Идел Болгарстанында ислам дине 922 елның 21 маенда – болгар патшасы Алмыш тарафыннан чакырылган Багдад илчелеге килгәч, рәсми рәвештә кабул ителә. Моннан берничә ел элек Татарстан Дәүләт Советы, киң җәмәгатьчелекнең теләген искә алып, 21 майны истәлекле көн буларак һәр елны билгеләп үтү турында карар кабул итте.
Югары үсеш алган ислам мәдәнияте бүгенге тормышыбызның әхлакый нигезен тәшкил итә.
Болгарлар элек-электән мәдәниятле халык булган, тыныч хезмәт белән шөгыльләнгән: иген иккән, мал-туар асраган, шәһәрләр торгызган, күрше халыкларга, ерак илләргә сугыш белән түгел, сәүдә эшләре белән барган. Мәшһүр рус тарихчысы С.М.Соловьёв аларны “сәүдә һәм сәнәгать халкы” дип атап, болай дип язып калдырган: «Издавна, когда ещё русский славянин не начинал строить на Оке церквей христианских, не занимал ещё этих мест во имя европейской гражданственности, болгарин слушал уже Коран на берегах Волги и Камы...”
Ислам дине кабул ителгәч, борынгы рун-төрки язмалар гарәп графикасына алмашына. Болгар иленең шушы шартларда гарәп язуына күчүе кулайрак булган, чөнки ул болгар фәне һәм мәдәниятен халыкара дәрәҗәгә күтәрү өчен яңа мөмкинлекләр ачкан. Эзлекле рәвештә гарәп теле болгар теле белән бергә фән һәм дипломатик теленә, ә фарсы теле, төрки (болгар) теле белән беррәттән, поэзия теленә әверелә.
Шәрык илләре белән сәүдә һәм икътисади элемтәләр көчәю болгар мәгарифе системасы оешуга китерә. X гасыр башында гарәп сәяхәтчесе, язучы һәм географ Ибне Рөстә язмаларына караганда, “аларның (болгарларның. – М.И.) күпчелеге ислам динен тота һәм аларның авылларында мөәзин һәм имамнар белән мәктәпләр һәм мәчетләр эшли”. Бу сүзләр археологик материаллар белән дә раслана: болгар калаларын казыганда табылган язу әсбаплары (каләмнәр, кара савытлары), таштан, сөяктән һәм бакырдан ясалган әйберләргә язылган аерым сүзләр, кыска гына җөмләләр шул язмачылыкның гади һөнәрчеләр арасында да киң таралганлыгын күрсәтә.
Ислам дине болгар фәне һәм мәдәниятенә тизләтелгән үсеш ясарга мөмкинлек бирә. XI гасыр ахыры – XII гасырның беренче яртысында Болгар иленең башкаласы Бөек Шәһәрдә (Биләрдә) танылган галим, тарихчы, баш казый Йакуб ибне Ногман яшәгән. Ул – мәшһүр “Болгар тарихы” китабының авторы. Бу китапта болгар патшасының үз гаиләсе белән ислам дине кабул итүе турында да әйтелә. 1135 елда ерак Испаниядән килгән гарәп сәяхәтчесе Әбу Хәмид әл-Гарнати (әл-Андалуси) шул тарихи әсәр белән тирәнтен танышып чыга һәм аңа зур бәя бирә. Биләрдә Х йөздә үк салынган зур мәчет була (аның калдыкларын безнең көннәрдә дә күрергә мөмкин). Мәчет каршында бөтен ислам дөньясында атаклы югары уку йорты саналган мәдрәсә эшләп килгән. Бу данлыклы гыйлем учагында төрле Шәрык илләреннән килгән шәкертләр белем алган. Мондагы гыйлем байлыгына исе киткән Әл-Андалуси ханнан олы улын Биләр мәдрәсәсендә белем алу өчен калдыруларын үтенә. Әлеге университетта Исламга, тарихка, фәлсәфәгә, географиягә, әдәбиятка, астрономиягә, мантыйкка кагылышлы фәннәрне тирәнтен үзләштергәннәр.
XVII гасырда яшәгән төрек библиографы Хаҗи Хәлиф үзенең бер әсәрендә Болгар илендә дөньяви фәннәрнең үсешенә бәйле кызыклы мәгълүматлар китерә. Ул бер болгар астрономы турында хәбәр итә. X гасырда әлеге галим Болгардан төньякта (меңнән артык чакрым ераклыкта) астрономик күзәтүләр оештыра, махсус экспедиция Кар диңгезе (Карское море) ярында үзенең фәнни-тикшеренү эшләрен алып бара.
XIV гасырда иҗат иткән әдипләрнең әсәрләрендә урын алган Галәм турындагы фикерләр үзләреннән алда яшәгән болгар галимнәренең фикерләренә нигезләнүендә шик юк. Мәсәлән, XIV йөз шагыйре Котб үзенең 1342 елда язылган “Хөсрәү вә Ширин” әсәрендә Галәм (Космос) турында болай яза: “Һәр йолдыз – аерым Дөнья, алар арасында зур ераклык бар һәм алар Галәмдә мәңге хәрәкәттә яши”. 1394 елда Алтын Урда чоры шагыйре Сәиф Сараи болгар астрономы Масуд йогынтысы сәбәпле үзенең “Сөһәил вә Гөлдерсен” әсәрендә тирән, кыю фәнни фикерен җиткерә:
– Әйләнде егет бу яшь кыз тирәли.
Җир әйләнгән кебек кояш тирәли.
Игътибар иттегезме? 1394 нче ел! Николай Коперниктан 150 ел, Джордано Брунодан 200 ел алда безнең ата-бабалар Җирнең Кояш тирәли әйләнүен, гадәти итеп карап, шигырьгә керткәннәр. Моның өчен аларны беркем дә яндырмаган, эзәрлекләмәгән. Акыл һәм Гыйлем тантана иткән җирдә генә шулай була ала!
Болгарстанда медицина (тыйб) фәне дә бик нык алга киткән була. 1220–1221 нче елларда ике бертуган табиблар – Хәсән һәм Таҗетдин ибне Юныс әл-Болгари гарәп медикларының үтенече буенча “Әт-Тирйәк әл-Кәбир” (“Агулануга каршы даруларны ничек әзерләргә?”) дигән трактат яза. Бөтен Шәрык дөньясында атаклы әлеге хезмәт безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Ул хәзерге вакытта Иран башкаласы Тәһранның фәнни китапханәсендә саклана. 1996 елда рәсми сәфәре вакытында тарихи кыйммәткә ия әсәрнең ксерокопиясе тантаналы рәвештә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә тапшырылды һәм ул аны Казан университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенә бүләк итте.
Тагын бер болгар табибын искә алып үтәсе килә. Ул XI гасырда яшәгән. Сүз Хуҗа Әхмәд Болгари турында бара. Аның даны бөтен Ислам дөньясына тарала. Табиб Болгарстаннан Әфган иленә күчеп китә һәм Газни шәһәрендә авырган кешеләрне дәвалый башлый. Күпләрне ул аякка бастыра. Аның турында шигырьләр иҗат ителә, ә исеме риваятьләргә керә. Аның хөрмәтенә 1971 елда ак мәрмәрдән дөрбә (мавзолей) куела.
Ләкин Хуҗа Әхмәд Болгари табиб кына булып калмый. Ул үзенең фәлсәфи һәм тарихи әсәрләре аша бар Ислам дөньясына таныла. Элек XI гасырда язылган “Тарихател Болгария”, “Фәнандел Болгария”, “Җәмигыль Болгария” дигән әсәрләре бик киң таралган була. Хуҗа Әхмәд Болгарины Мәхмүд Газнәви солтан үз янына чакырта һәм аңа укытучы, киңәшче вазифалары йөкләтелә. Мөселман сәяхәтчеләре, галимнәр Болгар илен “Зирәклек патшалыгы”, “Шәрыкның алтын тәхете” дип тикмәгә генә атамаганнардыр, күрәсең.
Мәгълүм ки, болгар мәдрәсәләрендә әдәбиятны тирәнтен өйрәткәннәр. Әдәби әсәрләрдән бигрәк тә болгар шагыйре Кол Галинең 1212–1233 елларда иҗат ителгән “Кыйссаи Йосыф” поэмасы аерылып тора. Нәрсәсе белән? Бу даһи әсәрдә сүз сугыш турында бармый. Ә борынгы һәм урта гасырлардагы Европа һәм рус әдәбиятында сугыш төп тема булып тора. “Кыйссаи Йосыф” поэмасында гаделлелек, кешелеклелек, намуслылык, юмартлык, инсафлык, татулык, тынычлык кебек сыйфатларга мәдхия укыла. Табигый ки, безнең болгар-татар халкына бу әсәр бик тә кадерле.
Казан ханлыгы чорында да безнең халкыбыз үзенең югары дәрәҗәдәге рухи мәдәниятен дәвам иттерә һәм аны яңадан-яңа баскычларга күтәрә. Казанда, Болгар әл-Җәдидтә (Яңа Болгарда) һәм башка шәһәр-авылларда мәктәп-мәдрәсәләр гөрләп торган.
1236 елда монгол-татар һөҗүменнән соң, Болгар иленең башкаласы Биләрдә барлык мәһабәт биналар җимерелә, аның белән беррәттән атаклы мәдрәсәләр дә көлгә әйләнә. Бу уку йортларында формалашкан мәгариф системасын Алтын Урда чорында эшләп килгән шәһри Болгар, аннары Казандагы мәшһүр Кол Шәриф мәдрәсәләре дәвам иттерә. Казан ханлыгы чорында яшәгән бөек шагыйрь, фәлсәфәче Мөхәммәдьяр үзенең “Төхфәи мәрдан” (1539) һәм “Нуры содур” (1542) әсәрләрендә Томас Мор, Колюччо Салютати, Франческо Петрарка, Томмазо Кампанелла, Феодосий Косой, Кол Гали, Ганҗәви Низами, Галишер Нәвои, Фирдәүси, Шота Руставели һәм башка авторлар кебек утопик дәүләтләр турында яза, халкының киләчәге турында кайгырта. Ул изүләрдән азат булган һәм төрле динне тоткан тигез хокуклы кешеләр җәмгыяте турында хыяллана.
Мөхәммәдьяр, Сөембикә ханбикәнең карарын үтәп, дөньядагы рухи хәзинәләрне бай китапханәгә туплый башлый. Бу китапханәдә укымышлы кешеләргә, белем эстәүче талантлы яшь шәкертләргә ишекләр гел ачык була. Алар биредә фәлсәфә, тарих, медицина, астрономия һәм әдәбият буенча дан казанган әсәрләр белән таныша алганнар. Кызганыч, әлеге данлыклы китапханәнең язмышы бүгенге көнгәчә билгесез һәм серле булып кала бирә.
Кызганыч, без тарихыбызны тулысынча белмибез. Әгәр дә аны өйрәнсәк, белсәк, аның егерме миллионлы болгар-татар халкының кешелек цивилизациясе тарихында нинди урын тотканлыгын яхшырак аңлар идек. Һәр кеше үз халкының тарихын өйрәнергә тиеш. Без Франция, Англия, Германия, Италия, Япония, Америка, Греция, Испания тарихлары белән кызыксынабыз, ә үзебезнең Болгар һәм Казан ханлыклары тарихын белергә омтылмыйбыз. Бу гафу ителмәслек хәл!
Ә бит безнең тарихыбыз белән бабаларыбыз да, Рәсәйдән, ерак илләрдән килгән укымышлы кешеләр дә кызыксынып килгәннәр.
Мәгълүм булганча, Пётр I, Болгардагы Кече манарага менеп, борынгы архитектура корылмаларын карагач, соклануын яшерә алмый һәм шәһәрнең калган өлешен саклау турында карар кабул итә.
Сүз уңаенда әйтеп үтим, минем бабам – күренекле җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче Йосыф Ижбулатов – Пётр I боерыгы буенча (ахун Сөнчәләй белән бергәлектә) 50 болгар кабер ташының язуларын күчереп, аны рус теленә тәрҗемә итә һәм Петербург Фәннәр академиясенә тапшыра. Бу кыйммәтле болгар язулары шул рәвешле тарихка кереп кала. Й.Ижбулатов фарсы телендә язылган “Дербентнамә” поэмасын рус теленә тәрҗемә итеп, Пётр Беренчегә бүләк итә. Бу мәгълүматларны “Татар Энциклопедиясе сүзлеге”ннән дә табарга мөмкин.
Кызганыч, изге болгар кабер ташлары, Пётр I вафат булганнан соң, рус чиркәве төзелгәндә аның нигезенә салына, шактые туза, ватылып юкка чыга. Идел буе мөселманнары беркайчан да мондый вәхшилеккә бармаган, христианнарның кабер ташларын мәчет нигезенә салмаган. Без башка диннәргә зур ихтирам, хөрмәт белән карадык һәм караячакбыз.
Бүгенге көндә илебездә мөселманнар башка дин вәкилләре белән татулыкта яши. Безнең Татарстаныбызда да тынычлык. Республикабыз башка төбәкләргә күп яктан үрнәк булып тора: әйтик, 1999 елны Татарстан башкаласында Халыклар дуслыгы йорты ачылды, шуннан соң озак та үтми, Дөнья мәдәнияте институты барлыкка килде. Казан Кремлендәге Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы белән янәшә урнашкан Благовещение Соборы ислам һәм христиан диннәренең бердәмлеген символлаштыра. Ә Казан Кремле үзе ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән.
Илебезнең төрле тарихи төбәкләрендә яшәп, болгар-татарлар бер-берсе белән кан-кардәшлекне тәшкил итә. Шуның өчен Россия, болгар-татар варисларының гына түгел, башка халыкларның да уртак йорты булып тора.
Мидхәт ИЖБУЛАТОВ,
Ислам дине кабул итүнең меңьеллыгы исемендәге Казан югары