Исламиятнең бөек газизе

13 апрель 2012 ел 13:15

“Гадәттән тыш зирәк, тырыш”

(Г.Ибраһимов)

Олы диңгез тамчылардан җыела. Милләтебез тарихы да, нәкъ шулай ук, эре һәм вак берәмлекләрдән, чыганак вә гамилләрдән җыйналып, чын, олы тарихка әйләнә. Бибәһа кыйммәтле беренчел чыганакларны барлау, өйрәнү, аларны гыйльми кулланылышка кертү тарихыбызның кайбер “ак тапларын” бетерергә, өр-яңа сәхифәләрен ачарга мөмкинлек бирә. Алай гына да түгел, үтмештәге олуг галимнәребезнең шәхсиятләрен әтрафлы өйрәнү, хакыйкый күзаллау – чорыбыз тарих гыйлеменә зур хисса-өлеш ул.

Мәшһүр исламият укымышлысы, тулы мәгънәсендә мәгърифәтче, күренекле җәмәгать эшлеклесе Муса Җаруллаһ, 1875 елда, Аурупа Русиясендә, Дон елгасы буена карарланган Ростов шәһәрендә дөньяга килгән. Бабасы Габделкәрим хәзрәтләре Пенза төбәге Чембар өязенең Кикин авылында хәят кичергән. Газиз әткәсе Җаруллаһ – остазы Хәбибулла имамның кызы берлән никахта була. Әйтергә кирәк ки, Сәлимгәрәй мөфти Тәфкили аңарга ахун исеме бирүгә ирешкән. Мәгълүм булсын, Җаруллаһ ахун, 1881 елда 45 яшенә җитәр-җитмәс якты белән бәхилләшкән. Муса унбер яшьләренә кадәр газизә әнкәсе Фатыйма абыстайдан сабак күрмеш, соңра ике ел чамасы Ростовта реаль училищеда укый, агасы Мөхәммәдзаһир берлән Казанның Күл буе мәдрәсәсендә гыйлем тәшкил иткәч – Бохараи шәриф, гүзәл Сәмәрканд, Истанбул, Каһирә, Һиҗаз, Һиндстан, Бәйрут, Шам тарафларында атаклы галим-голәмәдән тәгълим-тәрбия казана. Аерата Каһирәдә остазы-мөфти Мөхәммәд Габдөһү (1849–1904) белән танышу вә Даруль-Кутубил-Мысриядәге (Мисыр милли китапханәсе) мәшгулиятьләр яшь галим Мусага биниһая көчле тәэсир итә. Ошбу елларда ул үзенең иң тәүге хезмәтләреннән (мәгълүм булсын: Муса Бигиевнең безләргә килеп ирешкән 120 җитди хезмәте бар!) “Тарихуль Куръан вәль Мәсаһиф”не яза.

1904 елда Русиягә әйләнеп кайтып, Муса Җаруллаһ ирекле тыңлаучы буларак, Петербург университетының юридик шөгъбәсе-факультетына укырга керә. Шул да мәгълүм булсын – М.Җ.Бигиев әл-Каһирәдә Чистай каласындагы мәшһүр мөдәррис Закир шәех-ишанның улы Ибраһим Шәүкәт Кәмал берлән таныша. 1905 елда Муса Җаруллаһ аның кыз кардәше Әсма апага өйләнә, киләчәктә аларның алты кыз, ике ир балалары дөньяга килә. Улларыннан Мөхәммәд Бөек Ватан сугышы елларында Польшада һәлак була, Әхмәд абзый әле дөнья тереклегендә – Алманиянең Мюнхен каласында хәят кичермәктә. Кызларыннан Мәрьям вә Һинд апалар – мәрхүмәләр, 1946 елдан башлап, Уфада тереклек кичерделәр (Аллаһы Тәгалә алардан разый булсачы). Фатыйма апа исә мәшһүр Шәркыять галиме мәрхүм Габдрахман ага Таһирҗановның хатыны – Петербургта яшәмәктә. Мөхтәрәмә Әсма апабыз 1975 елда Уфада вафат булды, кабер шәрифе Уфаның тарихи мөселманнар зиратында. Кабер ташындагы язулар Г.Таһирҗанов тарафыннан, гарәби хоруфатта башкарылган (Аллаһның рәхим-шәфкатендә була күрсеннәр). Оныклары Акбулатов, Карамышев вә Янгировлар Уфада гомер кичерәләр – җөмһүрият хастаханәсендә табиблык, нефть институтында гыйльми хезмәткәрлек вә төзүче-мөһәндислек (инженер) вазифаларында хезмәт итәләр.

Муса Җаруллаһ ифрат киң карашлы илаһият галиме-теолог вә ислами хокук белгече – фәкыйһ-юрист булып җитешә. Г.Тукай да аңа шәхес буларак бик югары һәм уңай самими бәя бирә, аның искиткеч тырыш – иҗтиһадлы вә эшлекле, ил-көн кәсебендә тынгысыз җан булуына басым ясый. Уку-эзләнү елларында Муса Җаруллаһның ул дәвердәге иҗтимагый тәртипләр берлән килешмәүче даирәләргә якын булганлыгы мәгълүм. Мәсәлән, XX йөз башында ул Петербург эшчеләр оешмасы белән элемтәдә торганлыгы өчен кулга алына һәм Уфага сөрелә, Төркиядә була. Чит мәмләкәтләрне гизеп, Петербургка кайткач, М.Бигиев күренекле галим-җәмәгать эшлеклесе Габдрәшит казый Ибраһимов (1857–1944) белән таныша вә ул нәшер иткән “Өлфәт”, “әт-Тилмиз”, “Миръат” кебек басмаларда языша башлый, сәясәт мәйданына тартыла. Русия мөселманнарының милли-азатлык хәрәкәтенең актив эшлеклеләренең берсенә әйләнә, мөселман нәдвә-съездларын оештыручылардан була, “Иттифак әл-мөслимин” фиркасенең органнарына сайлана, нәширлек белән шөгыльләнә. Ул “Шура”, “Вакыт” һәм башка газета-журналлар сәхифәләрендә даими рәвештә бәхәсле мәсьәләләр буенча мәкаләләр бастыра, реферат-трактатлар яза, лекцияләр укый.

Кече күңелле, олы җанлы шәхес була ул – даирәсендәге йә булмаса үзе тирәнтен ихтирам иткән бәндәләрнең эчке дөньясы берлән кызыксына, аларга ярдәм кулы суза. Менә милләтпәрвәрләребездән Садри Максуди (1879–1957) хәятеннән бер мисал. Аңа 31 яшь, әмма гаиләсе юк. Муса Җаруллаһ ошбу хәлгә бик борчыла, берничә тапкыр С.Максудига бу хакта тел тибрәтә. Ниһаять, бөекләребездән Мөхәммәдшакир бине Мөхәммәдсадыйк Рәмиев берлән фикер алышып, аның Камилә атлы кызын ярәшү, иҗабе кабул кылу бәхетенә ирешә: 1910 елның ноябрь аенда Ырынбурда туй үткәзелеп, Садри вә Камилә сәгадәтле гомер кичерәләр.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Муса Җаруллаһ Бигиев Уфага – Каһирәдәге әл-Әзһар университеты буенча сабакташы – бөек исламият йолдызы, мәгърифәтче-педагог Зыяэддин бине Җәмаледдин әл-Кәмали хәзрәтләре (1873–1942) нигез ташларын салган “Мәдрәсәи Галия Диния”гә 1914–1915 елларда өч кәррә килгән. Әүвәл тәшриф боердыгында саулык-сәламәтлек сорашып: “Әссәламегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү, талибәләр”, – дип үзе сәлам биреп кергән, соңра алар хозурында фәһемле чыгыш ясаган, нотык тоткан. Уфа халкы олуг галимне күрергә “Галия”гә агылган. М.Җ.Бигиев җәнабләре мәдрәсәгә электр уты кертү өчен кесәсендәге барча 200 тәңкә акчасын биреп, мәдрәсәне яктылык берлән тәэмин иткән. Мәдрәсә идарәсе галим хөрмәтенә зур мәҗлес корган. Хәсән-Гата казый Габәши, мөхәррир-галим Закир Кадыйри, Габдулла Шонаси (Ибраһимов), Хәбиб Зәйни, Тәкый Бәдигый, Җиһанша Габдюшев, Сәедшәриф Җиһаншин вә шәкертләр чыгыш ясаганнар. Соңра Муса Җаруллаһ тирән эчтәлекле нотык тоткан. Ошбу урта буйлы, чандыр бәдәнле, кара сакаллы, үзбәк милли такыясе кигән философ галимне халык йотлыгып тыңлаган. Ул дәресләргә дә йөрештергәләгән – мөдәррисләргә файдалы гыйльми-педагогик киңәшләрен мәслихәт кылган.

1917 елгы инкыйлабтан соң Муса Җаруллаһ Петербург вә Мәскәү мәчетләренең имам-хатыйбы булып хезмәт итә. 1926 елның май-сентябрь айларында Ризаэддин бине Фәхреддин, Габдрахман Гомәри, Кәшшафеддин Тәрҗемани, Таһир Ильяс һ.б. берлән Мәккәи-Мөкәррәмәдә гаять мәсьүлиятле вазифалы сәфәрдә була. Аның укымышлылыгы да таныла.

Әмма гыйльми хезмәтләрен нәшер итү елдан-ел кыенлаша, халык белән аралашу вә имамәтчелек вазифасын башкару юлында да, ни үкенеч-ачыныш, киртәләр көннән-көн арта бара. Җанын кая куярга белмәгәч, М.Җ.Бигиев Уфага – мөфти хәзрәтләре Р.Фәхреддин хозурына да килеп китә. Төрле сәяси күңелсезлек, рәнҗетелү-кимсетелүләр 1930 елда аны коточкыч мөһаҗирлеккә – эмиграциягә китәргә, ягъни Ватаныннан ваз кичәргә этәрәләр, мәҗбүр итәләр. Адәми зат тереклегенең түзгесез мәлләрендә дә гыйльми эшчәнлеген дәвам итә ул. 1931 елда шәхси чакыру буенча Иерусалим-Бәйтелмөкатдәстә үткәрелгән дөньякүләм мөселман конгрессында катнаша. Гомумән, Муса Җаруллаһ ул елларда киң Шәрыкның төрле якларында була. Русиягә әйләнеп кайту, газизә хатынын, балаларын күрү хыялы белән яши, аяныч ки, дәһшәтле елларда мондый мөмкинлек тамырыннан киселгән була. 1947–1948 елның кышын ул Истанбулда үткәреп, 1948 елның көзендә әл-Каһирәгә юнәлә. Саулык-сәламәтлеге какшаган (бәвел куыгы ялкынсыну, күзләрендә катаракт, йөрәк хасталыгы) Муса Җаруллаһ төрле хастаханәләрдә дәвалана. Габдрәшит казый Ибраһимның кызы Фәүзия ханым вә Галимҗан Идриси аңа ярдәм кулын сузалар: йортсыз-җирсез фәкыйрьләр, гаҗизләр йортына урнаштыралар. Шунда 1949 елның 28 октябрендә Муса Җаруллаһ Аллаһның рәхмәте белән кавыша, ягъни җан тәслим кыла, иртәгесен җеназа намазы Сәйдә Нәфисә мәсҗид шәрифендә укылып, Афифидәге Һидвия гаиләсенең падишаһ каберлегенә дәфен кылына. Кабер шәрифе безнең көннәргә килеп ирешкән, әмма багымсыз. Аллаһ ахырын хәерле кылсын.

Инде кечкенә генә чигенеш: соңгы елларда татар вакытлы матбугатында ике-өч мәртәбә: “М.Җ.Бигиев Төркия Җөмһүриятендә вафат булган”, – фикере тәкъдим кылынды, әмма ул хакыйкатькә хилаф, хата. М.Җ.Бигиев гыйльми-иҗади хезмәтләренең күпчелеге дини мәсьәләләргә багышланган. Аларда ул мөкатдәс Коръәни-Кәрим, Пәйгамбәребез (сгв) хәдис шәрифләре, шәригатьнең бүгенге дөньяда тоткан урынын билгеләргә иҗтиһад кыла һәм алардан һәр заманда нәтиҗәле файдаланырга мөмкин дигән төпле фикергә килә. Шулай ук ул социаль-сәяси проблемаларны да, иҗтимагый тормыш мәсьәләләрен дә читләтеп үтми.

Гыйльми-иҗади эшчәнлегенең тәүге адымнарында ук ул Габдрәшит Ибраһимов берлән бергә “Ислам социализмы” концепциясен эшкәртә вә ислами тәгълиматның яңа җәмгыять төзүгә каршы түгеллеген дәлилләмәле исбатлый. Ул Шәрык илләрендә хатын-кызларга ирләр белән бертигез хокуклар вә ирек бирергә кирәклегенә басым ясап күрсәтә. Коръәни-Кәрим тарихы буенча мәшгулиятьләрен ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр дәвам итә, һәм бу хәл аны 1915 елда ук Казанда дөнья күргән Каләми Шәриф басмасында хаталар барлыгын тануга китерә. Ошбу ачыш җирле галим-голәмә аркасында зур шау-шу кузгата. “Рәхмәте Илаһия гомуми” (Казан, 1910) исемле китабында мөәллиф-Мосхәф Шәриф аять-кәримәләренә таянып, “Аллаһның рәхмәте киң булуы”, мөселманнарның гына түгел, башкаларның да җәннәткә керү мөмкинлеге турында сүз алып бара. Мәгълүм булсын: бу хезмәткә Ризаэддин бине Фәхреддиннең рецензиясе бар, вә Муса Җаруллаһның матбугатта пәйда булган җавабы да нәшер ителгән. Галимнең 1912 елда Казанда нәшер ителгән “Озын көннәрдә рузә” исемле күләмле хезмәте дин-исламның мөһим нигезләреннән булган мәсьәләләрне яктыртуга багышланган. Биредә ул җәйге эссе көннәрдә ислам кануннарына хилафлык китерми хезмәт адәменең хәлен җиңеләйтү максатын күз уңаенда тота. Бу очракта ул хасталарга, мосафирларга һәм бала имезүче хатыннарга карата Каләмулладагы аять-җәлиләләргә таяна. Дин вә дини тәгълиматка кагылышлы мәсьәләләр Муса Бигиевның “Тасхихе рәсме хат Коръән” (Казан, 1919), “Инсаннарның гакыйдәи Илаһияләренә бер нәзар” (Ырынбур, 1911) һ.б. хезмәтләрендә дә чагылыш таба. Ә “Шәригать әсаслары” (Казан, 1907), “Кавагыйде фикъһия” (Казан, 1910), “Зәкят” (Петербург, 1916), “Халык нәзаренә берничә мәсьәлә” (Казан, 1912), “Зәбихә һәм хатын” (Петербург, 1914), “Маидә” (Петербург, 1914) һәм “Мәет якмак мәсьәләсе” (Петербург, 1914) кебек хезмәтләрендә М.Бигиев әдәп-әхлак вә хокук мәсьәләләренә туктала.

Актив җәмәгать эшлеклесе булган галимнең күп кенә хезмәтләре татарлар арасында иҗтимагый хәрәкәтләрне, милләт тормышындагы мөһим вакыйгаларны, сәяси агымнарны барлауга багышланган. Ошбулар арасында “Исляхат әсаслары” (Петроград, 1916), “Хокукы әсасия” (Петроград, 1916), “Мөляхазә” (Петербург, 1914), “Мөселман нәдвәсе” (Казан, 1906) кебек әсәрләре үзләренең көн кадагына сугулары берлән аерылып торалар. Мөтәфәккирнең “Исламият әлифбасы” (Берлин, 1923) дигән хезмәте дә югарыда күрсәтелгәннәр белән аваздаш. Биредә Муса Җаруллаһ татар иҗтимагый фикере үсешен күздән кичерә вә ислам берлеге идеясен яклап чыга.

Олуг галимебез Муса Бигиевның рухы шат булса иде! Кабере нурдан мәхрүм булмасын.

 

Равил ҮТӘБАЙ-КӘРИМИ,

Шәркыят вә Исламият галиме

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана