Триллионер буласым килә

26 апрель 2012 ел 21:11

Бер матур иртәдә мин үземә шундый сорау бирдем. Әлбәттә, ул күктән төшмәде. Әлеге сорау зур уйланулардан соң һәм Шамил Аләветдиновның «Триллионер тыңлый» китабын укыганда туды.

Кем соң ул Шамил Аләветдинов? Мәскәү мемориаль мәчете имамы гына түгел, ә бәлки меңләгән мөселманнарга, аеруча яшьләргә исламның асылын аңлаткан, үз тормышы белән һәммәбезгә үрнәк шәхес тә. Аның төпле белеме, социаль активлыгы, позитив фикерләве тормышка карашны үзгәртә, үз өстеңдә эшләп, әйләнә-тирәңне уңай якка үзгәртүгә этәргеч бирә. Шамил хәзрәт динне генә түгел, сәламәт туклану, фикерләү, физик һәм социаль активлык, рухи үсешне дә пропагандалый. Мондый бар яктан да килгән бәхетле тормышны нәкъ менә дин белән бәйли. Безне борчыган барлык сораулар һәм аларга җаваплар Изге Коръәндә бар икән ләбаса. 
Берничә ай элек ул «Триллионер» дип аталган проектын эшләтеп җибәрә. Бу проект үзеңне рухи һәм матди яктан үстерү, кимчелекләрең өстендә эшләү, дөньяга карашыңны үзгәртү, авырлыкларны җиңеп, позитив яшәүгә, кыскача гына әйткәндә, чын «триллионер» булуга юнәлтелгән. 
 
«Триллионер» сүзенең мәгънәсен бу очракта һәркем үзе өчен үзе билгелидер. Гомумән алганда, триллионер – эчке һәм тышкы дөньясын параллель рәвештә үстергән, позитив фикерләгән, тормышның һәрбер мизгеленнән тәм таба белгән, ә иң мөһиме: Аллаһы Тәгаләгә ышанып, аның кушканнарын үтәп, тыйганыннан тыелып яшәгән, дөньялыкны һәм ахирәтне онытмаган шәхес ул. 
Теләгән һәрберебез дә триллионер була ала. Бу хыялны тормышка ашыру бер дә җиңел түгел, ул көч һәм сабырлык сорый, әмма бары беренче адымнар гына авыр. Без үз тормышыбызны үзебез төзибез, шуңа да, беренче чиратта, максатлар куярга һәм аларга ирешергә сүз бирик. Проектта һәр теләгән кеше актив һәм пассив рәвештә катнаша, үзенең максатлары яки ирешкән уңышлары белән бүлешә ала. Шамил Аләветдиновның лекцияләре, семинарлары, төрле очрашулар, китап уку – болар барысы да тормышыңны үзгәртүгә ярдәм итә. Шуны да онытмаска кирәк, триллионер Аллаһы Тәгалә биргән чиксез мөмкинлекләрне күрергә һәм алардан файдаланырга сәләтле булырга тиеш.
 
Менә шундый фикерләр белән тулды башым. Шамил хәзрәтнең китапларын, уй-фикерләрен шул кадәр үз иттем ки, аның ярдәме белән динебезнең камиллеген, җанга һәм тәнгә рәхәтлек китерүен аңладым. Шамил Аләветдиновның шул хәтле мөселманнарның, алар арасында бик күп яшьләрнең әйдаманына әверелү сере бик гади, минемчә. Бу аның дөньяви һәм дини белем киңлеге, тормыш тәҗрибәсе, динне бүгенге көн, уй-теләкләребез, максатларыбыз, тормышның мәгънәсе белән оста рәвештә бәйли белүе, аның имам гына түгел, психолог та булуы, Коръән аятьләрен шулкадәр оста тәрҗемә итүе, аларга үзенең аңлатмасын бирүе, дөнья өчен ахирәтне, ахирәт өчен дөньяны онытмавыдыр. 
 
Миндә дә, шул проектта актив катнашып, триллионер булу теләге уянды. Моның өчен даими рәвештә үз өстемдә эшләргә, «триллионерлар» өчен Шамил хәзрәт китабындагы аять һәм хәдисләрне, шулай ук ул тәкъдим иткән төрле дөньяви китаплар укуны бурычым итеп билгелим, максатлар куям һәм берничә еллык план төзим. 
Шулай итеп, Аллаһыга тапшырдым!
 
Эльмира КӘРИМОВА, "Шәһри Казан"

Башка журналлар

Халкы ачык йөзле, ярдәмчел

14 апрель 2014 ел 09:05
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана