тормышта була торган сүзләшүләрне булдырмый калырга өйрәнү өчен, аның җәелергә мөмкин үсешен (динамикасын), схемасын аңлау мәслихәт. Нинди генә очракта да каршылыклар җыелмасы оеша – ул нинди дә булса ихтыяҗны канәгатьләндерүдә куркыныч тудыра торган көч. Каршылыклар җыелмасы сыйфатында һәрьяк өчен алдан уйлап куелган нинди дә булса соңгы максат булырга мөмкин. Әлеге максатка дәгъва итүчеләр ким дигәндә икәү булса яки һәрбер билгеле бер (конкрет) кешенең аңына соңгы максат төрлечә күзалланган вакытта ызгыш-талаш барлыкка киләчәк тә инде.

Әгәр дә үз алдыңа ызгыш-талашта җиңүне максат итеп куймыйча, теләктәшлеккә ирешүне хуплыйсың икән, конфликттан нәкъ менә шушы сәбәп буенча җиңел генә котылырга мөмкин. Әлеге бурыч-вазифаны тормышка ашыру өчен, барыннан да бигрәк, сезнең оппонентта кайсы омтылыш өстенлек алганлыгын ачыкларга кирәк. Ызгыш-талаш әдәбендә өч төп омтылыш-максатны аерып чыгарырга мөмкин.

Беренчесе – ул шәхси фикереңне белдерү. Билгеле булганча, шәхси фикер шәхеснең мөстәкыйльлеген гәүдәләндерү чарасы булып хезмәт итә, һәм, аны узып китеп, кеше бик күп чикләр аша күчеш ясарга мөмкин. Мондый кеше аның фикерен үзгәртә алырлык фикер, эш-гамәл юклыгын расларга керешәчәк. Мөгаен, моңа охшаш очракларда конструктив диалог мөмкин түгел, ул баштан ук уңышсызлыкка дучар була. Бу мизгелдә үз-үзеңне тоту кагыйдәсе чын карашыңны тулысынча ачу мөмкинлегенә бер адым булачак. Сез бу кешенең фикерен хөрмәт итәсез, аның белән килешәсез дә диярлек, тик кайбер шәхси сорауларда гына фикерләрегез аерыла икәнлекне аңа төшендерә башлау бик тә мөһим. Мондый очракларда аралашуның иң кулай рәвеше булып әңгәмәнең түбәндәге схема буенча оештырылуы мөһим: «Мин сезне һәм әлеге мәсьәлә буенча сезнең фикерегезне бик тә яхшы аңлыйм; минем төгәллек кертәсе килгән бер караш шул гына...» – һәм моңа охшаш чыгыштан соң төп мәсьәлә буенча фикер алыша башларга мөмкин. Барыннан да бигрәк, әңгәмәдәшеңнең дөрес түгеллеген ашыгып исбатларга тырышмагыз, моның белән сез аны үзегезгә һәм үзегезнең фикерегезгә каршы тагын да ныграк этәрәчәксез. Иң яхшысы – үз тәкъдимнәреңне «Мин моны менә шулай дип уйлыйм» кебек катгый раслау дәрәҗәсендә түгел, бәлки «Әгәр без моңа бераз башкачарак карасак?» соравы рәвешендә тәкъдим итәргә. Иң әһәмиятле һәм иң катлаулы вазифа – оппонентыгызның соңгы карары, сезгә бәйле булмаган кебек, гүя аның үзе уйлаган фикере буларак оешкан карар юнәлешендә әңгәмә куерту осталыгы. Шунысын да истә тотыгыз, бәхәстә беркем дә үз фикерләренең кире кагылуын теләми. Әгәр дә сез, хәтта бәхәсләшергә урын калдырмый торган дәлилләр китерәсез икән, үз оппонентыгызны почмакка куып кертеп һәм шәхси дөреслегегезне исбатлап җиңүгә ирешәсез икән, сезнең әңгәмәдәшегез барыбер үзен бик үк уңай хис итмәячәк һәм киләчәктә сезнең белән аралашмаска тырышачак, ә бу исә шулай ук бик үк өметле киләчәк түгел.

Икенче омтылыш-максат – бу шәхси ихтыяҗ һәм иҗтимагый канун-кагыйдә конфликты. Бу тип кешеләр өчен гомум кабул ителгән караш-гадәтләрне чын мәгънәсендә юкка чыгару әһәмиятле. Күрәсең, мондый кешеләр өчен бәхәс үз-үзен күрсәтү чарасыннан тыш бернәрсә дә түгел. Гадәттә, бу күренеш халыкта бар нәрсәне дә тулысынча кире кагу, танымау (нигилизм) дип йөртелә. Мондый тип кешеләр белән үзара аралашу рәвеше алдагысы белән охшаш; бу очракта шәхси хис-тойгыдагы өстенлекнең әһәмияте бик нык көчәеп китә. Шунысын истә тотарга кирәк: моңа охшаш нигилизм битлеге, барыннан да элек, яклаучысы (таянычы) булмаган һәм психологик яктан зәгыйфь кешеләргә хас.

Омтылыш-максатның өченчесе – иҗтимагый кысалар (социаль нормалар) системасындагы конфликтлар белән бәйле. Әлеге очракта төрле карашлар, инанулар, әхлак (мораль) кагыйдәләренең «бәрелешүе» игътибар үзәгеннән китми. Мондый чакта барысы да үзеңне башка берәү урынына куеп карау мөмкинлеге һәм вакыйгаларны башка шәхес күзлегеннән бәяли белү әңгәмәләре оештыру хисабына хәл ителә.

(Ахыры газетабызның киләсе санында.)

Нияз САБИРҖАНОВ

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

 

Башка журналлар

Халкы ачык йөзле, ярдәмчел

14 апрель 2014 ел 09:05
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы