Төн караңгысы дөньяны каплаган бер мәлдә ут сүнде. Шәмне табам дип, кап-караңгы өйдә дивар-ишекләрне капшый-капшый йөргәндә, күңел шомлы уйлар белән тулды: Җир йөзендә сукыр кеше ничек яши икән… Барыр юлын табу аңа шундый кыендыр инде…
Ниһаять, табылган шәм йомшак, игелекле нурлары белән бүлмәбезне яктырта башлады. “Менә бит, бу яктылык – Аллаһның олуг рәхмәте” дигән фикер тәэсирендә күңел тынычланып китте, сөенеч һәм шөкер хисләре бөек, юмарт Яратучыма юнәлеп, бар җиһанны яктырткандай булды…
Тылсымлы, җанымны иркәли торган шәм яктысында уйланып утырам. Адәм баласына маңгай күзе белән күрү сәләтеннән тыш, күңел күзе белән күрү мөмкинлеге дә бирелә. Әмма күпләрнең күңел күзе, кызганычка, ябык. Бүген өебездә электр уты сүнгән кебек, кайбер инсаннар күңелендә иман нуры сүнгән. Җан-калебләрендә – караңгылык. Рухын чүп-пычрак басканын андый кеше тоймый, хәрам белән хәләлне аермый һәм шул сәбәпле, үзенә зыян китерә торган нәрсәләрне белеп аера алмый.
Әле менә бер гыйбрәтле кыйсса искә төште. Тәрәзәсе пычракка батып беткән караңгы бүлмәдә бер егетне бикләп калдыралар. Бераз вакыт үткәннән соң, аннан: “Йә егет, ничек анда сиңа, уңайсыз түгелме?” – дип кызыксыналар. Тегесе: “Юк, биредә караңгы булса да, бик рәхәт: җылы, тыныч, уңайлы”, – дип җавап кайтара. Урамнан тәрәзәгә бер чүмеч су тондыралар. Тәрәзә пыяласыннан пычрак бераз юылып төшә дә, бүлмәгә аз гына яктылык үтеп керә башлый. Шуннан соң егет аптырашлы тавыш белән борын астыннан гына әйтеп куя: “И-и, монда диван асты өскә килеп әйләндерелгән бит… Өстәл белән шкаф та ауган икән…”
Тәрәзәне икенче чүмеч су белән “коендыралар”. Пычрак тәрәзә тагын да ачылып китә һәм яктылыгы арткан бүлмәдә ватык урындыкларны, тузгып яткан китап-газетларны күреп, егетебез шакката: “Менә сиңа мә! Монда коточкыч икән бит, җәмәгать!”
Ә инде тәрәзәгә өченче чүмеч су орылгач, егет ирексездән хәтта кычкырып җибәрә: “Каравыл! Бүлмә тулы таракан, лыгыр пычрак, пәрәвез! Тизрәк чыгарыгыз мине биредән!!!”
Их, безнең дөнья сазы белән капланган күңел “тәрәзәләребезне” дә юасы иде. Күңелгә нур-яктылык үтеп керә башлагач, без дә анда җыелган пычракны, чүпне, анда хасил булган тәртипсезлекне күрә алыр идек. Тик нәрсә белән пакьләргә соң күңелне? Дөнья суы бит бу эшкә ярамый. Хикмәтле Тукаебыз да:
“Керләнә өст-өстенә рух,
Һич хозур вөҗданга юк;
Ни сәбәпле җир йөзендә
Тәнгә – мунча, җанга юк?!”
– дип борчылган бит. Шулай да, бар ул, дускайлар, калеб мунчасы, бар. Йөрәк-җаныбызны пакьләүче нәрсә – ул дин. Ләкин бүген бик күп кеше “дин – муллалар өчен генә ул” дигән фикер белән яши. Кайберәүләр исә гаилә корганда, бала туганда яки берәр туганы вафат булганда мулла чакыруны яки елына ике гаеткә барып кайтуны дин дип белә. Әмма бу – чын, тулы дин түгел. Дин ул – тормыш рәвеше, ул Яратучы кушканны һәм тыйганны һәрдаим истә тотып яшәү, Аңа буйсыну. Нәкъ менә шушы динне өйрәнеп аны гамәлгә кертү, изге китап Коръәни-Кәримне уку җаныбызны сафландыра да инде.
Дин буенча яшәсәк…
Көн бүген мәшәкатьле булды. Шуның өстенә берәү белән яшәү мәгънәсе турында сөйләшеп, аның “фәлсәфәсен” тыңлаганнан соң, кәеф бераз кырылды. Янәсе, диннән башка да ул бик әйбәт яши! Ә Аллаһы Тәгаләдән башка, Ул даими биреп торган һава, ризык, су, сәламәтлек һәм башка бик күп нигъмәтләрдән башка яши алмаганын оныткан... Яшәешнең төп максатын, шушы дөнья төзелеше хикмәтен әлегә аңлап бетермәгән шул бәндә белән шактый сүз куерттык без бүген.
“Иң кадерле нәрсә – сәламәтлек”, – диде ул. “Әмма аны Аллаһтан башка беркем дә бирә алмый!” – дип җавап бирдем мин.
Без барыбыз да бу дөньяда фәкать Аллаһ рәхмәте белән яшибез! Без – исән. Йөрәкләребез дистәләрчә еллар буе тибә, тәнебез буйлап тонналаган кан әйләндерә. Ничек шулай бертуктаусыз эшли соң ул? Батарейкалар да алыштырасы юк, телефонны кебек вакыт-вакыт электрга тоташтырып алу да таләп ителми…
Сантехника кибете каршында очраштык без танышым белән. Тышта 25 градус салкын, ә аның фатирындагы җылылык торбасы тишелгән икән, шуны кайгыртып, ремонтлыйм дип йөрүе. Әйе шул, дидем мин, кечкенә генә фатирны җылытыр өчен дә күпме чимал, хезмәт, финанс чыгымнары кирәк. Ә Аллаһы Тәгалә Үзенең кояшы белән бөтен Җир шарын җылыта. Өйдәге җылылык системасы кешегә мохтаҗ булган кебек, дөнья җиһанын яктыртып, җылытып торучы система да Караучыга мохтаҗ. Ә Аллаһы Тәгаләдән башка аны беркем дә тәртиптә тота алмый. Фәкать Аллаһ рәхмәте белән генә Җир шарында кеше тәне түзәрлек салкынлык яисә эсселек була. Аллаһ Раббыбыз безгә сәламәтлек, Җир йөзендә яшәрлек шартлар, татлы ризыклар тәмен тою мөмкинлеген, акыл, ишетү, күрү – башка бик күп нигъмәтләрне бүләк итә. Шулай булгач, безнең тормышыбыз – тулысынча Аллаһ карамагында. Ләкин моны аңлап шөкер итүчеләр күпме соң бүген?
Берәү күз күрүе начараю сәбәпле, хастаханәгә барып тикшеренә дә, күзлек сатып ала. Аннары исә шул күзлекне биргән табибны искә алган саен аңа рәхмәт укый. Ә күзне, бу дөнья матурлыгын, туганнарын, баласын күрү бәхетен бүләк иткән Аллаһка шөкер итү юк...
Искиткеч матур табигать күренешләрен чагылдырган рәсемнәргә карап сокланабыз, шул рәсем авторларын – рәссамнарны мактыйбыз, данлыйбыз, ләкин шушы табигатьне шундый гаҗәеп дәрәҗәдә гүзәл итеп юктан бар иткән Яратучыны искә дә алмыйбыз.
...Танышым борын астыннан гына елмаеп болай диде:
– Табигате, дөньясы матур инде матурын, ләкин син әйткән кояш, гомумән, бу дөнья һәм кеше үзеннән-үзе көйләнеп бер җайга салынган система ул. Боларны Аллаһ бар итеп бер тәртипкә урнаштыруын исбатларга, нигезләргә кирәк бит әле. Дәлилсез сүз боткасы ясаудан ни мәгънә?
– Менә уйлап кара, – дидем мин аңа, – әгәр кибеткә кереп киштәләрдә төгәл, матур итеп урнаштырылган әйберләргә күз салсак, алар бирегә үзләре, кибет хуҗасы катнашыннан башка гына тезелешкәннәр дигән сүзгә ышанасыңмы? Әлбәттә, юк. Ә нигә галәмдәге йолдызлар, планеталар, ай, кояш үзеннән-үзе шундый төгәл тәртип белән урнашкан дигәнгә ышанырга?
Тагын бер мисал – без йөри торган машина. Ул – шактый гына катлаулы механизм һәм аны күрүгә һәркем шушы машина җыела торган заводның булуына, аның акылга ия тере эшчеләр тарафыннан ясалганына иман китерә. Ә кеше, машина белән чагыштырганда, күпкә, бик күпкә катлаулырак төгәл, даһи механизм. Әлбәттә инде, шушы “кеше” дигән искиткеч машина үзеннән-үзе, очраклы гына, илаһи Зат катнашыннан башка җыелган дип әйтү – гап-гади логикага да каршы килә.
Шушы фикерләремне әйткәннән соң, танышым бераз йомшарды сыман, ләкин ничектер киреләнебрәк сорау бирде:
– Сөйләгәннәрең күңелгә ятышлы, кабул итәрлек кебек, ләкин боларга дин тотмыйча да ышанырга буладыр бит инде? Нигә кирәк соң ул дин буенча яшәү?
– Әлбәттә, Аллаһка, Аның барлыгына-берлегенә ышану, иманлы булу – бик әһәмиятле нәрсә. Иманлы кеше – Аллаһы Тәгалә каршында иң дәрәҗәле кешедер. Дин исә – ул кешелеккә Җир йөзендә яшәү өчен бирелгән кагыйдәләрнең тупланмасы, Раббыбызның киңәш-боерыклары, тыюлары. Мәсәлән, әгәр кешеләр юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнмичә яки белеп тә үтәмичә машинада йөрсә, юлларда нәрсә булыр иде? Ә бүген бик күпләр тиешле таләп-шартларны, кирәкле, мөһим кагыйдәләрне белмичә “кеше” дигән машинада “тормыш” дигән юлдан бара...
Яхшы хуҗа машинасын нәкъ инструкциядә таләп ителгәнчә “тәрбияли”: зарарлы нәрсәләрдән саклый, ягулыгын да шушы машинага туры килгәнен генә сала, сикәлтәле, чокырлы юлларны читләтеп узып, яхшы, тигез юлдан барырга тырыша. Адәм баласының да Хуҗасы – аны юктан бар кылган Раббысы, бөек Аллаһы Тәгалә Үзенең акылга ия булган мәхлугы өчен нәрсә файдалы һәм нәрсә зарарлы икәнен аңлатып, “дин” дип аталган махсус Канун биргән. Кеше шул Канун буенча яшәсә, үзенә зыян китерүче нәрсәләрдән котыла, ә файдалы, кирәкле нәрсәләргә ия була. Ә иң мөһиме – үзенең Яратучысы, бөек Хуҗасы ризалыгына ирешә. Шуның нәтиҗәсендә бу дөньяда да, мәңгелек ахирәт тормышында да бәхетле була.
Шулай итеп, безнең бәхет – ул Аллаһ ризалыгына ирешү. Ә дин – шул бәхеткә илтүче бердәнбер дөрес туры юл. “Дин буенча яшәргә кирәк” дигән нәсихәтне ишеткәч, күпләр: “Безнең аңа вакыт юк”, – дип җавап кайтарырга ашыга. Уйлап карасаң исә, бу бит “безнең бәхетле булырга вакытыбыз юк” дип әйтү белән бер. Икенчедән, тыелганнан тыелу, рәсүлебез үрнәгендә әхлаклы булу өчен вакыт кирәк түгел.
Һәммәбезгә дә күптән аңларга кирәктер: Аллаһы Тәгалә динне безнең тормышыбызны катлауландырыр өчен түгел, ә киресенчә – җайга салыр һәм җиңеләйтер өчен бирде. Безнең бәхетле булуыбызны теләп, аны безгә бүләк итте!
Дөнья, уйлан!
…Кинәт кенә бөтен дөнья яктылыкка күмелде. Электрны тоташтырдылар! Сөенечле нурларын сирпи башлаган люстра-яктырткычлар безнең өебезгә генә елмая, шулай да минем бәхет серен искә төшерүдән бар дөнья шатланып яктырган сыман. Ник, урамда төн түгелме соң? Утны сүндердем дә, тәрәзә янына килеп, күккә карадым: анда түп-түгәрәк ай балкып тора, йолдызлар җемелди, ә урамда чыннан да караңгы иде.
Шушы манзарага күз салгач, башыма ирексездән бер кызыклы фикер килде. Күп кешенең җанын караңгылык каплаган, ләкин изгелек-игелеккә омтылучыларның кальбендә бервакыт йолдыз кебек иман җемелди башлый. Әгәр игелек кылудан туктасалар, йөрәкләрен янә «төн» баса. Изгелекләрендә дәвамлы булсалар, иманнары көчәя бара һәм бераздан җаннарын тулган ай кебек яктырта башлый. Андый кешеләр Аллаһ рәхмәтендә яши, бернәрсәгә карамастан, үзләрен бик тыныч һәм бәхетле тоя.
Әй Дөнья! Синең җәмәгатең Ахирәт борчыла! Ахирәттәге Җәннәт йортына иман бәхетенә ия булган балаларыбыз гына керә алыр, ди! Уйлан!
…Менә төнге уникене белдереп, сәгать суга башлады. Соң икән шул инде, ятарга кирәк. Тагын бер көн үтте. Ахирәткә таба тагын бер зур адым ясалды.
Сәгатебез уникене сугып, тынды. “Кешелеккә бәхетле булырга вакыт!” – дип Галәм сәгате әле һаман суга…
Ришат КУРАМШИН,
Кукмара мәдрәсәсе мөдире
"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан