Мамадыш мәдрәсәсе

27 апрель 2012 ел 11:49

Без бүген җәмгыятебезнең рухи асылын торгызырга, яшәтергә, саклап калырга күп мөмкинчелек тудырылган заманда яшибез. Мамадыш мәдрәсәсенең максаты исә әлеге рухи мирасны саклап калу һәм аны киләчәк буыннарга ирештерү, шулай ук югары әхлаклы, дини һәм дөньяви белемнәр белән коралланган, җәмгыятебезнең төрле тармакларында хезмәт итә алырлык белгечләр әзерләү. Шунлыктан, уку-укыту программасы дини һәм дөньяви фәннәр катнашында төзелгән; укыту хәнәфи мәзһәбе буенча алып барыла. Дәрес программалары ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Шәкертләргә мәдрәсәдә уку белән беррәттән, шәһәрнең һөнәри лицеенда да белем алу мөмкинлеге тудырылган. Мәдрәсәдә укулар көндезге бүлектә укучылар өчен 1 сентябрьдән, кичке бүлектә укучылар өчен 1 октябрьдән башлана.

Мәдрәсәнең тагын бер үзенчәлеге бар. Республикабыздагы башка мәдрәсәләрнең шәкертләр географиясе бик киң, аларга төрле төбәкләрдән килеп укыйлар. Мамадыш мәдрәсәсе җитәкчелеге исә район башлыгы киңәшен тотып, шәкертләрне катгый рәвештә үз районыннан гына туплый. Әлбәттә, шәкертләр туплауның мондый ысулы авырлыклар тудыра. Чөнки район күләмендә генә мәдрәсәдә укырга теләгән ихласлы укучыларны табу аерата авыр. Әмма әлеге принцип буенча хәрәкәт итү районны яшь дин белгечләре белән тәэмин итүдә уңай роль уйнамый калмый. Шәкертләр монда укый һәм яши башлау белән бер гаилә балалары сыман, бер-беренә ярдәм итеп, әдәпле һәм намуслы булып, бер-берсе турында кайгыртып-ярдәмләшеп яшиләр. Мәдрәсәдә уку-укыту алымнарын камилләштерү, укытучы-мөгаллимнәрнең педагогик осталыгын үстерү өстендә даими эш алып барыла, педагогик киңәшмәләрдә тәҗрибә уртаклашу була. Яхшы укучы шәкертләрнең олимпиадаларда катнашу мөмкинлеге булдырылган – мәдрәсә шәкертләре укудан буш вакытларын файдасыз үткәрми. Алар өчен һәрдаим төрле кызыклы чаралар үткәрелеп тора: спорт ярышлары һәм табигать кочагына чыгып ял итүләр гадәткә кертелгән, һәр уку елы башында Белем көне уздырыла, Коръән уку бәйгеләре үтә, сугыш ветераннары белән очрашулар, төрле әдәби кичәләр, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә булышу, мәктәпләрдә наркоманиягә каршы чыгышлар ясау – болар барысы да мәдрәсә тарафыннан үткәрелә торган чаралар. Шулай ук чыгарылыш кичәләре дә тирән эчтәлекле, истә калырлык итеп уздырыла. Шәкертләр һәм хезмәткәрләр өчен эчке тәртип кагыйдәләре эшләнгән. Шәкертләр алдына куелган ошбу таләпләр белән бергә, мәдрәсәнең эчендәге һәм аның тирә-ягындагы мәйдан чисталыгын – тәртибен дә әле алар үзләре сакларга тиешләр.

Мамадыш мәдрәсәсенең бүгенге көндәге мөдире – Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин. Ул 3 ел дәвамында Ислам дине кабул итүнең меңьеллыгы исемендәге мәдрәсәдә белем алган. Россия ислам университетын тәмамлаган, 4 ел Мисыр дәүләтенең әл-Әзһар университетында укыган. Параллель рәвештә Мәскәүдә читтән торып юридик факультет тәмамлаган. Мөдирнең ике ярдәмчесе бар. Уку-укыту эшләре буенча ярдәмчесе – Ранил хәзрәт Талипов. Ул Түбән Кама шәһәрендәге “Рисәлә” мәдрәсәсендә укыган. Ранил бүгенге көндә читтән торып Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтында дөньяви белем үзләштерә. Тәрбия эшләре буенча ярдәмче – Ирек хәзрәт Нуриев. Ул РИУны тәмамлаган, хәзерге вакытта шул университетның магистратурасында укый. Мөгаллимнәр төркеме җиде кешедән тора. Аларның күбесе, дини белем белән беррәттән, дөньяви белемгә дә ия.

Башка мәдрәсәләрдән аермалы буларак, биредә укучы шәкертләр мәдрәсәдә генә укып калмыйлар – шәһәрнең 2 нче гимназиясендә дә белем алалар. Биредә алар машина йөртү хокукына таныклык алу өчен дә укыйлар. Әлеге шәкертләр өчен махсус расписание төзелгән, алар шимбә һәм ял көннәреннән тыш, өйләгә кадәр гимназиядә укып, өйлә намазыннан соң мәдрәсәдә гыйлем алалар. Тулы уку программасын үзләштергән укучыларга шәһадәтнамә тапшырыла.

Мәдрәсәнең ачылуына – 4 ел. 2011 елда мәдрәсәнең беренче чыгарылышы булды. Шул арада мәдрәсәнең кичке бүлеген сиксәнгә якын кеше тәмамлады. Шәкертләребезнең кайберсе мәдрәсәне тәмамлаганнан соң, дини белемнәрен камилләштерүне дәвам иттереп, югары дини уку йортларына керә. Һәрхәлдә, биредә укып чыккан шәкертләрнең һәркайсы җәмгыятебезнең төрле тармакларында эшләп, милләтебезне, динебезне үстерүдә үзләреннән зур өлеш кертеп, үз халкыбызга хезмәт итәләр.

Әйтеп үтелгәнчә, мәдрәсәдә кичке уку бүлекләре дә эшли. Бу бүлеккә махсус урта һәм дөньяви уку йортларында югары белем алган яшьләр белән беррәттән өлкән яшьтәгеләр дә килә. Бу бүлектә укучылар арасында нинди генә һөнәр ияләре юк: табиблар, мәктәп укытучылары, төзүчеләр, журналистлар, игенчеләр, икътисад-сәнәгать өлкәсендә хезмәт куючылар һ.б. Укыту дәверендә, көндезге бүлектәге шикелле үк, бу бүлектә дә укытыла торган фәннәр буенча һәр сыйныфта да тикшерү эшләре, сыйныф эшләре һәм рефератлар языла һәм һәр уку елына зачёт-имтиханнар тапшырылып, алган белемнәр ныгытыла. Кичке бүлектә укыту ике төркемгә бүлеп алып барыла: эшләп укучы шәкертләр атнаның ике көнендә кичке якта, ә хезмәттә булмаганнар – атнаның ике көнендә иртәнге якта, ягъни өйләгә кадәр укыйлар. Ял көннәрендә оештырылган укулар кечерәк яшьтәге шәкертләр өчен. Мәдрәсәдә шулай ук имамнарның һәм абыстайларның белемнәрен арттыру курслары да эшләп килә. Алар айга бер тапкыр мәдрәсәдә белемнәрен арттыралар. Елга өч мәртәбә унар көнлек курслар да оештырылган. Мәдрәсәдә укып чыгып шәһадәтнамәләр алган укучыларга да биредә гыйлемнәрен тагын да камилләштерү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Алар атнага бер тапкыр мәдрәсәгә килеп укып китә алалар.

Мамадыш мәдрәсәсе базасында балалар лагерьлары да үткәрелә. Шунысы үзенчәлекле, мәдрәсә мондый лагерьларны елның дүрт фасылында да үткәрергә тырыша. Бу чаралар мәктәп балаларының каникул вакытына туры китереп эшләнелә. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, мондый лагерьларда балалар урамның тискәре йогынтысыннан арыналар, рәхәтләнеп ял итәләр, сәламәтлекләрен ныгыталар, дини белем һәм тәрбия алалар, тәртипкә, олыларны хөрмәт итәргә өйрәнәләр. Алар арасында дуслык мөнәсәбәтләре һәм бер-береңә мәрхәмәтлелек хисе урнаша. Бу балаларның алдагы тормышларын күзәтсәк, аларның күбесе тормышта ныклы позициядә тора, прогрессив фикер йөртә һәм дини белемнәрен югары уку йортларында укыган чакта дәвам иттерә.

Мәдрәсәнең киләчәккә дә планнары зурдан. Шәкертләргә аерым бинада торак булдыру, аерым ашханә, мунча төзү, яшелчә саклый торган склад булдыру, барлык уку классларын интерактив такталар белән һәм кирәкле әсбаплар белән җиһазлау, үз-үзен финанс яктан бәйсез итәрлек җитештерү тармагын эшләтеп җибәрү: үз умарталыгын булдыру; газета-журналлар, китап-брошюралар бастыру өчен типография сатып алу; үз машина паркын ачу. Укыту программаларына килгәндә, дини юнәлештән тыш, шәкерләрне профильле һөнәр белгечлекләре буенча укыту һ.б. Бу эшләр күп хезмәт таләп итә, әмма Аллаһның рәхмәте зур. Сәбәбенә керешергә генә кирәк.

Әлбәттә, мәдрәсә эшчәнлегендә четерекле мәсьәләләр дә юк түгел. Алар арасында иң авыры – финанс мәсьәләсе. Биредә мөгаллимнәр аерата аз хезмәт хакы алып эшли. Күбесенең гаиләсе, балалары бар. Аларга көне буе мәдрәсәдә бил бөгәргә туры килә. Шунлыктан, бүтән өстәмә керем чыганагы эзләргә вакытлары да калмый. Проблеманың икенче ягы да бар. Акча аз түләнгәч, тиешле белгечлеккә һәм квалификациягә ия булган белемне кадрларны җәлеп итү дә мөмкин түгел. Шуңа күрә тиешле финанс базасыз сыйфатлы белем бирү турында сүз алып бару файдасыз. Шәкертләрнең тору урыннарын, дәресханәләрне, ашханәне тиешле дәрәҗәдә тоту, шәкертләрне көн саен ашату-эчертү, дәреслекләр һ.б. әсбаплар белән тәэмин итү, әлбәттә, чыгымнар дигән сүз... Әлегә мәдрәсә динебез турында кайгыртучы милләттәшләребез, милләтпәрвәр шәхесләребез, иманын җуймаган мәхәллә халкы һәм район хакимияте даирәсендә эшләүче җитәкчеләребез ярдәмендә көн күрә. Аларга Аллаһ Раббыбыз һәр ике дөньяның бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп әйләсә иде.

Габдрахман ХӘБИБУЛЛИН,

Мамадыш мәдрәсәсе мөдире

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана